Научная статья на тему 'Урмай авылы мəхəллəлəре тарихыннан (XVIII йөз уртасы – XX йөз башы)'

Урмай авылы мəхəллəлəре тарихыннан (XVIII йөз уртасы – XX йөз башы) Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
0
0
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
татар халкы тарихы / төбəк тарихы / мəгърифəт / мəхəллə / имам / Урмай / Чуел өязе / history of the tatar people / local history / education / mahalla / imams / Urmaevo / Tsivilsky district / история татарского народа / краеведение / образование / махалля / имамы / Урмаево / Цивильский уезд

Аннотация научной статьи по истории и археологии, автор научной работы — Баһаветдинова Халидə Зиннəт Кызы

Мəкалəдə Россия төбəклəрендə яшəүче татарлар тарихының бер аспектын үз эченə алган Урмай авылы мəхəллəлəре тарихына анализ ясала. Революциягə кадəр Казан губернасы составына кергəн Урмай авылы хəзер Чувашстан Республикасы Комсомол районына карый. Архив чыганаклары нигезендə авылда мөселман җəмгыяте (мəхəллə) барлыкка килү, яңа мəчет төзү тарихы, указлы муллалар сайлау тəртибе күрсəтелə. Авылда мөселманнар белəн яңа чукындырылган керəшеннəр бергə яшəгəннəр. Урмай авылы мəхəллəлəрендə ике буын муллалар хезмəт иткəнлеге ачыкланды. Алар арасында низаглар да чыгып торган. Бүгенге көндə беренче мəхəллəне 65 ел җитəклəгəн имам Фəхретдин Сəйфетдин улы Солтановның оныкчыклары аның эшен дəвам итəлəр.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

From the history of the Muslim parishes of the Urmaevo village (mid-18th – early 20th centuries)

The article analyzes certain aspects of the history of the Muslim community of the Urmaevo village. This settlement, which was part of the Kazan province before the revolution, is now part of the Komsomolsky district of the Chuvash Republic. The publication, based on archival sources, shows the history of the emergence of the Muslim community of the village, the construction of the mosque, and the procedure for appointing decree mullahs. It was revealed that in the Urmaevo village Muslim Tatars lived together with baptized Tatars. Two families of hereditary imams served in the community, who had difficult relationships with each other. Now the work of Imam Fakhretdin Sayfetdin Sultanov, who headed the first mahalla of the village for 65 years, is continued by his grandchildren.

Текст научной работы на тему «Урмай авылы мəхəллəлəре тарихыннан (XVIII йөз уртасы – XX йөз башы)»

Краткое сообщение / Brief message https://doi.org/10.22378/he.2024-9-2.224-232

Урмай авылы мэхэллэлэре тарихыннан (XVIII йез уртасы - XX йез башы)

Х.З. Баhаветдинова

Татарстан Республикасы Фэннэр академиясенец Ш.Мэрщани исемендэге Тарих институты Казан, Россия Федерациясе halida12_61@mail.ru

Кыскача ацлатма. Мэкалэдэ Россия тебэклэрендэ яшэYче татарлар тарихыныц бер аспек-тын Y3 эченэ алган Урмай авылы мэхэллэлэре тарихына анализ ясала. Революциягэ кадэр Казан губернасы составына кергэн Урмай авылы хэзер Чувашстан Республикасы Комсомол районына карый. Архив чыганаклары нигезендэ авылда меселман ж;эмгыяте (мэхэллэ) бар-лыкка килY, яца мэчет тезY тарихы, указлы муллалар сайлау тэртибе кYрсэтелэ. Авылда меселманнар белэн яца чукындырылган керэшеннэр бергэ яшэгэннэр.

Урмай авылы мэхэллэлэрендэ ике буын муллалар хезмэт иткэнлеге ачыкланды. Алар ара-сында низаглар да чыгып торган. БYгенге кендэ беренче мэхэллэне 65 ел ж;итэклэгэн имам Фэхретдин Сэйфетдин улы Солтановныц оныкчыклары аныц эшен дэвам итэлэр.

