Научная статья на тему 'Нократның борынгы ташъязмалары'

Нократның борынгы ташъязмалары Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
72
7
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

В статье исследователей Р. Марданова и И. Хадиева дается подробный эпиграфический, лингвистический и палеографический анализ текстов двух татарских эпитафий 1520 и 1553 гг., сохранившихся в с. Карино Слободского района Кировской области. Информация, содержащаяся в памятниках, дополнена сведениями из архивных документов, а также другими источниками.

Текст научной работы на тему «Нократның борынгы ташъязмалары»

Из глубины столетий

Киров елкэсендэге Нократ исем-ле татар авылыньщ тарихы бай Ьэм гаять узенчэлекле. Чупче (Чепца) елгасы буенда урнашкан, урта гасырларда татар ханлыкларыныц теньяктагы бер узэге булган Нократ авылы Ьэм аныц тирэсендэге башка татар авылларыныц нэсел шэ^эрэлэре турыдан-туры Кара бик нэселенэ то-таша. Идел-Урал буйларыныц куп тебэклэренэ тармакланган Кара бик шэ^эрэсе, Нократныц шеЬрэтле тари-хи уткэне Ьэм хэзерге аянычлы хэле ту-рында куп язылганлыктан, аларга тук-талып тормыйбыз. Мэкалэбез Нократ (Карино) авылында сакланган, XVI гасырныц беренче яртысына нисбэтле эпиграфик истэлеклэрнец икесенэ багышлана. Икесенэ дибез, ченки моцарчы Нократ авылындагы еч таш турында языла иде, э без аларныц бо-рынгы зираттагы икесенэ тукталабыз.

Хэзерге Киров елкэсенец Сло-бодск районына керэ торган Нократ авылындагы ташъязмалар XIX гасыр-дан башлап Ьэвэскэр тарихчылар Ьэм галимнэрнец игътибар узэгендэ булган. Алар турында беренче мэртэбэ Вятка губерна земствосы статисты Петр Мат-

веевич Сорокин Нократ татарларына багышланган, 1897 елда басылып чык-кан кулэмле Ьэм кызыклы мэкалэсендэ мэгълумат биреп уткэн. Ул болай дип яза: «[...] В Нижнем Карине на кладбище близ деревни Митюковской (в 2 верстах от селения) имеются 2 надгробия с надписями. Н. А. Голубев любезно передал мне список с этих надписей, полученный им от местного муллы, который мог перевесть только существенную часть надписи, сообщил имя покойников и год смерти: один — Саид (бен-?) сын Тумбек-Оглы, умер в 1509 году, второй — Саид-бек Гали Суфуев умер в 1543 году (в 1542 году вятчане «все города» побили казанцев на Моло-ме. В этом должны были участвовать и каринцы). Оба пали в битвах, как гласят надписи, по словам муллы»1.

Сорокин мэкалэсендэ исеме кур-сэтелмэгэн мулла ахун Ишмехэммэт Габдулла улы Шэфиев булгандыр дип фаразлыйбыз. Ул ахун 1866 елда Тунтэр мэдрэсэсен тэмамлаган Ьэм озак еллар Югары Нократта имамлык иткэн.

Нократ ташъязмалары турында ту-лырак мэгълумат 1910 елда «Шура» журналында чыккан2. Анда Габделбэр

-

Атавыйньщ хаты басылган. «Шура»дагы бу язмада журналньщ редакторы — Ри-заэтдин Фэхретдин борынгы кулъязма Ьэм ташъязма истэлеклэрне саклауныц эЬэмиятен «безнец ечен эдэби Ьэм гыйльми бер бурычтыр» дигэн сузлэр белэн белдергэн. Ул Г. Атавыйныц иске кабер ташлары фоторэсемнэрен дэ ^ибэргэнлеген эйтеп, аныц хатын-нан езек бирэ: «Ошбу мэктубем илэ бэрабэр Вятка губернасы Ыслабудский еяздэ Нократ мэкъбэрэсендэ «Эулия каберлэре» дия йертелмэктэ улан ка-бер ташларыныц фотограф илэ алын-мыш рэсемнэрене ^ибэрдем. Иске язулар вэ халык арасында ихтирам ителдеклэре сэбэбеннэн, бэлки, та-рихи бер эЬэмиятлэре улыр дип емид итмэкдэем».

