Научная статья на тему 'УРТА ГАСЫРЛАР әСәРЕ "КИСЕКБАШ КИТАБЫНЫң" АВТОРЫН һәМ ЯЗЫЛУ ДАТАСЫН БИЛГЕЛәү'

УРТА ГАСЫРЛАР әСәРЕ "КИСЕКБАШ КИТАБЫНЫң" АВТОРЫН һәМ ЯЗЫЛУ ДАТАСЫН БИЛГЕЛәү Текст научной статьи по специальности «Языкознание и литературоведение»

CC BY
69
21
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
ШАМС ТАРАЗИ / SHAMS TARAZI / ДРУЗЫ / DRUSES / ГУЛЯМЫ / GULYAMS / ХАЛИФ ФАТИМИДОВ / THE FATIMID CALIPH / ФАДИМИДЫ / FATIMIDS / СУННИТЫ / SUNNIS / ВЕРА / FAITH

Аннотация научной статьи по языкознанию и литературоведению, автор научной работы — Яхин Фарит Закизянович

Тайну средневекового произведения «Кисекбаш китабы» можно считать разгаданной. Нескольким поколениям ученых не удавалось атрибутировать данный литературный памятник. На основе новых фактов, еще не привлекавшихся исследователями-текстологами, в статье устанавливается, что автором манускрипта был Мухаммад ибн Исмаил ад-Дарази. В колофоне произведения он себя называет именем Шамс Тарази. По содержанию произведение отражает идеи и идеалы друзов, которые вели активную идеологическую работу и среди тюркских гулямов-воинов в Египте в XI в. Автору исследования удалось установить, что произведение написано в 1064 г. и было посвящено учителю.The mystery of the medieval work “Kisekbash Kitaby” can be considered solved. Several generations of scholars have failed to attribute this literary monument. Based on new facts that have not been used by textual researchers yet, the article states that the author of the manuscript was Muhammad ibn Ismail ad-Darazi. In the colophon of the work he calls himself Shams Tarazi. In terms of content, the work reflects the ideas and ideals of the Druses, who conducted active ideological work among the Turkic Gulyam warriors in Egypt in the 11th century. The author of the study managed to establish that the work was written in 1064 and was devoted to a teacher.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

IDENTIFICATION OF THE AUTHOR AND DATE OF THE MEDIEVAL WORK “KISEKBASH KITABY”

The mystery of the medieval work “Kisekbash Kitaby” can be considered solved. Several generations of scholars have failed to attribute this literary monument. Based on new facts that have not been used by textual researchers yet, the article states that the author of the manuscript was Muhammad ibn Ismail ad-Darazi. In the colophon of the work he calls himself Shams Tarazi. In terms of content, the work reflects the ideas and ideals of the Druses, who conducted active ideological work among the Turkic Gulyam warriors in Egypt in the 11th century. The author of the study managed to establish that the work was written in 1064 and was devoted to a teacher.

Текст научной работы на тему «УРТА ГАСЫРЛАР әСәРЕ "КИСЕКБАШ КИТАБЫНЫң" АВТОРЫН һәМ ЯЗЫЛУ ДАТАСЫН БИЛГЕЛәү»

Аннотация

Тайну средневекового произведения «Ки-секбаш китабы» можно считать разгаданной. Нескольким поколениям ученых не удавалось атрибутировать данный литературный памятник. На основе новых фактов, еще не привлекавшихся исследователями-текстологами, в статье устанавливается, что автором манускрипта был Мухаммад ибн Исмаил ад-Дарази. В колофоне произведения он себя называет именем Шамс Тарази. По содержанию произведение отражает идеи и идеалы друзов, которые вели активную идеологическую работу и среди тюркских гулямов-воинов в Египте в XI в. Автору исследования удалось установить, что произведение написано в 1064 г. и было посвящено учителю.

Abstract

The mystery of the medieval work "Kisekbash Kitaby" can be considered solved. Several generations of scholars have failed to attribute this literary monument. Based on new facts that have not been used by textual researchers yet, the article states that the author of the manuscript was Muhammad ibn Ismail ad-Darazi. In the colophon of the work he calls himself Shams Tarazi. In terms of content, the work reflects the ideas and ideals of the Druses, who conducted active ideological work among the Turkic Gulyam warriors in Egypt in the 11th century. The author ofthe study managed to establish that the work was written in 1064 and was devoted to a teacher.

Ключевые слова

Шамс Тарази, друзы, гулямы, халиф фатими-дов, фадимиды, сунниты, вера.

Keywords

Shams Tarazi, Druses, Gulyams, the Fatimid Caliph, Fatimids, Sunnis, faith.

Г. Тукай «Печэн базары, яхуд Яца Кисекбаш» эсэренец формасын hэм эчтэлеген барлыкка китерYДэ, эдэби корылмасын тезудэ нигез итеп борын-гы эдэбияттан «Кисекбаш китабын» алуында Ьичбер бэхэс юк. Шагыйрь аца ике исем бирэ, ягъни, шушы поэмасын

УДК 8; 801.73

Урта гасырлар эсэре «Кисекбаш китабыньщ» авторын Ьэм язылу датасын билгелэY

Ф. З. Яхин,

Татарстан Республикасы Фэннэр академиясенец Г. Ибракимов исемендэге Тел, эдэбият hsM сэнгать институты, Казан шэк, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

Identification of the author and date of the medieval work "Kisekbash kitaby"

F. Z. Yakhin,

G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation

«Печэн базары» дип тз, «Яца Кисекбаш» буларак та атый. Эсэрнец язылу факты Yзе Yк татарда модернистик-яцарыш-дэдит здзбиятыныц Y3 Yсешендз яца баскычка кутзрелуен раслый. Бу исз «Кисекбаш китабына» карата игътибарныц артуына да китерз. Ул нинди эсэр, кайда, кем тарафыннан язылган, каhарманнары арасында ни ечен Мехзммзт пзйгамбзр, Гали бине Эбу-Талип, беек тарихи шзхеслзр зкияти мзгънзлзр белзн бэйле сейлзнелз. Вакыйгаларына ышаныргамы-юкмы кебек терле сораулар тудыра, даваплары табылмаганда бYгенге укучыныц да куцелен борчып тора. Фзндз гыйльми эзлзнулзр бара, зле бер фикер, зле икенчесе белзн ризала-шабыз, аларга таянабыз, шул нззари нокталарныц кайсына булса да нигезлзнеп хезмзтлзр языла, фикерлзр тудырыла, карашлар оеша. Эмма яца тарихи хзбзрлзр аларны кабат бутап ташлый. Гыйльми тикшеренулзр яцартыла. Бу мзкалзбез дз шундый эзлзнYЛзрнец нзтидзсе буларак язылды.

Иске здзбиятыбыз ядкзрлзре арасында терле гасырларга нисбзт ителеп, тормышлары да билгесез авторларга бзйле аталып йертелгзннзре дз шактый. Мзгълуматларныц таркаулыгы Ьзм тарлыгы, фактларныц азлыгы, змма версиялзрнец куплеге тарихыбызны кузаллауда буталулар китереп чыгара. Кайбер зсзрлзрнец текстларында авторлары курсзтелз, югыйсз. Эмма аларныц кемлеклзре, кайда Ьзм ничек яшзулзре, тарихи-биографик чыганакларныц азлыгы Ьзм яхшылап ейрзнелмзYЛзре сзбзпле, беленми кала. Арада хзтта бетенлзй башка кешелзрнец имзалары буларак игълан ителгзннзре дз бар.

Эдзбият тарихы фзненец здзби текстология елкзсенз бзйле теп бурычла-рыннан берсе - зсзрлзрнец авторларын, язылган чорларын ачыклаудан гыйбарзт. Текстларныц билгеле бер заманда язылган булуы шул дзвернец рухи деньясын ачык кузаллауга китерз.

«Кисекбаш китабына» бзйле фзнни тикшеренулзргз багышлаган гыйльми эзлзнулзрне дзвам итеп, Ьаман да чишелми кала килгзн мзсьзлзлзргз кабат кайтырга мзж;бур булып, здзбият Ьзм тарих фзннзрендз игътибарга алына башлаган соцгы, яца мэгълYматларга таянып, аны яцабаштан атрибуциялэYне максат итзргз туры килз. Хезмзттз шул эзлз^лзрнец теп нзтидзлзре белзн укучыны таныштырырга булдык.

Эшне башлап, иц тзудз «Иске Кисекбашныц», ягъни «Кисекбаш китабыныц», ахыргы елешендз урнаштырылган колофонына аерым игътибар юнзлтик. Анда болар язылган:

Мэулана Шзмс Тзбризи баринэ, Сзн тигургил гащизлар морадинэ, Фэгыйлат-фэгыйлат-фэгыйлат, Пиш кадзм остадимезнецрухы шад1.