Ачкыч сузлэр: татар халкы тарихы, тебэк тарихы, мэгърифэт, мэхэллэ, имам, Урмай, Чуел еязе.

Сылтама ясау ечен: Баhаветдинова Х.З. Урмай авылы мэхэллэлэре тарихыннан (XVIII йез уртасы - XX йез башы). Историческая этнология. 2024. Т. 9. № 2. С. 224-232. https://doi.org/10.22378/he.2024-9-2.224-232

Из истории мусульманских приходов села Урмаево (середина XVIII - начало XX вв.)

Х.З. Багаутдинова

Институт истории им. Ш. Марджани Академии наук Республики Татарстан Казань, Российская Федерация halida12_61@mail.ru

Резюме. В статье проанализированы отдельные аспекты истории истории мусульманской общины деревни Урмаево. Это поселение, до революции входившее в состав Казанской губернии, сейчас является частью Комсомольского района Чувашской Республики. В публикации на основе архивных источников показана история возникновения мусульманской общины деревни, строительства мечети, порядок назначения указных мулл. Выявлено, что в деревне Урмаево татары-мусульмане проживали совместно с крещеными татарами. В общине служило два рода потомственных имамов, имевших между собой непростые отношения.

© Баhаветдинова Х.З., 2024

Сейчас дело имама Фахретдина Сайфетдина Султанова, 65 лет возглавлявшего первую ма-халлю деревни, продолжают его внуки.

Ключевые слова: история татарского народа, краеведение, образование, махалля, имамы, Урмаево, Цивильский уезд.

Для цитирования: Баhаветдинова Х.З. Урмай авылы мэхэллэлэре тарихыннан (XVIII йез уртасы - XX йез башы). Историческая этнология. 2024. Т. 9. № 2. С. 224-232. https://doi.org/10.22378/he.2024-9-2.224-232

From the history of the Muslim parishes of the Urmaevo village (mid-18th - early 20th centuries)

Kh.Z. Bagautdinova

Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences

Kazan, Russian Federation

halida12_61@mail.ru

Abstract. The article analyzes certain aspects of the history of the Muslim community of the Urmaevo village. This settlement, which was part of the Kazan province before the revolution, is now part of the Komsomolsky district of the Chuvash Republic. The publication, based on archival sources, shows the history of the emergence of the Muslim community of the village, the construction of the mosque, and the procedure for appointing decree mullahs. It was revealed that in the Urmaevo village Muslim Tatars lived together with baptized Tatars. Two families of hereditary imams served in the community, who had difficult relationships with each other. Now the work of Imam Fakhretdin Sayfetdin Sultanov, who headed the first mahalla of the village for 65 years, is continued by his grandchildren.

Keywords: history of the tatar people, local history, education, mahalla, imams, Urmaevo, Tsivilsky district.

For citation: Bagautdinova Kh.Z. (2024) From the history of the Muslim parishes of the Urmaevo village (mid-18th - early 20th centuries). Istoricheskaya etnologiya [Historical Ethnology]. Vol.9. No.2: 224-232. https://doi.org/10.22378/he.2024-9-2.224-232 (In Tat.)

Казан губернасы Чуел (Цивиль) еязенэ караган гыйбрэтле YTK9He6e3HeH, бер кисэген Y3e^ сендергэн авылларньщ берсе - хэзерге Чувашстан Республи-касы Комсомол районына кергэн Урмай авылы.

Административ-территориаль яктан Урмай авылы башта Казан еязе Нугай даругасы, э 1780 нче еллардан Казан губернасы Чуел еязе составына керэ.

Инкыйлабка кадэр татар авылларында дини тормыш, эхлакый тэрбия hэм гореф-гадэтлэр нигездэ дин эhеллэре щитэкчелегендэ тормышка ашырыла. Ди-ни-тэрбия институтларын ейрэнгэндэ, мэхэллэ тарихы Yзэк урынны алып тора, руханиларнын язмышы гыйбрэтле hэм игътибарга лаек.