Лэкин Р. Фэхретдин, уз тарафын-нан, фоторэсемнэрнец ачык чыкмаган-лыгын эйтеп, журналда Г. Атавыйныц ташъязмалардан кучереп ^ибэргэн текстларын биру белэн чиклэнэ.

Г. Атавый каберташлардагы язу-ларны шактый тегэл укыган Ьэм кай-бер сузлэрнец укылыш вариантларын тэкъдим иткэн.

Казан галимнэре Н. И. Воробьев белэн Щамал Вэлиди 1929 елныц июнь аенда Нократ Ьэм Глазов татарлары яшэгэн тебэккэ мах-сус фэнни экспедиция ясаганнар. Алар узлэре фотога тешереп кайткан ташъ-язма рэсемнэрен танылган эпиграфист галим Гали Рэхимгэ биргэннэр. Г. Рэхим фоторэсемнэр нигезендэ ташъязмаларныц текстларын ^ентеклэп ейрэнгэн Ьэм Вятка тебэгендэге болгар-татар эпиграфик истэлеклэренэ багыш-ланган тэфсыйльле мэкалэсен бастыр-ган3.

Г. Рэхим, Нократтагы ташлар ту-рында беренче мэртэбэ 1910 елда Г. Атавый язган иде Ьэм аныц кайбер тегэлсезлеклэре бар, дип искэрткэн.

Эпиграфист галим Ьарун Йосыпов уз китабында Нократ ташларыныц алга таба суз барачак берсендэге (безнец та-рафтан беренче таш дип тасвирлана торганындагы) шигъри текстны Ша-кир Абилов белэн берлектэге укылы-шын тэкъдим иткэн Ьэм ташъязманыц фоторэсемен бастырган4.

Безгэ, бу юлларныц авторларына, 2007 елныц 18 августында Нократка ба-рып, ташъязмаларны табып укырга на-сыйп булды. Анда сэфэр чыгуыбыз-га, беренчедэн, шушы ташлардагы язу-ларны уку Ьэм, икенчедэн, беребезнец (Р. Мэрдановныц) бабасыныц баба-сы Мехэммэтшакир Гыйззэтулла мулла улыныц (1833-1898) Нократ авылын-да 1877-1888 елларда серген вакытын уздырган урыны булганга* барып куру нияте этэргеч биргэн иде.

Калын урманнар эчендэге калкурак бер жирдэ урнашкан борынгы Нократ авылы шактый бетэшкэн инде. Элекке бай Ьэм сэудэгэрлэрдэн калган икешэр катлы таш Ьэм агачтан тезелгэн йортлар гына авылныц эувэлге шэукэтен сиз-дереп тора. Совет заманында тезелгэн ике-еч катлы шэЬэрчэ берничэ йорт куренде. Лэкин яца тезелгэн ейлэр юк диярлек. Шул авыл китапханэсендэ эшлэгэн Венера Касыймова белэн та-нышып, бераз мэгълумат алдык. Нократ атамасы — электэн ук бер-беренэ ку-шылган Ьэм янэшэ урнашкан еч авыл-га гомуми исем буларак кулланылган: Олы ил (Югары авыл), Тубэн ил, Ильяс иле. Югары авыл узе Дэулэтъяр Ьэм Митюк авылларына, Тубэн авыл Арс-лан, Касыйм, Абаш Ьэм Юач авылларына буленгэн булган. Бу авыллар хэзер дэ шул исемнэре белэн йертелэ. Нократта 550 тирэсе кеше яши икэн. (Щ. Вэлиди 1929 елгы мэкалэсендэ 7-8 мец чамасы халык, Г. Рэхим 1930 елгы мэкалэсендэ биш мец кеше яши дип язган булган-нар5). Авылда яшьлэр калмый: Киров Ьэм Кирово-Чепецк шэЬэрлэренэ китеп баралар. 1944 елда Нократ авылында Киров елкэсенец психоневрологик диспансеры оештырылган**. «Татарстаннан элек тэ эллэни ярдэм курмэдек, хэзер бетенлэй юк. Мэктэптэ татарча укы-ту 1953 елда бетте, китапханэгэ татар-ча китаплар килми, искелэре бар да — аларны укучы юк», — диде Венера ха-