1897 елгы бу басмада «баринэ» дип язылган, «Кисекбаш китабына» бзйле тикшере^лэрдэ белдергэннэрчэ hич тз «ярына/йарына» («йаринэ») диелмзгзн. «Баринэ» дип язуны китапчыларныц басма хатасы дип карарга мемкинме?

Эсэрнец кулъязма кучермзлзрендз Ьзм китап басмаларында «баринэ» дз, «йаринэ» дз барлыгын курми мемкин тугел. Эгзр дз «йаринэ» диелгзн икзн, мзгънзсен ацлау-ацлатуда Ьичбер кыенлык тумый сыман. «Шзмс Тзрази -АллЛыныц яры», дибез дз, мзгънзлзр ачыла кебек. Э менз «баринэ» булганда -ацлау-ацлату белзн бзйле эшлэр катлаулана.

«Баринзме», зллз «ярынамы» - моны ачыклау ечен авторныц фикер серешенз кушылу нззаре-карашыннан торып эш итзргз кирзк. Ул CYЗне инде XIX гасырда ук

татар укучысы, «баринэ» буларак кабул итэ алмаган, шунлыктан кулъязмаларда «йарына» дип кучергзннзр, буген дз шулай дип ацларга кирзк, дигзн фикер серешен тезеп карыйбыз. «Бари» сузе «хуж;а», «бар кылучы АллаЫ1 тзгалз» мзгънзлзренз ия. Эмма ул тагын да кицрзк эчтзлектз кулланылган булырга мемкин, хзтта кеше исеме буларак. Шулай да «Кисекбаш китабында» «баринзнец» кеше исеме тугеллеге ацлашылып тора. Эгзр дз «баринзне» авторныц АллаЫ1 тзгалзгз мерзж;згате рзвешендз кабул итмзсзк, алга таба аныц «сзн» дип эндзшуе урынлы булмас иде. Шуца да бу сузне «баринз» дип уку hзм ацлау дерес икзнлеген кузаллау хата тугел кебек. Эгзр дз «йаринз» буларак укыйбыз икзн, ул вакытта суз Шэм Тэразиньщ яры, ягъни дусты хакында бара икзнлеген танырга Кисекбаш китабы. - Казан:

кала. Мзсзлзн, Эбу-Бзкер, Гомзр, Госман, Б.-Л. Добровский типографисе, 1897. - Б. 1. Гали сзхабзлзр Мехзммзд пзйгамбзрнец Kisekbash kitaby. - Kazan: B.-L. Dobrovskiy дурт яраны-яры булганнар. «Кисекбаш tipografise publ., 1897. - Р. 1.

китабындагы» мантыйкка таянсак, Шзмс Тзразиныц яры - аныц остазы

икзн. Бу рзвешле белдеруе табигый тугел сыман, остазы укучысына ничек яры булсын?

Ш. Сами ж;итзкчелегендз тезелгзн «Камус терки» сузлегенз мерзж;згать итсзк, «баринз» сузенз бзйле тамырны анда таба алабыз2. Хзер, гарзп Ьзм фарсы CYЗлеклзpендз дз «бари» буларак ул бар. «Кисекбаш китабында» язылганча ул «Элиф» белзн бирелгзн, «бар кылучы АллаЬы тзгалз» мзгънзсенз ия3. Ш. Сзми сузлегендз, ул «бар кылучы АллаЬы тзгалзчз» Ьзм «бари АллаЬ» дип мерздзгать итулзр4, змма язылышында «Иске Кисекбаштагыча» «баринз» рзвешле тугел, з «барианз»5.

«Йаринз» дигзндз, «ярлык», «фзрман» кебек ук, «гариза», «угенеч», хзтта «дога» мзгънзлзренз дз ия суз тугелме? Алай икзн, ул вакытта бу шигъри строфаны «Мзулана Шзмс Тзрази догасына: / Син лаеклы ит гадизлзр телзгенз» дип ацларга кирзк була. «Йаринзне» «ярына», «дусты» мзгънзсендз алсак, бу строфа болай ацлашыла: «Мзулана Шзмс Тзрази дустына / Син лаеклы ит гадизлзр телзгенз». «Баринз» икзн: «Мзулана Шзмс Тзрази шзехенз / Син лаеклы ит гаж;излзр телзгенз». Эгзр дз монда Шзмс Тзрази тугел, бзлки «Шзмсетдин Тзбризи» (яки «Шзмс Тзбризи») дип аталса, ул сузнец «ярына» булуы табигый куренер, бзхзс уятмас, Жзлалетдин Руми Yзе хакында шулай белдерз дигзн нзтиж;здзн башкага

китермэс иде. Бу укылышларньщ ечесе дз мантыйкка ярашлы, асылда табигый мзгънзлзрне бирзлзр, змма алардагы мзгънз тесмерлзрендзге аермалыклар барыбер дз сораулар тудыралар.

«Кисекбаш китабында» авторы зсзренец шигъри Yлчзменец тзртибен укучысына ачык белдергзн: «фагыйлат-фагыйлат-фагыйлат», ягъни, вззен тзртибе буенча укыганда: «фагыйлатун-фагыйлатун-фагыйлат». Димзк, ул 4+4+3 ритмик буыннарда тезелгзн. Эгзр дз тезмзне дерес тзртиптз, кейле уку талзп ителсз, «Тзразине» дз «Тзразийе» дип, тагын да бер иж;ек естзп зйтергз тиеш булабыз. Ул вакытта бу шигъри юл гаруз шигырь тезелеше кысаларында тулысы белзн «Мзулана Шзмс Тзразийе баринз» рзвешендз яцгыраячак. 9 «Мзулана Шзмсе Тзрази йаринз» итеп KYзаллап укуыбыз ритмик буыннарныц тезеклегенз хилафлык китеру икзне дз ачык сиземлзнз башлый.

Шулай да монда искзрмз ясап алырга мзж^рбез: авторы Yзе зсзренец тезелешен «фагыйлатун-фагыйлатун-фагыйлат» рзвешендз ачык язып белдерсз дз, шигъри юлларыныц барлык очракларда да бик ук тигезлектз тезелмзве hзм аларда ритмиканыц башыннан ахырына кадзр сакланмавы, беркадзр кучемле-узгзрешле уйнап торуы куззтелз. Эмма яцгырашта «Кисекбаш китабы» барыбер дз тезек Ьзм кейле килеп чыга, артык авазлар йомылып, дитмзгзннзре уз тзртиплзре белзн барлыкка килз бара. Бу - гарузныц хикмзте, терки шигырьдз ул куп очракларда ябык иж;екне дз ача, ачыгын да яба.

рТ л

J!«.; 1-1

JV г* <■»' с!'«"

Л

■К'*

^Ьи^М '"Ьу^-О1 оог.

\\

}*( ____

||||

$ г $

оЬиЬ ¿мЛ и^ л ^^

и1® ьУ ОО^

и-1" ¿¡Ь иЫ

^ ЭМ ^ л Ал

к

я

Кисекбаш китабы. - Казан: Б.-Л. Добровский типографисе, 1897. - Б. 2-3. Kisekbash kitaby. - Kazan: B.-L. Dobrovskiy tipografise publ., 1897. - Р. 2-3.

«Кисекбаш китабында» «M3YAaHa» CY3eHe4 дз кулланылуы очрагын ^рзбез. Ул. XII гасырдан шактый активлашып китз, ацардан «мулла» CY3e барлыкка килз. Ул CY3 «худа, остаз, худа булучы Аллаh» мзгънзлзренз ия.

«МзYлана» CYзен «остаз» мзгънзсендз, суфилар актив кулланылышка кертз башлыйлар. Татар халкында да ул «мулла» рзвешен алып киткзн. Кыргызларда (казахларда) «мола» сузе «каберне» белдеруен яза Л. З. Будагов6. Аныц килеп чыгы-шы шул ук «мзYланадан» икзнлеген дз тешендерз, «мола» дип тербзле каберлзр аталганын да искзртз7, з тербзлзрне мзYлана-шзех кебек зат иясенз генз куйганна-рын тарихлар яхшы белз.

«Кисекбаш китабында» «мзулана» сузе «безнец худабыз», ягъни «меселман галиме, остаз, дин белгече» дигзн тешенчзлзрне белдерз. Андый затлар яхшылыклы Ьзм изге гамзллзр иясе булулары белзн халык алдында сеекле саналганнар. Монда ул -титул, дзрздз, Шзмс Тзрази шзхесенз карый. «Шзмс» дигзне «Кояш» мзгънзсенз ия, з «Тзрази» исз Шзмснец нисби исеме, бYгенге кендзге фамилия кебек. Нисби исемнзрнец хикмзте шунда, алар кемнец шзхесенз тагылсалар, шуларныц тормыш-ларын да безгз берникадзр куз алдына китерергз ярдзм итзлзр. «Тзрази» дигзндз, бу нисби исемнец бер-бер тебзккз, шзЬзргз, авылга, яки хзтта дини юнзлешкз, кабилз-халыкка да бзйле эшлзнгзн булуы беленз.