Урмай авылында меселман щэмгыяте (мэхэллэ) барлыкка килY hэм берен-че мэчет тезелY тарихы серлэрен ачыклаучы тегэл мэгълуматлар безнен

кеннэргэ кадэр килеп щитмэгэн. Шулай да меселман щэмгыяте тарихы авылнын борынгы тарихы белэн тыгыз бэйлэнгэн.

Безнен кеннэргэ кадэр сакланган язма чыганакта - 1716 елгы ландрат кенэгэсендэ Урмай авылы халкы исемлеге бар (Россия дэYлэт борынгы актлар архивы (РДБАА). 350 ф. 1 тасв. 158 эш. 92-98 кгз.и.я.). «Казан губернасы татар мэчетлэре» турындагы документта мэчетнен тезелY вакыты «йез ел элек» дип теркэлгэн (Ислаев, Галлямов, 2005: 309). Шулай булгач, Урмай авылы мэхэллэсенен борынгы булуына шик юк. Ьичшиксез, татар халкы авылга нигез салу белэн мэчет тезегэн, мэчет каршында мэхэллэсен дэ оештырган.

Авыл щэмгыяте тормышында анын рухи щитэкчесе - имам аерым бер роль уйнаган. Халыкнын дини ихтыящларын канэгатьлэндерY буенча Yзенен туры-дан-туры вазифаларын башкарудан тыш, мулла хекемдар ролен дэ y™, бэхэслэрне шэригать кануннары буенча хэл итэ. Яшь буынга дини белем бирэ, мэхэллэ кешелэренен эхлакый халэтлэрен KYЗЭTЭ. Авылнын дини-мэдэни тормышында меhим роль уйнавы, эхлак ягыннан пакълеге hэм зур рухи абруе нэтищэсендэ мулла крестьяннар арасында зур хермэт казана.

1829 елда меселман руханиларына меhим дэулэт функциялэре йеклэнэ. Мулла мэхэллэ кешелэренен гражданлык хэле турындагы актларны алып барыр-га - махсус документларда (метрика кенэгэлэрендэ) туу, никахлашу, аерылышу, YЛY актларын теркэргэ тиеш була. Бу документларны купмедер дэрэщэдэ хэзерге заман паспортларынын аналогы дип атарга мемкин. Дэулэтнен хокук кинлегендэ кешенен социаль-юридик хэле шуларга бэйле була. (Бугенге тикшеренYчелэр ечен элеге документлар нэсел тарихларын тергезудэ, аерым шэхеслэрнен шэщэрэлэрен тезудэ ин эhэмиятле hэм мэгълумати чыганакларнын берсе булып тора.) Алай гына да тугел, муллалар щомга намазы вакытында патша указларын щиткерергэ, югары хакимияткэ тугрылык анты кабул итэргэ, мэхэллэ кешелэренен сэяси рухын, тэкъвалыгын кузэтеп торырга тиеш була.

1730 нче елларда тезелгэн «Яна чукындырылганнар эшлэре комиссиясе» 1740 елдан «Яна чукындырылганнар эшлэре конторосы» дип узгэртелеп, башка миллэт халыкларын, шул исэптэн меселманнарны, кечлэп чукындыру белэн шегыльлэнэ. Миссионерлар узлэренен унышсызлыкларын меселманнар йогын-тысы белэн анлата башлагач, 1742 елнын 10 маенда Синоднын мэчетлэрне щимеру турындагы указы денья курэ. Казан, Тубэн Новгород, Эстерхан hэм Себер губерналарында мэчетлэр куплэп юк ителэ (За^Ьидуллин, 2021: 21).

1742 елда тезелгэн «Экстрат в Правительствующий сенат ис Казанской губернии о татарских мечетях» дип аталган документ Мэскэу шэhэренен Россия дэулэт борынгы актлар архивында саклана (РДБАА. 248 ф. 126 тасв. 803 эш). Чыганакта Нугай даругасына кергэн Урмай авылы мэчете турында: «... В деревне Урмаево одна мечет[ь] при тритцети дворах, которая не сломана. Рас[с]тоянием оная имеетца от Шихарданской мечети в пятидесят дву, от новокрещенской деревни Киртелей в семидесят, от рус [с] кой ясашной деревни Тин-бы в сороки верстах. А по скаске той деревни татар показано: оная мечеть была

построена тому со ста лет. А новокрещен во оной деревне Урмаевой не имеет-ца», - дип язылган (Ислаев, Галлямов, 2005: 309).