* Бу хакта кара: Мэрданов Р. Гыйбрэт, яки чукынды-ру чукмары // Гасырлар авазы - Эхо веков. - 2000. -№ 1/2. - Б. 104-111; Шул ук. Ватан газабы // Казан ут-лары. - 2007. - № 5. - Б. 116-121.

** Татар халкыныц тарихи эЬэмияткэ ия булган мэшЬур узэклэрендэ совет чорында моца охшаш дэва-тэрбия урыннары оештыру очраклары аз булмаган. Мэсэлэн, Мэчкэрэ авылында — акылга зэгыйфь балалар мэктэбе, Иж-Бубыйда — балалар туберкулез диспансеры h. б.

НОКРАТНЫН, БОРЫНГЫ ТАШЪЯЗМАЛАРЫ

ным уфтанып. Нократта хэзерге вакыт-та да XVI гасырдан ук килгэн Касый-мов, Щанчурин, Арсланов, Девятья-ров, Долгоаршинный фамилиялэрен йертуче татарлар гомер итэ*. Анда рус-лар да яши икэн. Бу авыл халкы гади Ьэм ачык йезле, итагатьле Ьэм мелаем.

Нократ авылыннан бер чакрым ча-масы читтэрэк, кара урман кебек бик зур зират халык телендэ «Мазар зират» дип тэ, шушы тебэк сейлэшенэ хас булган-ча, «Мазар хэберлеге» дип тэ йертелэ. Бу зиратныц озынлыгы бер чакрым-лап булыр. Анда хэзер дэ мэрхумнэр аймаклап, ягъни бер нэселдэгелэр бер тирэгэ щирлэнэ икэн. Безне кызыксын-дырган борынгы ташларныц икесе шул зиратныц авылга якын башында урнаш-кан. Суз уцаеннан искэртик, бу зират-та XIX гасыр Ьэм XX гасыр башындагы нэфис гарэп язулы Ьэм матур бизэлешле ташъязмалар шактый куп. Имам Ьэм медэррислэргэ, хащиларга куелган ташлар бар, эувэлгерэклэреннэн 1850, 1860нчы елгыларын курдек.

XVI гасырга караган ике зур таш бер-берсенэ якын щирдэ Ьэм аларга соцгы заманда тимердэн чардуган ясап куелган.

Беренче ташныц биеклеге бер метр 25 сантиметр, кицлеге 67 сантиметр, ка-лынлыгы 12 сантиметрны тэшкил итэ.