«Кисекбаш китабы» «пиш кадзм остадимезнец рухы шад» дип тзмамлана. Монда да авторына бзйле фактларга ишарзлзр шактый. Беренчедзн, Шзмс Тзразиныц пиш кадзм, ягъни бер остазныц укучысы hзм аныц «аягы янында булучы» икзнлеге ацлашыла, ченки «пиш кадзм» CYзен туры мзгънзсендз тзрдемз итсзк, «аяк янында» дигзн мзгънзгз ия икзнен ^рербез. Икенчедзн, автор аныц рухы шатлыгын да кайгырта. Анысы да зЬзмиятле, ченки бу шигъри юлдан ацлашылганча, анда шагыйрь «Кисекбаш китабы» зсзрен мегаллим-остазыныц рухына багышлавын ачык белдерз. Димзк, зсзр язылган чорда Шзмс Тзразиныц остазы вафат булган икзн, дип ацларга мздбYрбез.

«Мзулана Шзмс Тзрази баринз, сзн тигургил гадизлар морадинз», дигзн автор. Моннан тагын шуларны ацлыйбыз: «гадизлар морадинз», ягъни монда гадизлзрнец телзгзне, емете хакында суз бара. Дзлил ечен, XVII гасыр Урта Азия шагыйре С. Аллаhиярныц «Себател-гадизин» (Гадизлзр терзге) дип атал-ган китабын мисал итеп искз алырга кирзк. Аныц эчтзлегеннзн ацлашылганча, «гадизлзр» дип «иман иялзре» белдерелзлзр. СYЗ суфилар хакында бара. Димзк, шушы мантыйкта фикер йертсзк, «Кисекбаш китабында» да бу урында суз шундый ук иман иялзре хакында зйтелз дия алабыз. Язылышында «гадизлар» дип, калын зйтелешле кушымча белзн бирелгзнлеге дз игътибарга лаек. Аларныц меселманнар булуларында шик юк. Суфи икзнлеклзре дз бзхзс тудыра алмый.

«Сзн ти^ргил», ди шагыйрь. Китапта «ти^ргил» CYзе дерес укылсын hзм ацлашылсын ечен CYЗнец hзр авазы да хзрефлзр белзн язылган. «ТигерY» хззерге татар телендз «китеру», «ирештеру» сузлзренец синонимы буларак та кулла-ныла, здзби телдз «тидерY» рзвешендз языла. Аныц телебездз бYгенге кендз дз булуы «Кисекбаш китабыныц» халкыбызда мзктзп-мздрзсзлзрдз уку китабы итеп файдаланылуына бзйле, сейлзшлзребезгз китап теленец йогынтысы ^рсзткече дз. Гомумзн дз бу здзби ядкзрнец телен тарихи планда ейрзну Ьзрьяктан зЬзмиятле, зсзр тел тарихы Yсешен барлау ечен ышанычлы язма чыганаклар исемлегендз саналырга тиеш. Китап теле буларак, шигъри здзби стиле формалашуда Г. Тукайга да ул кечле йогынты ясаган, бу фактны аныц YЗ «Кисекбашы» да дзлиллзп тора. БYгенге татар здзби телендз здзби тел традициялзре катламы шактый тотрыклы яши, ул дитзрлек

дзрздздз киц h3M кечле. Ьзр яца CY3He телебез бары тик аныц аша дилгзреп кенз кабул итз, дисзк тз хата булмас.

9 сзрнец язылу чорын билгелзу ечен текстында телгз алынган Шзмс Тзразиныц тарихта кайчан яшзгзнлеген ачыкларга тиешбез. Нисби исеме булган Тзрази - аныц Тзраз шзhзреннзн булуын раслый. Ул. хззерге Кыргызстандагы hзм Казахстандагы Талас елгасы буенда урнашкан. Талас елгасы аталышы «толы ас», ягъни «ас кавеменец торагы» мзгънзсенз ия. 9 бу ас кавеме теркилзрдзн булган. 751 елда Тзраз каласы янында Габбасилар хзлифлеге атлы гаскзрлзре, тургеш Ьзм карлук кечлзре белзн берлектз, монда Тан Кытае явын тармар итзлзр8. Алга таба бу тебзктз ислам дине таралу тагын да кечзеп китз.

Тарихта «Тзрази» нисби исеме белзн билгеле шзхеслзр дз бар. Шуларныц берсе - Мехзммзт ибне Исмзгыйль зд-Дзрази. Аныц Тзраз шзhзрендз туган булуы да тарихтан яхшы мзгълум9. 9мма бу Мехзммзт Дзразиныц нисби исеме фарсы телендзге «дзраз», ягъни «тукучы, тегуче» CYЗлзреннзн дз булырга мемкин дигзн фараз да бар. Алар икесе дз, CYЗ hзм атама рзвешлзрендз, хзтта бер Yк мзгънздзн килергз мемкиннзр. Тик шунысы бар, терки теллзр белгече, урта гасырлар здзби теллзрне берзмтеклзп ейрзнгзн Э. Фазылов «дуруз» сузенз «сзддз», «дога», «данлау» дигзн ацлатмаларын бирз, бу CYЗнец терки hзм фарсы теллзрендз барлы-гын KYрсзтз, мзсзлзн, Алтын Урда здиплзреннзн Гали бине Мзхмут Болгариныц «НзЬж;ел-фзрадисында» (1358) - «дуруз», Котыбныц «ХесрзY вз Ширинендз» (1342) ул - «дуруд». Гарзп графикасындагы чыганакларда язылышы «друд» hзм «друз» рзвешлзрендз булуы да игътибарга лаеклы10. Шушы фактлар Yзлзре генз дз «друз» ^Ьзм «тзраз» CYЗлзренец бер мзгънздз булуларын белергз юл ачалар hзм «дога» дип ацлауга этзрзлзр.

9гзр дз Мехзммзт Тзразиныц тормыш юлына игътибар итсзк, ул уз зама-нында 9бу-Гали Мансур ибнел-Газиз зл-Хзким Бизмруллаh (985-1021) хзлифнец хезмзтенз 1010 елда чакырыла11. Димзк, Каhирзгз моца кадзр YK килгзн hзм халык арасында дан алырга елгергзн булган. Аны «бине Исмзгыйль Нзштзкин» дип тз белгзннзр. Бу факт исз Исмзгыйль Нзштзкин исемле кешенец улы булуы хакында сейли. 9 Нзштзкин (яки Ништзкин) икзн, монда аныц чыннан да теркилзрдзн икзнлегенз бзхзс кала алмый, ченки андый типтагы исемнзрне тарихта бары тик теркилзрдз генз очратабыз, сузебез хаклыгын искзрер ечен ташка исеме уелган VIII гасыр башы терки каhарманы Кл-тзкинне (КYЛтзгинне) телгз алырга була.

Мехзммзт Тзрази фатыймийзлзр хзлифе зл-Хзким Бизмруллаh белзн шактый якын аралаша, хзтта дуслашып ала hзм аныц тзхете каршында гына тугел, халык арасында да олы акыл иясе булып таныла. Хзлиф белзн бергз ул тирз-якны тамаша кылырга КаЬирз янындагы тауларга чыгалар икзн. Хзтта кичлзрен шул тауларда сзер гыйбадзтлзр уздыру гадзтен дз алалар. Мехзммзт Тзрази Yзенец мзртзбзсе белзн шулкадзр мавыга, хзтта «Сзйфел-иман» дип атала башлый. Бу аныц иман ечен кылыч булырга ззерлеген, иман сагында кылыч кебек торуын белдеруче аталышы. Шушы ныклыгы сзбзпле ул уз артыннан шактый санда меселманнарны ияртугз ирешз. Фикер-фзлсзфзлзре, яца гадзтлзре, Yзенчзлекле деньяга караш тзртиплзрен тезYЛзре белзн Мехзммзт Тзрази кызыклы шзхес тесен ала. Тормышка hзм дингз бзйле аныц шулай аермалы Ьзм башкаларны да ж;злеп итзрлек принциплары тезелз. Талантлы кеше буларак, ул аларга аерым фзлсзфи-практик тзгълимат, хзтта тарикатькз тартым кузаллау-яшзу принциплары берлеге юнзлешен бирз. Шулай «тзразилар юлы», ягъни «друзилар тарикате» барлыкка килз. «Друзи» дип аталу-лары «Тзразины» гарзплзрнец «Дзрази», ягъни «тукучы, тегуче» мзгънзсендз

кабул шулзреннзн Ьзм шушы «дэразине» гарзп теленз хас рзвештз ^плек сан формасында куллана башлауларыннан килз. «Тэрази» ничек зйтелештз «Дзразига» зверелсз, «тзразилзр» гарзп теле кагыйдзлзренз бэйле «друзи» рзвешен алган12. Без дз татар сейлэм теле кагыйдзлзре нигезендз аларны «друзилар» дип атыйбыз, хзтта куплек саны монда катлы-катлы булып китсз дз. Телебез узенчзлеге «друзины» берлек сандагы суз итеп танырга мздбурбез.