Бу елларда Лука Канашевич (Аксак Каратун) Казан епархиясе епископы була. Аныц эшчэнлеге тарихка чукындыру сэясэтенец иц кечле чоры булып ке-реп калган. Шулай булуга да карамастан, 30 хущалыктан торган Урмай авылы мэчете щимерелYгэ дучар ителми. Элбэттэ авылны чукындыру сэясэте читлэп узмый, халыкныц бер елеше православие динен кабул итэргэ мэщбYP була.

Алга таба хе^мэт белэн татарлар арасындагы менэсэбэтлэр 1764 елда, патшабикэ Екатерины II идарэ иткэн чорда йомшара. «Яца керэшен контора»сы бетерелэ, татарларны православиегэ ендэY эшендэ телэсэ нинди кечлэY чарала-ры тыела (Законнар тулы щыелмасы (ЗТЖ^ (ПСЗ)) - 1. XVI т. №12126). 1773 елныц 1 июнендэ чыккан «Барлык диннэргэ тигез караш» указы ислам динен тануны Y3 эченэ алган гаять меИим закон акты булып санала. Ул месел-маннарныц ирекле табынуга хокукларын ныгыта Иэм щирле чиркэY башлыкла-рына Иэм миссионерларга «барлык чит диннэргэ кагылышлы» эшлэргэ тыкшы-нуны тыя (ЗТЖ^-1. XIX т. №13996). 1783 елныц 28 гыйнвар законы нигезендэ меселман руханиларын щирле меселман щэмгыяте сайлавы буенча Россия гра-жданнары арасыннан билгелэп кую рехсэт ителэ (ЗТЖ^-1. XXI т. №15653). Элеге законнар Россиядэге меселман щэмгыятенец империянец дэYлэт систе-масына ныклап кереп урнашуыныц, меселман татарларныц дини тормышы Иэм табынулары тэртибе хокукый яктан билгелэнYнен башлангычы була.

Христиан чиркэYлэреннэн аермалы буларак, меселман татарларныц дини щэмгыятьлэрендэ рэсми рэвештэ билгелэнгэн кырыс иерархик система булмый. Шуца кYрэ алар белэн идарэ шу уцайлырак булсын ечен, 1788 елда хе^мэт та-рафыннан «Оренбург меселман диния нэзарэте» оештырыла. Ул Эчке Россия Иэм Себердэ яшэYче барлык меселманнарныц югары щитэкчелек Иэм суд органы булып китэ (ЗТЖ;-1. XXII т. №16710, №16711).

1865 елда Урмай Иэм Бэймэт авылларыннан торган мэхэллэдэ 530 ир Иэм 523 хатын-кыз санала. Ж^эмигь мэчетендэ имам вазифаларын 1835 елны указ алган имамнар Тащетдин Ильясов (15 май), Фэхретдин Сэйфетдин уллары (26 июль) башкаралар.

Авыл мулласыныц теп кереме булып мэхэллэ халкыныц акчалата Иэм эйберлэтэ биргэн бYлэклэре исэплэнэ. Меселман руханилары Иэм мэхэллэ кешелэре арасындагы финанс менэсэбэтлэрен кейлэYче билгеле бер дэYлэт законы булмый. Алар электэн килгэн традициялэргэ, мэхэллэ эчендэге Yзара килешYлэргэ, крестьяннарныц матди мемкинлеклэренэ нигезлэнэ. Шэригать кануннары щэмгыять эчендэге финанс мэсьэлэлэрен кейлэYче теп чыганак булып исэплэнэ. Мэхэллэ халкы хезмэтлэре ечен указлы муллаларга елына 20 сумга кадэр, азанчы - Габделмэн Батый улына (указы 20 апрель, 1835 ел) 8 сумга кадэр иганэчелек ярдэме ^рсэтэ (Татарстан Республикасы ДэYлэт архивы (ТР ДА). 2 ф. 2 тасв. 8 эш. 65-65 кгз.и.я.).