* Девятьяровларныц XVI гасырда яшэгэн токымна-ры турында язганда П. Сорокин теркэп калдырган бер кызыклы мэгълумат фэнебез ечен хэзер дэ эЬэмиятле. Ул болай дип язган: «[...] Родоначальником фамилии должно считать Деветьяра, отца князей: Семёна, Матвея и Ивана, живших в середине XVI века. О Семене известно из грамот, что он умер до марта месяца 1553 года. [...] Каринцы отрицают крещение Деветьяровых. По их, весьма правдоподобному объяснению, имена христианские, похожие на свои мухамеданские, приняли Деветьяровы на тот случай, если бы попались в плен к казанцам. Воевать против мусульман мусульманину грех, и перемена имени доставляла возможность обойти его. Настоящие имена Деветьяровых были: Матвей — Мадъяр, Семён — Xисметулла, Иван — Зи-ган». (См.: Сорокин П. Арские князья в Карине // Календарь и памятная книжка Вятской губернии на 1897 год / Сост. под редакцией члена-секретаря Н. Спасского. - Вятка, 1896. - С. 59). Татар тарихындагы бу куренешкэ галимнэр игътибар бирергэ тиеш. Ченки узлэре ислам динендэ булган хэлдэ рус исемнэре кул-ланган бутэн тарихи шэхеслэр дэ билгеле. Мэсэлэн, XVIII гасырда башкортлар Ьэм казакъларны яулап, рус дэулэтенэ буйсындыру сугышлары башында тор-ган Котлыгмехэммэт Тэфкилевне, рус исеме белэн йергэнлегенэ карап, «чукынган татар морзасы» дип хаталанып язучы тарихчылар Ьэм эдиплэр бар. Элеге хата рэсми белешмэ хезмэтлэрдэ дэ дэвам итеп килэ. (Бу турыда тулырак кара: Мэрданов Р. Ф., Ьадиев И. Г. Эгерще тебэгенец ташъязма истэлеклэре. - Казан, 2008. - Б. 13-14).

Аныц алгы ягындагы тексты безнец укылышта тубэндэгечэ (юл тэртибен белдеру ечен саннар Ьэм тыныш билгелэре безнец тарафтан естэлде).

1) Йа, Мехэммэд!

2) Йад кыйл Сэйд-

3) -тэк угылы Щумашны!

4) БисмиллэЬи рахмани рахим.

5) Келли Xэйи сэйэмуд вэ Ьуа Xэйи

6) ля йэмуд. Келли нэфсин за-

7) [и]къ эл-мэут, суммэ иннэ илэйнэ

8) турщэгун. Тарих тукуз йез

9) йецерме алтыда, рэщэб айда

10) Сэйдтэкнец угылы Щумаш

11) Каранда шэЬид кищде.

Бу ташныц икенче Ьэм еченче юл-ларын Г. Атавый «Гали йад кыйл бик эщэл кумас сине» дип, э Г. Рэхим «Гали йад кыйлсац эщэл ку[й]мамышны» дип укыганнар.

Унынчы юлдагы сузлэр Атавыйда «Сэйд бикнец угылы ЩиЪанша» дип, Г. Рэхимдэ «Сэйдтэк угылы ЩиЬанша» рэвешендэ бирелгэн.

Э соцгы — унберенче — юлдагы сузлэрне Г. Атавый «Казанда шэЬид кичде» дип бирэ Ьэм «бу соц щемлэне «Суаш кыранда шэЬид кичде» дип укырга да мемкин. Ченки ошбу зират якынында «Чуаш кыры» исемендэ урын бар» дип яза. Г. Атавыйныц «ЩиЬанша» дип узе укыган исемне «Суаш» булуы да ихтимал дип язуы — башкача укылыш мемкинлеклэренэ урын калдыруы — игътибарга лаек. Э «Чуаш кыры» дигэн сузендэ Нократтагы «Щуач» (Юач) ата-масы куздэ тотылган. Г. Рэхим узе эш иткэн фоторосемдэ ташныц соцгы юлы бетенлэй чыкмаган ди Ьэм «шэЬид кичде» дигэн юлларны Г. Атавыйга нигезлэнеп бирэ. Ташъязманыц шушы соцгы юлы хэзерге вакытта щир асты-на кумелеп беткэн хэлдэ иде. Туфра-гын алып укырга тырышуыбыз бушка булмады, анда «Каранда шэЬид кищде» дигэн юлларны тэгаен укыдык. Биредэ «Казанда» дигэн суздэге «з» хэрефе естендэ ноктасы куелмау сэбэпле, ул «р» буларак укыла. (Алдарак бу мэсьэлэгэ тагын кайтырбыз).

Ташка уелган текстта грамматик хаталар бар Ьэм аларны искэртеп киту зарур. Бишенче юлдагы «сэйэмут» сузенец соцгы хэрефе «д» белэн ха-

ИЗ ГЛУБИНЫ СТОЛЕТИЙ

Сэйдтэк улы Думашка 1520 елда куелган ка-бер ташыныц алгы ягы. 2007 елныц 18 августы.