Хзлиф зл-Хзким БизмруллаЬ, куцеле белзн эзлзнYчзн шзхес, Мехзммзт Тзрази фикерлзмзлзре тзэсиренз бирелз. Аларныц уртак карашлары да барлыкка килз. Эл-Хэким БизмруллаЬ, яшьли шактый укымышлы, юнан фзлсзфзчелзреннзн Эфлзтунныц Ьзм Сократныц хезмзтлзрен артыгы белзн сейгзн кеше, узен ирекле тоту ягын карый. Друзиларныц остазы буларак, тиздзн Хзмзз бине Галигз (985 елда туган) естенлек бирелз. Аныц заты, белеме, мзртзбзсе КаЬирз халкы алдын-да югары икзн. Мехзммзт Тзразиныц да остазымы, зллз фикердзшеме - тарихи хзбзрлзрдзн боларны ачык ацлавы кыен13. Ченки аларныц фикерлзре куп очракларда узара тзцгзл дз килз. Укучысы уз остазыныц фикерлзрен, фикердзше уз дустыныц сузлзрен кабатлый. Менз шуца да Мехзммзт Тзрази пишкадзм, ягъни «мегаллиме артыннан килуче укучысы» буларак та санала ала. Димзк, «Кисекбаш китабында» юкка гына «пиш кадзм остадимезнец рухы шад»14 диелмзгзн. Шушы нигездз генз дз бу фикерлзргз килми мемкинме? Эмма шзехе белзн пишакадзме арасында фикер каршылыклары да тумый калмагандыр?

«Кисекбаш китабында» Тзразиныц друзилар арасындагы дзрздзсе тегзл курсзтелуенз дз игътибарны юнзлту хзерле. Ул аларда мзулана, хзтта «бари», ягъни худа, пир, шзех, мешзех мзртзбзсен дз тоткан тугелме? Эмма ни ечен бер ук тезмз юлында ук «мзулана» дип тз, «бари» итеп тз атала? Моныц сзбзбе ул чорда «худа», «пир», «шзех» дип курсзтулзр кулланы-лышта активлашмаган булуга бзйле, ахрысы? «Кисекбаш китабында» шуца да «пир» яки «худа», «шзех» тугел, бзлки «бари» файдаланыл-ган дип тз фаразлавы авыр тугел. Эмма «яры-яраны», «угенеч-дога» мзгънзсендз «йаринз» вариантын да онытмыйк.

Друзиларныц ацлатуы Ьзм дини кагыйдзлзре нигезендз фикер йерткзндз, намаз, ураза, ззкзт Ьзм хад - берсе дз фарыз гамзллзрдзн тугеллзр. Кеше иман белзн, хакыйкатькз тугры хзлдз, хезмзт нигезендз яшзргз тиеш. Шушы доктрина аларныц кыйбласы да булып тора. Друзиларныц дзгъватчылары

Кисекбаш китабы. - Казан: Б.-Л. Добровский типографисе, 1897.

Б. 16.

Kisekbash kitaby. - Kazan: B.-L. Dobrovskiy tipografise publ., 1897. - Р. 16.

электэн бетен деньяга таралып, ул хэбэрлэрне hзртeрле халыкларга диткергэннэр. Арадан кызыклысы шул: мондый фэлсэфэ друзиларга кадзр булмаган, аныц килеп чыгышы 1010-1030 елларга карый. Димэк, нинди язмада шушы фэлсэфэ очрый, шул факт Yзе генэ дэ ул эсэрнец язылу елларын ачыкларга мемкинлек бирэ. Друзилар юлында булган кешенец даны Yлемсез, буыннан-буынга, карттан яшькэ кучеп бара.

Друзиларда гыйбадэткэ мэчеткэ бару юк. Аларда моныц ечен аерым дыелу йорт-лары бар. Аны «хэлвэт» дип йертэлэр. Атнакич кеннэрдэ, пэндешэмбе, нэкъ домга кене алдыннан алар, шунда дыелып, друзи китапларын укыйлар. Суфилардагыча. Аларныц китаплары «Китабыл-Хикмэт» (Хикмэт китабы) дип атала. Ьэм шулай ук, барлык меселманнар кебек Yк, Коръэн дэ укыйлар15. XIX йездэ татарда оешкан вэисевче суфилар нэкъ шушындый юлда булганнар. Советлар дэверендэ татар халкында Коръэн ашларына дыелу, анда Коръэн Ьэм менэдэтлэр уку булганлы-гын да искэрергэ тиешбез. Ул. елларда халык намаз, ураза hэм хадны тэмам дияр-лек ташлап бетерде, дэYлэт тарафыннан алына торган салымга зэкэт буларак карау урнашты. Шул советлар дэверендэ татарларныц шушылай друзилар юлына кереп бетэ барганнарын буген инде ^рергэ hэм танырга тиешбез. Эмма шунысы да бар, друзилыкка килергэ була, ацардан чыгу да, киту дэ юк. Без рухларныц бабадан оныкка, атадан балага кучуен, реинкорнация фэлсэфэсен кабул итугэ ук ирешэ алмадык бугай?

Друзиларныц ике асыл китаплары бар. Аларныц берсе - «Китабул-хикмэт» (Хикмэт китабы), икенчесе - «Хикмэтул-шэрифи» (Изге хикмэт). Болардан тыш, борынгы китаплары дип санала торганнары бар: «Расаил эл-Ьинди» (Ьиндестан хатлары), «Эл-МeнфэридYн-бидгатиhи» (Бозыклыктан котылдыру) Ьэм «Эш-Шэгатур-руханийэ» (Рухны тезэтуче кагыйдэлэр). Алар друзи юлыныц дереслеге фэлсэфэсен eйрэтY ечен язылганнар hэм ышандыра алу кеченэ иялэр. Тэурат, Индил, Зэбур, Коръэн дэрэдэсенэ Сократ Ьэм Эфлэтун фэлсэфэлэре хезмэтлэрен янэшэ куюлары белэн друзилар деньяга карашларын шактый киц халэттэ тотарга тырышуларын KYрсэтэлэр1б. Суфичылык тэгълиматларыныц урта гасырларда киц таралуыныц сэбэплэре Ьэм гомумэн дэ суфичылык тамырлары шушы друзилардан килуен бу урында танымый мемкин TYгел. Алар шулай ук илаhиятне эзлэY hэм аныц хакыйкатьлэрен тешенергэ омтылыштан, ике деньяныц барлыгын ацлату, аларда яшэу тэртиплэрен кузалларга тырышудан уз доктриналарын тудыра алган халык. Друзиларныц белдерYенчэ, асыл белемнэрне халыкларга гуккаллар (акыл иялэре) гына ацлатып бирергэ тиеш, ченки махсус эзерлек бары тик аларда гына була ала. «Расалэт» китабы Yзе 111 хаттан гыйбарэт, алты китаптан тора. Ул эсэрлэрне 1479 елда Габдулла эт-ТэнуЬи исемле акыл иясе туплап теплэткэн. Башта алар 24 китаптан булганнар. Шуларныц унсигезе сер ителгэн санала. Алтынчы китапныц рисалэлэре 1017 елныц июль аенда остаз Хэмзэ ибне Гали ибне Эхмэт тарафыннан язылганнар. Шулай ук тагын да беренче hэм икенче китаплардагы 30 рисалэнец авторы буларак та атап текстлары эчендэ ул ^рсэтелгэн. Э менэ 109, 110 рисалэлэрнец авторы - эл-Могътэнэ Баhаветдин (Эбул-Хэсэнгали бине Эхмэт эс-Сэммукый), алары 1042 елда язылганнар. Друзиларныц алты китабыныц дуртесенец авторы да шушы кеше. 36-40 нчы рисалэлэр Исмэгыйль Эт-Тэмими ибне Мехэммэт авторлыгына карый. «Расаилнец» тэуге хаты хэлиф эл-Хэким Биэмруллаhныц васыятеннэн гыйбарэт. Ул друзилар юлын башлаучы, аларныц тэуге укытучылары санала. Васыятендэ хэлиф уз халкына тыныч Ьэм бэхетле тормыш тeзY ечен барысын да эшлэп-булдырып калдыруын яза. Аларны иман-намусларын сакларга чакыра17. Безнец татарда намус белэн иманны тэцгэл кую,

аларны хзтта бер ук нэрсэлэргэ санау шулай ук электзн урнашкан кYзаллаулардан икзнлеген дз бу урында искзрту урынлы булыр (Мзсзлзн, шагыйрь Г. Морат фикерлзмзлзрендз бу бигрзк тз ачык куренеп тора).