1875 елда мэдрэсэдэ 18 шэкерт белем алса (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 710 эш. 36 кгз.и.я .-37 кгз.), 1897 елда ир балалар саны 70 кэ, э 1902 елда 85 кэ щитэ. Шу-

лай ук 1897 елда 50 (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 5568 эш. 332 кгз.и.я .-333 кгз.), 1902 елда 70 кыз бала абыстайдан сабак ала (ТР ДА. 2 ф. 1 тасв. 1510 эш. 310 кгз.и.я.-311 кгз.). Мэдрэсэ ата-аналар ярдэме белэн щылытыла hэм яктыртыла. Тубэндэ китерелгэн саннар укучы балаларнын елдан-ел арта барганлыгын курсэтэ.

1878 елда мэхэллэ халкы яна мэчет тезу мэсьэлэсен кутэреп чыга. 1866 елда ук Урмай авылы мэчетендэ янгын чыккан була. Барлык оештыру эшлэрен алып бару ечен узлэре арасыннан Гафиятулла Ибэтуллинны вэкил итеп билгелилэр.

Мэхэллэ исеменнэн тезелгэн карарда: «1 нче hэм 2 нче Урмай авылларын-да православие диненнэн исламга кире кайткан 68 ир заты аерым яшилэр. Алар безнен белэн дин эшлэре буенча аралашмыйлар, руханиларыбыз аларны узлэре белэн дога кылырга кертмилэр hэм кертмэячэклэр дэ», - дип язылган (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 1256 эш. 1-1 кгз.и.я.). Моны дерес анларга кирэк. Эйе, закон нигезендэ исламга кайтучыларны мэхэллэ исемлегенэ рэсми рэвештэ кертергэ ярамаган. Шулай да алар ислам кануннары нигезендэ яшэгэннэр. Мэхэллэ халкы аларга тискэре карамаган. 1905 елнын 17 (30) апрелендэ император Николай II нен «Дин иреген ныгыту турында»гы указы нигезендэ рэсми рэвештэ уз диннэренэ кайтырга хокук алганнар.

Урмай авылы агач мэчете планы. 1878 ел. ТР ДА. 2 ф. 14 тасв. 616 эш.

1878 елнын, 7 июнендэ Казан губерна архитекторы Хрщонович мэчет про-ектын раслый (ТР ДА. 2 ф. 14 тасв. 616 эш). Мэчет бинасы агачтан, шул чорга хас типик план буенча тезелэ.

1900 елнын 30 августында Урмай авылыннан - 425, Яна Бэймэттэн - 3 гаилэдэн 10 кеше, икенче мэхэллэ тезеп, аерылып чыгу телэген белдереп карар тезилэр. Сэбэп итеп мэчетнен кысан булуын ^рсэтэлэр. 1857 елда кабул ителгэн законда мэчет тезY ечен мэхэллэдэ ир-ат затлар саны 200 дэн ким бул-маска, дин эhеллэре хезмэтенэ тYлЭYне hэм хущалык чыгымнарын Yзлэре кYтэрергэ тиешлеге ассызыклана (ЗТЖЖ-3. VI т. 1 б. №4102).

Мэхэллэ халкынын карары шул пунктларны истэ тотып тезелэ: «Ислам шэригате нигезендэ дин эhеллэренэ безнен тарафтан hэрбер йорт хущасы: 1) кеременен 1/10 елешен, 2) чалган хайваннын тиресен hэм 3) "Ураза" бэйрэмендэ hэр гаилэ эгъзасыннан 10 кадак ^лэмендэ бертекле ашлык бирергэ тиешлеген истэ тотып, яна мэчет каршындагы руханиларга карата да шэригать талэплэрен Yтэрбез», - дип ышандыралар. Шулай ук яна туган балага исем кушу, мэет оза-ту, никах уку h. б. йолаларны Yтэгэн ечен тYлЭYне, мэчетне тезеклэндереп тору, аеруча щылылык, яктылык hэм башка чыгымнарны мэхэллэ халкы Y3 еслэренэ алачакларын белдерэлэр (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6309 эш. 15 кгз.).