Сэйдтэк улы Думашка 1520 елда куелган кабер ташыныц арткы ягы. 2007 елныц 18 августы.

талы язылган. Шул ук юлдагы «вэ» теркэгечендэ «элиф» хэрефе булырга тиеш тугел. 6-7нче юллардагы «заикъ» дип язылган сузнец дересе «заикъэт» булырга тиеш. 7нче юлдагы «илэйна» сузе дэ хаталы итеп уелган.

Лэкин 9нчы юлдагы «йецерме» сузе хата дип саналырга тиеш тугел. Ченки терки-татар Ьэм фарсы сузлэрендэге йомшак «г» авазын белдерэ торган хэреф элек еш кына «ц» хэрефе белэн белдерелгэн.

Текстка борынгы ташъязмалар-да кайвакытта кулланылган диакритик билгелэр, ягъни «дэл» Ьэм «ра» хэрефлэре астына берэр, «йа» хэрефе астына ике, «син» хэрефе астына еч нок-та кую куренеше хас. Бу палеографик узенчэлек Г. Атавый Ьэм Г. Рэхимдэ игътибарга алынмаган. Ь. Йосыповта елешчэ генэ курсэтелгэн.

Бу ташныц датасы Ьи^ри ел исэбеннэн миладига кучергэндэ П. Со-рокинда 1509 дип, э Г. Рэхимдэ 1522 елныц сентябре дип бирелгэн. Безнец исэплэу буенча, Ьи^ри 926 елныц рэ^эп ае григориан (милади) календаре буенча 1520 елныц июнь-июль айла-рына туры килэ.

Ташныц икенче (арткы) ягындагы тексты:

1) Йади Думаш

2) Улум куныщысы

3) йитте. Безем куныщымыз

4) китте. Мэгэр шонкар булуб

5) о^ты. Табулмас истэкэн-

6) -емез. Атларымыз берлэ емутлэр-

7) -не узуб китте. Дэхи дэрд бер-

8) -лэ хэсрэтдэ йанмай да кит-

9) -кэн йекет. Данум куан-

10) -май, тилмеруб кеткэн

11) йекет ^анум алгаты.

Бу юлларныц хэзерге татар телендэ яцгырашын бу рэвешле кузаллыйбыз:

Жумаш истэлеге

Улем куанычы щитте,

Безнец куанычыбыз китте.

Мэгэр шоцкар булып очты,

Табылмас телэгэнебез.

Атларыбыз белэн вметлэрне узып китте.

Шулай ук дэрт белэн хэсрэттэ янмыйча да

Киткэн егет. Жаным куанмый,

Тилмереп квткэн егет щанымны ала.