Друзилар, фзлсзфи-дини-идтимагый карашларына таянып, дзмгыятьне еч терле катламнан булзлзр. Арадан иц тубзне - «даhиллар», ягъни «ацламаучылар», алардан естзрзк - «дисманияннар», ягъни «байлар» катламы тора, алар байлык-ка кирешулзре сзбзпле генз ескзрзк кутзрелз алганнар. Эмма, икенче бер караш-ларынча, дзмгыять тубзн, урта Ьзм югары катламнан тезелз. Тубзн катламга байлар да, ярлылар да керз, икенчесен пирлзр-мешзехлзр, ягъни тормышны оештырып баручылар, хзтта турзлзр били, югары катламда гуккаллар, ягъни акыл иялзре генз була ала. Эмма алар бик азлар, халыкларныц чын юлбашчылары саналалар. Ьзммз кеше узенз курз акыллы, злбзттз. Эмма гуккал булу ечен ацныц hзм белемнец югары дзрздзгз ирешулзре сорала, моныц курсзткече итеп матди байлыкларга, ягъни дисманиягз карата аларда Ьичбер терле кызыгу да, омтылышлар да калмау куззтелергз тиеш, дилзр. Китапларда язылганнарны, Коръзнме ул, фзлсзфзме, башка гыйлемнзрме - гуккаллар дицел тешенз Ьзм ачык ацлатып биру сзлзтенз иялзр икзн. Друзилар уз китапларын бары тик аларныц ацлатма Ьзм искзрмзлзреннзн, шзрехлзреннзн генз ейрзнз алалар, гади адзм баласы уйлары-фаразларынча канун-нар тезудзн, фикер чыгарудан, згзр дз хаталанасы, бозыклыкка батасы килмзсз, тзмам тыелырга тиеш. Шул вакытта аларныц гамзллзре чын мзгънзсендз мактауга лаек саналачак икзн. Китаплар, алар белдергзнчз, шушы ацлатмаларны узлзштеру аша гына тешендерелз алалар18.

Друзиларныц китаплары эчтзлек Ьзм тел ягыннан шактый катлаулы, алардагы мзгънзлзрне дерес тешену дицел тугел. Эсзрлзрендз бик еш кына икемзгънзлелек, хзтта купмзгънзлелек естенлек итз. Ацлаешсыз hзм серле гыйбарзлзргз бай, символ-лары чуар Ьзм нумерологик хзбзрлзр шактый мул кулланылып язылганнар19.

Остазы Хзмзз ибне Гали ибне Госман белзн укучысы Мехзммзт Тзразиныц нзрсз аркасында узара гаугаланулары тарихта ачыкланган хзбзрдзн тугел. Бзлки ул факт уйлап кына чыгарылгандыр? Тзразиныц урынын алга таба Баhаветдин зл-Мокътзнз ала20. Эт-Тзразиныц табигатендз теркилзргз хас тзкзбберлек, башка-лардан узен естенгз кую сыйфатлары белзн бергз, намуста сатаналык сыйфатлары да булган. Аца, «Сзйфел-иман» дип узен атагач: «Иман, аца булышырга кирзк булса, кылычка мохтад тугел», - дип белдергзн кеше дз хзлиф тугел, бзлки остазы Хзмзз ибне Гали булган, з Тзрази уз фикерлзрендз калган дигзн хзбзрлзр дз бар21.

Мехзммзт Тзрази шзраб эчуне яклаган Ьзм никах укытулардан баш тартырга чакырган, ягъни никах куклзрдз укыла, дирдз аныц кабатлануы соралмый дип фикер йерткзн hзм метемпсихозга ейрзткзн22. Метемпсихоз ул - даннарныц кабаттан терелуе, данны тзнгз кайтарып булуга инанудан гыйбарзт тешенчз. Метемпсихоз хззерге медицинада файдаланыла. Э реинкорнация - улгзн кешенец даны башка кешегз китуне яки hзртерле дан иясенз кучуне белдеруче тешенчз. Аларныц фзлсзфзлзре бер-берсеннзн шактый аерылып тора. Метемпсихозга бзйле фзлсзфз «Кисекбаш китабында» тулысынча файдаланыла, Г. Тукайныц «Печзн базары, яхуд Яца Кисекбаш» зсзрендз дз ул кызыклы здзби сурзтлзнеш ала.

«Кисекбаш китабыныц» язылу датасы зсзрнец эчендз збдзд тзртибендз курсзтелгзн. Аны табу, дерес тешену, ацлап алу Ьзм ацлату ечен текстта автор биргзн мзгълуматларга игътибарны мантыйк талзбе кысаларында юнзлтергз тиешбез. Эсзрнец соцгы юлына болай диелз: «Пиш кадзм остадимезнец рухы шад». Автор монда мзгълуматны укучы куцелендз сораулар уятырлык итеп тезегзн. Тезмз юлында

«пиш кадзм» «остаз» Ьзм «рухы шад» дигзн еч терле хзбзр бар. Татар укучы-сы кече яшеннзн «Кисекбаш китабындагы» ул сузлзрне укып, ишетеп куцеленз алганлыктан, алардагы каршылыклы хзбзрлзргз бзйле икелзнулзргз Ьич кенз дз бирелергз елегерми. Монда «пиш кадзм» белзн «остаз» каршылыкка килз. Ченки «Пиш кадзм» «аяк янында» дип тзрдемз ителз, змма ул «остазыныц аягына басып килуче, артыннан ж;итешуче, мздрзсз-белем алу курсын тзмамлаган елкзн шзкерт» тз. Сорау туа: (мзгънз эчендз карыйк) «пиш кадзм остаз» була аламы? Юк! Димзк, «пиш кадзм» CYзе монда бетенлзй башка мзгънздз кулланылган икзн. Хзер, бу шигъри юлда бирелгзн мзгълуматлар болар гына тугел. Аларны аерым-аерым алырга, ацлатырга була, змма «Пиш кадзм остадимезнец рухы шад» сузлзрен бергз дыеп тешену - аларга уз фаразыцча мзгънз салып ацлау-ацлату методы-юлы белзн генз мемкин. 9гзр «пиш кадзм» сузен исзпкз алмасак, ул вакытта «остадимезнец рухы шад» тезмзсенец мзгънзсе ачык ацлашыла башлый. Димзк, «пиш кадзм» сузе монда уз урынында тугел, ул мзгънзлзрне бутап кына тора. 9гзр шулай булуы бзхзссез икзн, роле башкача килеп чыга. «Пиш кадзм» сузен, збдзд тзртибенз кертеп, нумерлаш-тырырга, ягъни сан курсзткечлзренз кучереп карыйк. Шулай итеп, «пиш кадзм» сузен збдзд тзртибендз укыйбыз: 2+10+300+100+4+40. Аланыц суммасын чыга-рабыз: ул - 456 саны. Бу монда, суз мзгънзлзренз бзйле, бары тик Ьижри ел исзбе генз була ала. Друзилар нумерологик принципларга зур игътибар биргзннзр Ьзм саннарга мистик мзгънзлзр сала торган булганнар. Галимнзрнец ацлатканнарынча, аларныц хзтта здзби текстлары да нумерологик ысулларны файдалануга корылган, збдзд тзртибен куллануга, хзбзрлзрне нумерологик нигезендз биругз бай23.

Ьижринец 456 елын Милади тзртибенз кучерсзк, нзтидздз 1064 ел чыга. Терек галимнзренец «Кисекбаш китабын» XII йезгз нисбзт итулзрендз24, димзк, шулай ук хата куренз. 9сзр аца кадзр, XII йездзн дз алдарак, XI гасырда, аныц да 1064 елында язылган булып чыга. 9гзр дз шушы рзвешле башкарып, мзсьзлзне дерес чишкзнбез икзн, бу сан конкрет, тегзл ачыкланган дата рзвешен ала. Аца нигезлзнеп, «Кисекбаш китабы» 1064 елда язылган дип белдерергз кала. Эсзрдз «Остадимезнец рухы шад» дигзн хзбзр остазныц инде вафат кешелзрдзн булганлыгын курсзтз. 9гзр дз шулай икзн, беренчедзн, Мехзммзт Тзразиныц (Дзразиныц) хзлиф зл-Хзким БизмруллаЬ тарафыннан 1018 елда дззалап утертелуе хакындагы хзбзрлзр тарихи факт була алмыйлар, з икенчедзн, аныц «рухы шад» дигзнендз монда остазы Хзмзз ибне Гали хакында суз бара булып чыга. Ул, кайбер хзбзрлзргз караганда, якынча 1021 елда утерелгзн санала, змма аныц «гаиб иранга» зверелуе хакында да шактый язылган. Бу вакытта друзиларга каршы гулзмнзрне кутзргзн кеше - терки гаскзр дитзкчесе Кот Тзгин исемле кеше булган Ьзм ул сеннилекне катгый саклаган, сеннзт нокта-сында дитди калган шзхес. Хзмзз тумышы белзн 985 елгы, «гаиб иран» булып «ят кузлзрдзн киткзч», тормышын Сурия якларында дзвам итеп, «Кисекбаш китабын-нан» хзбзре ачыклангач, аныц 79-80 ел гомер кичергзнлеген билгеле була тугелме? Тагын да шунысы кызыклы, Мехзммзт Тзразинец ацардан ун елга яшьрзк икзнлеге ацлашыла башлый. Алар икесе дз «гаиб ираннардан», ягъни сер деньясына кучкзн, мистик диЬан взкиллзренз зверелгзннзр булып чыга. Болар алар хакындагы теп хзбзрлзргз дз туры килз25.