Чуел еязе Беренче стан приставы мэчет бинасы тезелэчэк урынны килеп тикшерэ hэм тYбэндэге белешмэне тези: «Мэчет бинасы авылнын уртасында, хущалык утарларыннан бераз калкуырак щирдэ булачак: кенчыгыштан-кенбатышка - 46 сажин, теньяктан-кеньякка - 53 сажин; кенчыгыштан - Сафи-улла Вэлиев, кенбатыштан - урам, теньяктан - Эклиулла Хэйбуллин hэм кеньяктан Гыйззэтулла Гобэйдуллин утарлары белэн чиклэнгэн» (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6309 эш. 17 кгз.).

Авыл халкы яна тезелэчэк мэчеткэ мулла итеп беренче мэхэллэнен икенче имамы Тащетдин Жэмалетдиновны сайлап куярга телэк белдерэлэр. Лэкин икенче мэхэллэ ачуга имам Фэхретдин Сэйфетдин улы каршы чыга. Карарнын дерес тезелмэгэнлеген ^рсэтеп, рапорт яза: «Икенче мэхэллэ исемлегенэ бе-ренче мэхэллэ кешелэрен дэ керткэннэр, авыл халкы болай да ярлы яши, имана щирлэре терле урыннарда урнашкан», дип, янадан тикшерYне сорый (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6309 эш. 18 кгз.и.я.). Барлык тикшерYлэрдэн сон, Диния нэзарэте мэчет тезергэ рехсэт бирэ кэм №1677 номерлы указ нигезендэ 1902 елнын 4 декабрендэ Урмай авылында икенче мэхэллэгэ нигез салына.

1901 елны 65 ел имам вазифасын башкарган, 50 еллык хезмэте ечен «Ты-рышлык ечен» («За усердие») кемеш медале белэн бYлэклэнгэн, зур ихтирамга лаеклы имам Фэхретдин Сэйфетдин улы Солтанов вафат була.

1902 елгы исемлектэ беренче мэхэллэнен имам вазифаларын 55 яшьлек ха-тыйб кэм мегаллим Жэмалетдин Тащетдин улы; э икенче мэхэллэдэ имам-хатыйб вазифасын 57 яшьлек Насретдин Фэхретдин улы башкара дип ^рсэтелгэн (ТР ДА. 2 ф. 1 тасв. 1510 эш. 310 кгз.и.я.-311 кгз.). Чыганакларны ейрэнY нэтищэсендэ документта буталчылыклар булганлыгы ачыкланды. 1835 елдан алып беренче мэхэллэдэ имам вазифасын башкарган Фэхретдин

мулланын улы Насретдин этисенен вафатыннан сон анын эшен дэвам иткэн, димэк, иске мэчеттэ беренче мэхэллэ имамы вазифаларын Yтэгэн.

XIX йез ахырында авыл муллаларын сайлау тэртибенэ Yзгэрешлэр кертелэ. 1896 елдан алар еяз училищелары советларында русча сейлэшэ кэм укый алу-лары турында имтихан тотарга тиеш булалар (ЗакЬидуллин, 2021: 143). 1897 елда Россия империясенен Беренче щан исэбен алу вакытында татарлар арасында булган каршылыклар, чуалышлар да эзсез калмаган. Булачак муллаларны бу мэсьэлэдэ дэ ныгытып тикшерэ башлыйлар.

Фэхретдин имамнын улы Насретдин 1846 елнын 7 мартында Урмай авы-лында туа. Ул 25 еллар чамасы Тамбов губернасы Елатьма еязендэге татар авылы Бастанда (хэзер Рязань елкэсенэ керэ) мегаллим булып хезмэт итэ (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6465 эш. 4 кгз.).