НОКРАТНЬЩ БОРЫНГЫ ТАШЪЯЗМАЛАРЫ

Ташъязманыц икенче ягында-гы елешчэ шигъри калыптагы зар-моц сузлэре куп тарихчы Ьэм эдэбият галимнэренец игътибарын щэлеп итте. Лэкин моцарчы андагы иц бе-ренче юлдагы «Йади Щумаш» дигэн сузлэр бетенлэй укылмаган. Ташка уелган сыктау сузлэренец башы (исе-ме) рэвешендэге, «Щумаш истэлеге», «Щумашны искэ алу» яисэ «Щумашка куелган истэлек-таш» мэгънэлэрен белдергэн (Нократ татарларында «йаз (йад) иту» дип аталган гореф-гадэт — мэрхумнэрне искэ алу гадэте — хэзер дэ сакланган) бу гыйбарэ Г. Атавый, Г. Рэхим Ьэм Ь. Йосыпов текстларын-да юк. Моныц сэбэбе — ташъязманыц ул тарафындагы сузлэрнец кара буяу-га буялганлыгы. Ул, ихтимал, Г. Ата-вый заманында яки 1929 елда Н. И. Воробьев Ьэм Ж. Вэлиди экспедициясе ва-кытында фоторэсемгэ тешергэндэ язу-лар контрастлы, яхшы куренсен ечен махсус буялгандыр. Буяу пумаласы белэн сузлэр Ьэм хэрефлэр шактый дерес Ьэм тегэл итеп йертелгэн булса да, бетенлэй буяу тимэгэн хэреф эле-ментлары Ьэм сузлэр, шулай ук ялгыш буяп щибэргэн урыннары да бар. Шун-лыктан, фоторэсемдэ кап-кара булып куренеп торган сузлэрне укыган хэлдэ, буяу тимэгэн сузлэр бетенлэй юк кебек, аксыл фонны гына тэшкил итеп, куз ка-рашын алдый. Э ташныц узеннэн укы-ганда тешеп калган сузлэр Ьэм хэреф элементларын танып була. Сыктау такмагыныц исеменнэн тыш, 6 нчы юлдагы «емутлэр» сузендэге «р» хэрефе ташта буялмыйча калган Ьэм ул бу ташныц басылып чыккан фотоларын-да бетенлэй куренми. Шул сэбэптэн, Г. Рэхим дэ бу хэрефне язылмый кал-ганга исэплэп, щэялэр эчендэ биргэн. Xакыйкатьтэ, ташныц узендэ бу хэреф бар.

11 нче юлдагы соцгы суз аерыма-чык «алгаты» дип язылган. Г. Атавый белэн Г. Рэхим бу сузне «алгай» дип, килэчэк заман фигыль формасында (ягъни, «алыр» мэгънэсендэ) укыган-нар. Шул сэбэпле Г. Рэхим, мантыйкый фикерлэп, «алгай» сузеннэн соц тагын бер юл булырга тиеш дип фаразлаган. Эмма тексттагы ул суз «алгай» тугел,

э «алгаты» дип уелган Ьэм аннан соц бутэн бер суз дэ юк.

Элеге сузнец соцгы хэрефе «й»ныц астында булырга тиешле ике ноктасы ескэ куелгандыр (андый язылыш татар эпиграфикасында очрый) дигэн шик бу очракта урынсыз. Ченки «й» хэрефенец естендэ Ьэм астында да икешэр нокта-сы бар.

«Алгаты» сузендэге -ты кушым-часы борынгы терки телдэге «то-рур» сузенец кыскарган варианты. Ул хэзерге заман хикэя фигыльнец еченче затын белдерэ торган кушымча була-рак, себер татарларында хэзер дэ кулла-ныла. Димэк, «алгаты» сузе «ала» дигэн мэгънэне белдерэ булса кирэк. Шул сэбэпле гыйбарэ «тилмереп кеткэн егет щанымны ала» дип ацланырга тиештер. Бу очракта ташны куйдырган эти-энисе яшьлэй Ьэлак булган улларыныц чик-сез сагышка салып, аныц хэсрэте щан-бэгырьлэрне билэп алуын белдергэн.

Эпитафиянец бу ягында уелган текстныц хаталарына килгэндэ, 2 Ьэм 3 нче юллардагы «куаныч» сузендэ «а» хэрефе язылмыйча калган. Э «ч» хэрефе урынына «щ» язу — орфографик то-трыксызлык сэбэбеннэн Ьэм ул за- ф

ман ечен эЬэмиятле хата дип саналыр-лык тугел. «Истэкэн», ягъни «эстэгэн» (телэгэн) сузенец язылышында «к» Ьэм «э» хэрефлэре тоташтыр^1лмаган. «Ат-ларымыз» сузендэ «ла» ищегеннэн соц бер «элиф» хэрефе артык куелган.

Текстныц бу ягындагы язылышын-да да диакритик билгелэр бар.

Нократ зиратындагы Щумаш Сэйд-тэк улыныц кабере янэшэсендэге икен-че ташныц биеклеге бер метр 39 сантиметр, кицлеге 65 сантиметр Ьэм калын-лыгы 11 сантиметрдан гыйбарэт. Мо-нысы алда тасвирланган Щумашныц этисенэ куелган ташъязма. Тексты тубэндэгечэ:

1) Йа, Мехэммэд!