Остазыныц Хзмзз ибне Гали искзнлеген искз алсак, бу тезмз юлындагы, «остадимезнец рухы шад» дип, ул сузлзрне бары тик укучысы гына зйтз алганына тешенми мемкин тугел. Ул. кеше Мехзммзт Тзрази гына була ала.

Аннары, «Кисекбаш китабы» терки телдз язылган. Мехзммзт Тзрази да терки булган. Димзк, нзтидздз «Кисекбаш китабы» аныц зсзре.

Эмма «Кисекбаш китабында» Тзрази нисби исеме Мехзммзт шзхси исеме белзн янзшз бирелмзгзн, анда ачык итеп аныц шзхси исеме «Шзмс» дип язылган. Бу исз кабат эзлзнулзргз этзрз. Шзмс Тзрази белзн Мехзммзт бине Исмзгыйль Нзштзкин Эд-Дзрази икесе ике терле кеше тугелме.

^авап эзлзгзндз, иц тзудз, ул шзхси исемнец килеп чыгышын ачыкларга кирзк. Ж^итмзсз, «Шзмснец» монда очраклы тугел икзнлегенз ышанырга тиешбез.

Борынгы гарзп кабилзлзрендз кояшка табыну булган, аларда шзмс, ягъни кояш, илаЬ буларак кузалланган. Аннары, ислам дзверендз, шзмсне яктылык китерYче, нур чэчYче фзрештз сыйфатында кузаллый башлаганнар. Тавис фзрештз дип Ж^збраилны белсзлзр, аныц АллаЬы тзгалз хакында пзйгамбзрлзргз тугы-ры хзбзрлзрне Ьзм Коръзнне Мехзммзд пзйгамбзргз диткерулзрен, злбзттз, KYчерелмэ-символик мзгънздз булсын, шулай ук нур ицдеру белзн дз тицлзгзннзр. Бигрзк тз шигырьдз, суфилар телендз Ж,збраил фзрештзне яктылык чыганагы итеп сурзтлзу Ьзм куз алдына китеру тзртибе бар. Эмма Мехзммзд пзйгамбзрне Шзрык шигъриятендз кояшка тицлэY барыбер дз естен чыккан. Кояшныц мзгърифзт символы булуы, ац-белемгз метафорик мзгънз биргзндз кулланылуы хззерге шигъриятлзр ечен дз ят тугел.

Yзен «Сзйфел-иман» дип атаган Мехзммзт Тзрази «Шзмсел-иман» яки «Шзмсетдин», ягъни «Иман кояшы» яки «Дин кояшы» дигзн исемнзрнец берсен алырга мемкинме? Меселманнарда «Шзмсетдин» дип аталу юкмы, дин галимнзрен «Шзмсетдин» димилзрме? Мондый сораулар куцелдз уянса да, аларга туры давап биру ечен чыганаклардагы хзбзрлзргз таянып эш итзргз кирзк була.

«Шзмсетдин» исеменец шул ук «Шзмсел-иман» дигзн суз, аныц шундый ук мзгънзгз ия икзнлеген дз тегзл искзрергз тиешбез. Аннары, «Шзмсетдин» исеме бары тик XII гасырдан гына активлашып китз.

«Кисекбаш китабыныц» башлангыч елешендзге колофонындагы хзбзрлзре Шзмс Тзразиныц идеологик-сзяси карашларын ачык кузалларга ярдзм итз, аныц Гали бине Эбу-Талипны естен куюы шыгалар тзэсирендзге кеше булуын раслап тора. Э фатыймийзлзр шул мззЬзпне тотканнар. Эмма зсзрдзн сеннилзргз уцай мензсзбзт тз яхшы сиземлзнз. Бусы да фатыймийзлзргз хас узенчзлек.

Башлагали сузи бисмиллаh илэ, Дуршалем твни-квни Аллаh илэ.

Эстемездэ Хакны хадер куралем, Мостафаныц щэмгатинэ иралем.

Сузлакэнем бер хуб изгу дастан, Кем, куцеллар шади кылан дустан.

Двньядэ хуб-хуб эшлар куп терур, Ьич мунец тик бери тэкый йук терур.

Тэцри эйтур: «Арсланемдур ул Гали, Ул гали, ул сэхи, ул вэли.

Ул Галинец ирлекени сыналем, Нэзм берлэ бер хуб шэрхин кылалем!»

Бер хикэйэт кэлди телемкэ ари,

Сузлакэнем хак кылур ирсэ йари.

Хак йари кылсэ - бу телим сузлакэй,

Мостафаныц могщизатен шэрх илкэй.

Мвэминлар иштеп калгайлар таца.

Хуш салават бириб изкэйлэр аца26.

Монда «башлагали», «дуршалем», «иралем», «ари», «изкзйлзр» сузлзрен татар теленчз TYгел дия алабыз. «Кисекбаш китабыныц» телен басмалары Ьзм кулъ-язмалары нигезендз дентеклзп ейрзнгзн, ацлаткан, аныц тзнкыйди текстын тезегзн галимз Я. С. Эхмзтгалиева, «Кисекбаш китабында» угыз теле Yзенчзлеклзренз туктаусыз игътибар иткзн27. Ул аныц угыз теле элементларына бай булуын искзртз. «Кисекбеш китабында» угыз Ьзм кыпчак теллзренз хас Yзенчзлеклзр ачык сиземлзнеп, KYЗгз яхшы чалынып торалар. 9сзр борынгы терки з-группа ядкзре , ацарда й-группа тзэсире дз бар. Башлыйк зле урынына - башлак зле // башлагали; тырышуым, иж;тиЬат итуем урынына - дуршалем; иярим зле (керим зле) урынына - иралем; ару (яхшы) урынына - ярый; багышларлар урынына -изгзйлзр булуы «Кисекбаш китабыныц» борынгы терки теллзренз хас кыпчак-угыз узенчзлеклзренз ия булуын раслый. Эсзрнец укылыш даирзсен искз алганда, бу сузлзр гади татар авылы мзктзбе балалары ечен дз ацлаешлы китап теле икзнлеген кире кагу мемкин тугел. Арадан тырышу урынына - дуршу, багышлау урынына -изгзй кулланылуы узенз аерым бер тойгы-хислзрдз куцелне дзлеп итз, дуршу сузе тормыш, тору, яшзеш буларак та ацлашыла, уз эчтзлеген югалтып, яцгырашта охшаш сузнец мзгънзсен алулары исз зсзрдз борынгылык белзн бергз изгелек тойгысын да тудыралар. Бездз язма зсзр, згзр борынгы икзн, ул, Ьичшиксез, изге инде. Бу -сзлзфийз здзбеннзн шулай килз. Телдз изY Ьзм торшал (кош тоту ечен ясалган капкын) сузлзре булу сзбзпле, изкзйлзр Ьзм дуршалем китап теле буларак яшзп калганнар, данлы сейлзмнзн читлзштерелгзннзр. Поляк тюркологы А. Заячковский мзмлуклзрдз Ж,змалетдин 9бу-Мехзммзт ГабдуллаЬ зт-Терки тарафыннан XV гасыр-да тезелгзн «Булгател-мештак фи легатит-турки взл-кыфчак бабул-зфгаль» (Гарзп суз мзгънзлзренец терки Ьзм кыпчак сузлегеннзн фигыль булеге) кулъязма кита-бын фзнни яктан тикшереп, тезелеше системасын ачыклап Ьзм ацлатып, андагы сузлзрнец яца, заман талзплзрендз сузлеген тезеп, ядкзрнец факсимеле кучермзсе белзн Варшавада китап итеп бастырып чыгара. Анда «дуруш» сузе шул сузлектзн китерелз, мисалга «дурушти» сузе гарзп графикасында бирелз, аныц гарзп теленз «идтиЬзд» («идтиЬад») буларак тзрдемз ителгзне курсзтелз; «дериш» формасы да бар икзнлеген искзртз28. Хззерге кендз 9лмзт шзhзре янында Дереш авылы да бар. Моны да искз алыйк. Димзк, аныц исеменец мзгнзсе «тырыш» дигзн суз икзн, борынгы кыпчак-теркидз «дуруш» («дереш») буларак кулланылышта йергзн.