Насретдин Фэхретдинов 1901 елнын 1 гыйнварында Шацк шэкэрендэ рус теленнэн имтихан тапшырып, шул ук елнын 5 маенда Диния нэзарэтеннэн имам-хатыйб, мегаллимлеккэ дэ сынау биреп, белешмэ ала (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6465 эш. 11, 12 кгз.). 1902 елнын 13 сентябрендэ 34 номерлы указ нигезендэ Губерна идарэсе тарафыннан беренче мэхэллэгэ хатыйб итеп билгелэнэ (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6465 эш. 29 кгз.).

Мехэммэтзариф Жэмалетдин улы 1878 елнын 1 октябрендэ Урмай авы-лында мулла гаилэсендэ туа (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6627 эш. 14 кгз.). Ул 1902 елны Арча шэкэрендэ мэдрэсэ тэмамлый. Сентябрь аенда имтиханнар тапшырып, Диния нэзарэтеннэн имам-хатыйб, мегаллим дигэн белешмэ ала кэм икенче мэхэллэгэ мулла итеп сайлана (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6627 эш. 1 кгз.).

Шулай да яна мэчет ачылганчы муллалар арасында низаг чыгып тора. Ди-ния нэзарэтенэ шикаятьлэр язалар.

Жэмалетдин Тащетдин улы, Yзе беренче мэхэллэдэ калып, улын икенче мэхэллэгэ куярга тели. вяз исправнигы ике шикаять ала. Берсе - имам Насретдин Фэхретдиновтан: «Мин, Насретдин Фэхретдин улы, узган ел Урмай авы-лындагы иске мэчет каршында мулла вазифасына сайландым. Минем авылда-шым Жэмалетдин Тащетдинов хэзрэт, икенче мэхэллэгэ расланганчыга кадэр, Y3 телэге белэн яна щэмигъ мэчетенэ кYчеп, гыйбадэт кыла башлады. Ул, ялган юллар белэн улы Мехэммэтзарифны икенче мэхэллэгэ сайлап куяр ечен щэмгыятьтэн карар тезетте. Yзе беренче мэхэллэдэ калып, улын икенче мэхэллэгэ куярга уйлый. БYгенге кендэ беренче мэхэллэдэ мин имам булып торам» (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6627 эш. 5-5 кгз.и.я.). Икенче шикаятьтэ Урмай мэхэллэсенэ кергэн Яна Бэймэт авылы крестьяннары Госманов кэм Техфэ-туллиннар карарнын дерес тезелмэгэнлеген ^рсэтэлэр. ТикшерYлэр уздырыл-ганнан сон, Мехэммэтзарифнын икенче мэхэллэгэ сайлануында ялгышлыклар табылмый кэм тугрылык анты бирергэ рехсэт ителэ (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6627 эш. 22 кгз.).

Революциядэн сон илдэ зур Yзгэрешлэр башлана. Репрессиялэр кечэя, урта хэлле крестьяннарны, дин экеллэрен сайлау ирегеннэн мэхрYм итэлэр. Сталин репрессиясе корбаннары - «кулак» лар барлыкка килэ. Авыл хущалыгында кол-

лективлаштыру башлана. Бу хэл авылда яшэYче хэллерэк кешелэрнец малларын тартып алуга китерэ. Аларны чит щирлэргэ, авыр эшлэргэ щибэрэлэр. Мэчетлэр ябыла. Фэхретдин мулланыц оныгы, алты тел белгэн укымышлы мегаллим, меэзин Хэлим Сафиулла улы гаилэсе белэн Ашхабадка китэргэ мэщбYP була. Ире вафат булгач, Зэйрэ ханым ДYрт баласын алып туган якларына кайтырга чыга. Юлда еч кыз баласы авырып вафат була. Бердэнбер улы Габделбари белэн Урмай авылына кайтып урнаша.