2) Йа, Гали!

3) БисмиллэЬи рахмани рахим.

4) Келли Xэйи сэйэмуд вэ Ьуа

5) Xэйи ля йэмуд. Келли нэфсин

6) заикъэтел-мэут. Суммэ илэйнэ

7) турщэгун. Тарих тукуз

8) йез алтмышда, рэщэб ай-

9) -нуц ахырында Галисуфыйныц

ИЗ ГЛУБИНЫ СТОЛЕТИЙ

10) угылы Сэйдтэк алтмыш йэ-

11) -шендэ ирде. Казанда шэхид

12) кижде. Рэжэб ай.

Бу ташнын датасы милади ел исэбе белэн П. Сорокинда 1543 ел дип, Г. Рэхимдэ 1555 елньщ февраль ае дип бирелгэн, ягъни Ьижри ел исэбе мила-дига ялгыш кучерелгэн. Г. Рэхимдэге хата (ике елга) фэнни басмаларда хэзергэчэ кабаталана6. Безнен исэплэу буенча 960 елнын рэжэп ае 1553 елнын июненэ туры килэ.

Тарихчылар язуынча, 1553 елнын жэендэ Казан ханлыгын тэмам буйсын-дыру максаты белэн рус хекумэте мас-штаблы сугыш хэрэкэтлэре ачканлы-гы мэгълум. Михаил Худяков ул жэйдэ Д. Ф. Адашев житэкчелегендэге «окку-пацион» отрядлар Идел, Кама Ьэм Но-крат елгалары буенча йергэннэр дип яза7. Менэ шул жэза отрядларына Но-крат татарлары да жэлеп ителгэн бу-лып, Сэйдтэк шул яуларнын берсендэ Ьэлак булган дип фаразлау дереслеккэ туры килерлек.

Элеге таш текстындагы хаталар-ны курсэтеп китик. Дуртенче юлда-гы «сэйэмуд» сузе дереслектэ «син» хэрефе Ьэм ахырында «т» хэрефе белэн язылырга тиеш. 5нче юлдагы «йэмуд» сузендэ дэ ахырда «т» булырга тиешле иде. 6нчы юлындагы «илэйна» сузе, бе-ренче таштагы кебек ук хаталы уелган. 11нче юлдагы «шэхид» сузендэге «х» хэрефе урынына «Ь» булырга тиеш иде.

Бу таш текстында да диакритик билгелэр Ьэм башка палеографик узенчэлеклэр бар.

11нче юлдагы «Казанда» дигэн сузнен «з» хэрефеннэн сон булырга тиешле «а» хэрефе язылмыйча калган Ьэм аны «кызында» дип тэ укыр-га мемкин булыр иде. Тик ул суздэн сонгы «шэЬид» гыйбарэсе (бу суз дэ хаталы итеп, «х» белэн уелган) «кызын-да» дигэн укылышнын мэгънэгэ туры килмэвен курсэтэ. Билгеле булган-ча, «шэЬид» сузе нинди дэ булса яуда Ьэлак булуны белдергэн. Лэкин бу таш-лардагы текстларнын хаталары фонын-да «Ь» белэн «х» хэрефлэренен бута-лышы зур кимчелек дип исэплэнерлек тугел. «Казанда шэЬид» дигэн сузтезмэ беренче ташта да бар Ьэм анда да ха-

Галисуфый улы Сэйдтэккэ 1553 елда куелган кабер ташы. 2007 елнын 18 августы.

талы язылган иде. Беренче ташта ике мэртэбэ язылган «куаныч» сузендэ шу-лай ук «а» хэрефе уелмаган.