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.

«Кисекбаш китабыныц» эчтзлеген, аныц идея-идеологик юнзлешен, анализ-ланган материал нигезендз, друзиларга турыдан-туры бзйлзргз туры килз. Шунда ук, аларда терки телдз китаплар булганмы дигзн сорау туарга тиеш. Тарихка игътибар итсзк, андый китапларга да юлыгырбыз, мзсзлзн, «Китабуд-дзгъват». 9. Нздип аны XIV гасырга нисбзт итз, несхзсенец Истамбул университеты китапханзсендз

саклануын яза Ьзм «Рукопись посвящена вопросам мусульманской юриспруденции. Язык смешанный кыпчака-огузский» дип белдерз29. Борынгы китапларны дентеклзп ейрзнгзндз, башка зсзрлзрнец дз табылуы мемкин. Димзк, друзилар-да терки телдз дз китаплар язылган. Хзер, башкача була да алмый. Эбу-Габдулла Мехзммзт ибне Исмзгыйль зт-Тзразиныц ук теркилзрдзн булганлыгы ачык беленде. 1018 елда утерелуе игълан ителгзннзн соц да аныц Шзмс (Шзмсетдин) исеменз KYЧYен дз тешенелде, аннары, улем дззасына хекем ителуеннзн соц ул иске исемендз кала алмаган, билгеле.

Друзилар шыга мззЬзбенз караганнар. Шыгаларны татарда «кызылбашлар» дип йерткзннзр. Бу аларныц чалмалары кызыл булудан килз. Аларныц китаплары халкыбыз арасында суфичылык белзн бергз киц таралыш алган. Ул зсзрлзр Идел буенда уз укучысын тапкан. Хзер, шыга юнзлешендзге зсзрлзр хзтта Идел буенда да туган булырга мемкиннзр. Мондый фикерне кире кагу урынсыз булыр. Хзтта ул типтагы китапларныц, КаЬирздз сакланып калып, безгз соцрак дзверлзрдз китерелулзре хакындагы белдерулзрнец дз нигезе бар. Иц зЬзмиятлесе - мзсзлзн, «Кисекбаш китабы», ул халкыбыз тарафыннан яратылып укылган.

Язма ядкзрлзребез татар телен борынгы терки тел катламнарыннан аерылгы-сыз булуына китергзн. Китапка тартылу кечле булу сзбзпле, угыз теркисе зсзрлзре дз татар укучысы арасында киц таралыш алган. Мисалда XV йез терек шагый-ре Мехзммзт Чзлзбинец «Мехзммздия китабын» телгз алу да дитз. Госманлы дзверендз язылган терек зсзрлзренец теле кыпчак теркисе узенчзлеклзреннзн читтз дип зйтеп булмый. Терек язучысы, Мехзммзт Чзлзбинец энесе Эхмзт Биданныц «Энварел-гашыйкын» зсзре дз татарга яхшы ацлаешлы телдз язылган. Татар халкы дини эзлзнулзр Ьзм дини карашлар каршылыкларыннан читтз яшзгзндер сыман тоелса да, тарихта вакыйгалар тезмзсе туры сызыклы юллардан гына бармаган. Бездз сзлзфийз ислам динен саф дин буларак тою хислзрен уяткан. Бу исз халкыбызда куцеле чиста кешелзргз естенлек бирудзн шулай килгзн.

«Кисекбаш китабы» телен мзмлук-кыпчак иске сузлеклзре белзн чагыштырган-да, ул здзби ядкзрнец чыннан да XI гасырга нисбзтле булуын раслауда ныклы дирлек табабыз. Тел тарихы фзне белзн дитди шегыльлзнгзндз, бу фактны дентеклзп тикшерергз мемкин булыр иде. Автор узен «Мзулана Шзмс Тзбрази йаринз» дип атый, зсзренец 1064 нче елда язылганын Ьзм остазы рухына багышланган булуын «пиш кадзм остадимезнец рухы шад» сузлзре белзн белдерз, дидек. Эгзр дз «йаринз» тугел, «баринз» дисзк, аны «худа», «пир», «мешзех», ягъни «шзехнец мешзехе» буларак ацларга-ацлатырга туры килз. Ул вакытта да бу шигъри юлныц мантыйклы мзгънзсе барлыгы куренз. Э менз «пиш кадзмне» збдзд тзртибендзге цифр тзртибендз кабул итзргз тиешбез. Бу - юл дерес Ьзм мзсьзлзне ышанычлы чишугз китерз.

Тзрази нисби исемле кешенец чыннан да тарихта яшзгзнлеге, аныц тормыш фактлары, яшзешкз карашы, игътикады, фзлсзфзлзре «Кисекбаш китабыныц» эчтзлегенз Ьзм андагы хзбзрлзргз туры килз.

Нзтидз ясап, «Кисекбаш китабын» 1064 елда Шзмс Тзрази исеме астында Мехзммзт бине Исмзгыйль Эд-Дзрази исемле шагыйрь Мыср-Сурия белзн бзйле гулзмнзр арасында терки-кыпчак телендз идат иткзн, дибез. Бу вакытта ул «гаиб иран» статусында яшзгзн, шуца да «Шзмс» исемен йерткзн.

Эсзренец гарзп телендз булмыйча, терки-кыпчак телендз язылуы аныц гулзмнзрдзн икзнлеген ачык раслый. 1064 ел Анатолиядз Сзлдуклзр

солтанлыгы-императорлыгы оешуга KYп калмыйча, диде ел элгэре генэ икэнлеген дэ искэрик. СэлдYK иле тарихы 1071 елдан башланып китэ.

«Кисекбаш китабын» эгэр дэ гулэмнэр белэн дэ бэйлибез икэн, друзиларныц хэрбилэр белэн уртак тел табулары, хэтта сеннилэр мэзhэбенэ каршы булмаулары хакындагы кузаллау белэн дэ бэхэссез килешергэ тиеш булабыз. Димэк, фатыймийэлэр барыбер дэ сеннилэр белэн уртак тел табып яшэгэннэр. Мыср иле сеннилэр кулы-на кучэ, фатыймийэлэр hэм аларныц бер тармагы булган, безне кызыксындырган друзилар суфилык юлын ачалар, аларныц фэлсэфэлэре Ьэм игътикадлары нигезендэ тулы бер агым буларак суфичылык XII йездэн инде кечле Yсеш алып, таралып китэ.

Бугенге тормышта « Кисекбаш китабыныц» ни идеологиясе, ни идеялэре иманы-бызга тээсир итэрлек hэм аны какшатырлык кечкэ ия TYгел. Киресенчэ, ул безнец рухыбыз ныклыгына хезмэткэ яраклы булып чыккан, хэзер дэ шул мэртэбэсендэ кала килэ. Аны беребез дэ друзилар китабы буларак ^залламаган, ченки анда сеннилек естенлек тоткан кебек ^ренгэн, хэтта чыгарылган кебек ацлашыла торган урын-нар белэн лэ баетылып язылган. Монысы да аерым зур эhэмияткэ ия. Суфичылык, шыгалык Ьэм сеннилек каршылыгы мэсьэлэлэре дэ куптэн инде тарих тузан астында калды. Буген без аларны берникадэр кузгатып, узенчэлеклэрен, тарихчасын куз алды-бызга китерергэ тырышканбыз икэн, бу исэ хакыйкатьнец ахыргы чиктэ естен чыга-рылуына хезмэт итэргэ телэгебезгэ дэлилдэн бер мисал гына. Аннары, «Кисекбаш китабы» друзилар идеялэрен hэм идеологиясен татарлар арасында таратуга хезмэт итуче эсэр буларак хэтта шушы ацлатулардан соц да бэялэнэ алмый.

Алга таба теманы Yстереп, «Кисекбаш китабы» мотивларыныц татар халык идатында да кабатлануын, мэсэлэн, «Тац батыр» экияте сюжеты нигезендэ дэлиллэп ацлатып китэргэ мемкинбез.