БYгенге кендэ Урмай авылында 3 мэчет халыкка хезмэт ^рсэтэ. Фэхретдин мулланыц бишенче буын оныклары - щэмэгать эшлеклелэре, дин эИеллэре, нэсел тарихлары белэн кызыксыналар, эзлэнYлэр алып баралар. Са-фиуллин Хэйдэр Габделбари улы Чувашстан Республикасы татар милли-мэдэни мохтарияте рэисе, Фэнис Габделбари улы - Чувашстан Республикасы Диния нэзарэтенец Yзэклэштерелгэн дини оешмасы рэисе (мехтэсиб), Урмай авылы Кара Пулат мэчете имам-хатыйбы. Аныц улы Сафиуллин Ариф-Радик Фэнис улы (1992) Кострома шэИэре щэмигъ мэчетендэ имам.

Фэхретдин имамныц нэселе зур, тармаклары киц таралган. Аныц дэвамчылары арасында эшмэкэрлэр, медицина хезмэткэрлэре, дин эИеллэре И.б. Иенэр иялэре булу шатландыра.

Йомгаклап шуны эйтэсе килэ, терле авырлыклар, киртэлэр булуга карама-стан, безнец бабаларыбыз Yзлэренец дини Yзэклэрен сакларга тырышканнар, алай гына тYгел, халык саны арту сэбэпле, Y3 хисапларына яца мэчетлэр, бала-лары белемле булсын ечен мэктэплэр тезегэннэр. Шул рэвешле гореф-гадэтлэрне Иэм традициялэрне буыннан-буынга тапшыруга ирешкэннэр.

Мэнфэгатьлэр конфликты

Автор мэнфэгатьлэр конфликты булмау хакында хэбэр итэ.

Конфликт интересов

Автор заявляет об отсутствии конфликта интересов.

Conflict of interests

The author declares no relevant conflict of interests.

ЧЫГАНАКЛАР

ЗТД-1. XVI т. №12126. ЗТД-1. XIX т. №13996. ЗТД-1. XXI т. №15653. ЗТД-1. XXII т. №16710, №16711. ЗТД-3. VI т. 1 б. №4102. РДБАА. 248 ф. 126 тасв. 803 эш. РДБАА. 350 ф., 1 тасв. 158 эш. ТР ДА. 2 ф. 1 тасв. 1510 эш. ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 8 эш. ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 710 эш.

ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 1256 эш

ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 5568 эш

ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6309 эш

ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6465 эш

ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6627 эш

ТР ДА. 2 ф. 14 тасв. 616 эш

ЭДЭБИЯТ

Закидуллин И.К. Мефтилэр hэм казыйлар. Казан: Татар. кит. нэшр., 2021. Ислаев Ф., Галлямов Р. Татарские мечети Казанского уезда середины XVIII в. // Гасыр-лар авазы - Эхо веков. 2005. №2. С.303-311.

REFERENCES

Zagidullin I.K. (2021) Muftis andqazis. Kazan: Tatar Book Publ. (In Tat.) Islaev F., Gallyamov R. (2005) Tatar mosques of the Kazan District of the mid-18th century. Gasyrlar avazy - Ekho vekov [Echo of centuries]. No. 2: 303-311. (In Russ.)

Автор турында белешмэ: Баhаветдинова Халидэ Зиннэт кызы, Идел буе haM Урал алды та-рихы бYлеге фэнни хезмэткэре, Татарстан Республикасы Фэннэр академиясенец Ш. Мэрж;ани исемендэге Тарих институты (420111, Батурин ур., 7, Казан, Россия Федерация-се); https://orcid.org/0009-0009-1809-8556: e-mail: halida12_61@mail.ru

Сведения об авторе: Багаутдинова Халида Зиннатовна, научный сотрудник отдела истории Поволжья и Приуралья, Институт истории им. Ш. Марджани Академии наук Республики Татарстан (420111, ул. Батурина, 7, Казань, Российская Федерация); https://orcid.org/0009-0009-1809-8556: e-mail: halida12_61@mail.ru

About the author: Khalida Z. Bagautdinova, Research Fellow at the Department of History of the Volga and Cis-Urals Regions, Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences (7 Baturin St., Kazan 420111, Russian Federation); https://orcid.org/0009-0009-1809-8556: e-mail: halida12_61@mail.ru

Поступила в редакцию / Received 20.01.2024 Доработана после рецензирования / Revised 15.02.2024 Принята к публикации / Accepted 15.04.2024

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.