«Кисекбаш китабы» Х-Х1 гасырга караган терки-кыпчак теленец узенчэлеклэре теркэлеп калуы белэн аерым зур гыйльми эЬэмияткэ ия. Мисалга «дуршалем» CYзен алыйк, ул «тырышыйм» мэгънэсенэ ия, эмма «еметлэрем», «телэклэрем», хэтта «халэтем», «тору-яшэешем» эчтэлек-тесмерлэре белэн баеган Ьэм телебездэ яца сузлэрнец, тешенчэлэрнец барлыкка килуенэ хезмэт иткэн борынгы эдэби сузлэребездэн берсе буларак саналырга тиеш. Кабатлап «баринэ», «йаринэ» сузлэренэ тукталсак. Ул, «бари», яки «йари» буларак, «худа», «мешэех», «рухани дитэкче» мэгънэлэрен дэ Yзенэ алып та, алга таба фарсылардагы «пир» («бабай», «сэлэф»), татардагы «абызагай», «мулла бабай», «ак бабай», «Аллаh яры», «АллаЬ дусты» тешенчэлэрен барлыкка килудэ катнашкан. Алар, «бари»лар, «йарилар», «пир», «бабай», элгэредэ - шэехлэрдэн, хэзердэ - муллалардан кала, тормышта урта дини-идтимагый катламны хасил иткэннэр, гади халык алдында хермэтле саналганнар Ьэм хэзер дэ саналалар. Суфилар заманында ул катламга меритлэр буйсынганнар. «Кисекбаш китабы» авторы Yзен «бари», «йари» буларак Yзен атавын укыганда, остазыныц пире, шуныц белэн бергэ хэтта сэлэфлэрдэн икэнлеген белдерYен дэ ^рэбез.

Терки баЬадирлык эдэбияты усешенэ хезмэт иткэн «Кисекбаш китабы», шактый ерак тарихларга бэйле булуы белэн бергэ, халыкныц рухи-рухани хэятенэ уцай йогынты ясавы ягыннан аеруча кадерле дип бэялэнергэ тиешле. «Кисекбаш китабы» кебек каhарманлык шигъри-тезмэ эсэрлэр гасырлар буена бер генэ кабат язылмаганнар, кат-кат туа торганнар. «Кыйссаи-Кугэрчен», «Кыссаи-Авык» кебек мэулет поэмаларына да аларныц йогынтысы бар. Рухи куэт, рухи ныклык татарга кайда да таянычы булган, шуца да эсэрлэрендэ шушы кеч теп идея-тематик

Y3eH43AeKA3peHe4 берсен хасил иткэн. Эдэби эсэрлэрнец тарихлар буена яшэвенец хикмэте - эчтэлегеннэн hэм рухыннан килэ, билгеле.

ИСКЭРМЭЛЭР:

1. Кисекбаш китабы - Казан: Б.-Л. Добровский типографисе, 1897. - 16 б.

2. Камус терки / Меэллифе Ш. Сами. - Дэрсэгадэт: «Икъдам» матбагасы, 1317 [1899]. -С. 262.

3. Баранов Х. К. Арабско-русский словарь: Ок. 42000 - 6-е изд., стеротип. - М.: Рус. яз., 1984. - С. 63.

4. Камус терки... - С. 262.

5. Шунда ук.

6. Будагов Л. З. Сравнительный словарь турецко-татарских наречий, включением употре-бительнейших слов арабских и персидских и с переводом на русский язык, в 2-х томах. -Т. II - СПб.: Типография Императорской АН, 1871. - С. 267.

7. Шунда ук.

8. Электрон ресурс. Керу режимы: Ьй:р$://ги.'тк1реЛа.о^/'тк1/Талас (река)Талас-ская_битва (мерэ^эгать иту датасы: 16.03.2021).

9. Электрон ресурс. Керу режимы: ^рз://ги.'шк1реЛа.о^/'тк1/Мухаммад_ибн_Исма-ил_ад-Дарази (мерэ^эгать иту датасы: 21.09.2020).

10. Фазылов Э. Староузбекский язык: Хорезмийские памятники XIV века. - Т. I. - Ташкент: Фан, 1966. - Б. 345.

11. Электрон ресурс. Керу режимы: Ьй:р$://ги.'тк1реЛа.о^/'тк1/Мухаммад_ибн_Ис-маил_ад-Дарази (мерэ^эгать иту датасы: 21.09.2020).

12. Электрон ресурс. Керу режимы: Ьй:р$://'тк1сЫ.ги/'тк1/ВаЬа_а1-Вт_а1-М^1апа (мерэ^эгать иту датасы: 01.04.2021).

13. Электрон ресурс. Керу режимы: Ьй:р$://ги.'тк1реЛа.о^/'тк1/Талас(река) (мерэ^эгать иту датасы: 16.03.2021).

14. Кисекбаш китабы... - Б. 16.

15. Электрон ресурс. Керу режимы: Ьй:р$://'тк1сЫ.ги/'тк1/Втпе_са11 (мерэ^эгать иту датасы: 11.03.2021).

16. Шунда ук.

17. Шунда ук.

18. Электрон ресурс. Керу режимы: Ьй:р$://'тк1сЫ.ги/'тк1/А^Вага71 (мерэ^эгать иту датасы: 11.03.2021).

19. Шунда ук.

20. Электрон ресурс. Керу режимы: Ьй:р$://'тк1сЫ.ги/'тк1/ВаЬа_а1-Вт_а1-М^1апа (мерэ^эгать иту датасы: 01.04.2021).

21. Электрон ресурс. Керу режимы: Ьй:р$://'тк1сЫ.ги/'тк1/А^Вага71 (мерэ^эгать иту датасы: 11.03.2021).

22. Шунда ук.

23. Электрон ресурс. Керу режимы: Ьй:р$://'тк1сЫ.ги/'тк1/Ер1$11е$_о£_'^1$^т (мерэ^эгать иту датасы: 11.03.2021).

24. Габдулла Тукай. Энциклопедия / [Баш мех. З. З. Рэмиев]. - Казан: Г. ИбраЬимов исем. Тел, эдэбият Ьэм сэнгать институты, 2016. - Б. 518.

25. Электрон ресурс. Керу режимы: Ьй:р$://ги.'тк1ре<31а.о^/'тк1/Хамза_ибн_Али (мерэ^эгать иту датасы: 12.03.2021).

26. Кисекбаш китабы... - Б. 2-3.

27. Ахметгалеева Я. С. Исследование тюркоязычного памятника «Кисекбаш китабы» [Текст]. - М.: Наука, 1979. - 191 с.

28. Zajaczkowski A. Slownik arasko-kipczacki z okresu Panstwa Mamelikiego. - Warszawa, 1954. - 86 v.

29. Наджип Э. Н. Исследование по истории тюркских языков XI-XIV веков. - М.: Наука. Главная редакция восточной литературы, 1989. - С. 83.

Эдэбият исемлеге

Ахметгалеева Я. С. Исследование тюркоязычного памятника «Кисекбаш китабы» [Текст]. - М.: Наука, 1979. - 191 с.

Наджип Э. Н. Исследование по истории тюркских языков XI-XIV веков. - М.: Наука. Главная редакция восточной литературы, 1989. - 283 с.

Фазылов Э. Староузбекский язык: Хорезмийские памятники XIV века. - Т. I. - Ташкент: Фан, 1966. - 649 с.

References

Akhmetgaleeva Ya. S. Issledovanie tyurkoyazychnogo pamyatnika "Kisekbash kitahy" [Tekst] [Study of the Turkic monument "Kisekbash kitaby"]. Moscow: Nauka publ., 1979, 191 p.

Nadzhip E. N. Issledovaniepo istorii tyurkskihyazykovXI-XIVvekov [Study on the history of Turkic languages of the 11th-14th centuries]. Moscow: Nauka. Glavnaya redaktsiya vostochnoy literatury publ., 1989, 283 p.

Fazylov E. Starouzbekskiy yazyk: Khorezmiyskie pamyatniki XIVveka. - T. I [The Old Uzbek language: Khwarazmian monuments of the 14th century]. Tashkent: Fan publ., 1966, 649 p.

Сведения об авторе

Яхин Фарит Закизянович, доктор филологических наук, профессор, ведущий научный сотрудник отдела литературоведения Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: yafaz@mail.ru

About the author

Farit Z. Yakhin, Doctor of Philological Sciences, Professor, Leading Researcher at Department of Literature Studies, G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: yafaz@mail.ru

В редакцию статья поступила 27.04.2021, опубликована:

Яхин Ф. 3. Урта гасырлар зсзре «Кисекбаш китабыныц» авторын Ьзм язылу датасын билгелзу // Гасырлар авазы - Эхо веков. - 2021. - № 2. - С. 117-132.

Submitted on 27.04.2021, published:

Yakhin F. Z. Urta gasyrlar dscire "Kisekbash kitabynyn" avtoryn hem yazylu datasyn bilgeley [Identification of the author and date of the medieval work "Kisekbash kitaby"]. IN: Gasyrlar avazy - Eho vekov [Echo of centuries], 2021, no. 2, рр. 117-132.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.