Таштагы икенче юлда уелган «Йа, Гали!» дигэн мерэжэгать сузендэ Г. Рэхим Гали хэлифэ куздэ тотыл-ган дип Ьэм, ул дэвер татар кабер ташларынын бутэн берсендэ дэ андый язунын булмавын искэрткэн8. Бу фи-керне М. Эхмэтжанов та куэтлэп язган9. Эмма без бу карашны шик астына ала-быз. Безнен уебызча, ташны уйган кеше беренче тасвирлаган таштагы гыйбарэ урнэгендэгечэ, «Йад кыйл Галисуфый угылы Сэйдтэкне» дип язарга карар кылып, берничэ хэрефне язганнан сон, никтер (бэлки, «йад» сузенен ахыргы хэрефе белэн «кыйл» сузен тешереп калдыруы сэбэпле) тэмамламыйча калган. Бу ике ташъязмадагы хаталарнын шактый булуы шушылай уйларга ни-гез бирэ. Югыйсэ, Нократ татарларын-да, шигый мэзЬэбендэге меселманнарга хас булганча, Гали хэлифэне аеру-ча олылау Ьэм шулай ук шигыйларча

НОКРАТНЬЩ БОРЫНГЫ ТАШЪЯЗМАЛАРЫ

бутэн гамэл-гадэтлэрнец чалымнары булганлыгы турында башка авторларда телгэ алынмаган.

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.

Ташъязма текстындагы «Казанда шэЬид кищде» дигэн сузлэрне Г. Атавый «кырында кичде» дип укыган. Моныц хикмэте «з» хэрефенец естендэге нок-тасын курмичэ, ул хэрефне «р» дип кабул итудэн. Г. Рэхим элеге сузлэрне язганда Г. Атавыйга ияргэнгэ ошый. Ченки ташныц ахыргы юллары щир астына кумелгэн булу сэбэпле, Г. Рэхим эш иткэн фоторэсемдэ танып укырлык язу юлы чыкканлыгы шикле. Ул бары тик Г. Атавыйдагы «кырында» сузен «шунда» дип узгэрткэн Ьэм «шэЬид» сузен язмыйча, «кичде» дип биргэн. «Кичде» сузе Г. Рэхимдэ шулай ук Г. Атавый текстындагыча еч нокталы «ч» хэрефе белэн басылган. Югыйсэ, ташныц узендэ ул бер нокталы «щ» хэрефе белэн уелган. Дерес, Г. Рэхим Г. Атавыйныц укылышына ияргэнлеген узе дэ искэрткэн.

Икенче ташта исеме язылган Сэйдтэк Галисуфый улыныц* беренче ташта исеме язылган Щумашныц этисе икэнлеге ацлашыла. Г. Рэхим дэ шундый фикер белдергэн Ьэм шулай булганлы-гына шик яки бэхэс тудырырлык сэбэп юк. Сэйдтэкнец исеме мэшЪур Кара бик шэщэрэсендэ теркэлгэн**. Галим Марсель Эхмэтщанов туплап Ьэм ейрэнеп бастырган шэщэрэ текстларыныц терле вариантларында Кара бикнец улы Гали бик, э Гали бикнец улы Элсуфый бик, Элсуфыйныц улы Сэйтэк бик булуы язылган10. М. Эхмэтщанов Галисуфый исеменец, сейлэм кануннарына ярак-лашып, Элсуфый булып киткэнлеген ацлатып яза11.

* Бу очракта «Галисуфый» исеменец «суфый» компоненты дини титул булмыйча, кушма кеше исеменец бер елеше дип уйлыйбыз, ченки меселман татар-ларда атасыныц да, улыныц да бер ук исемне йертуе гадэткэ кермэгэн. Шэщэрэлэрдэн куренгэнчэ, Галисуфый — Гали бикнец улы. Галисуфыйга охшаш кушма исемнэрдэн Аксуфый, Янсуфый (Дансуфый), Байсу-фый кебеклэренец кулланылганлыгы билгеле.

** Р. Фэхретдин Кара бик шэщэрэсенец 1794-1797 еллардагы кучермэсенэ карата фикерен белде-реп, Нократ авылындагы эпиграфик истэлеклэрнец Кара бик нэселенэ нисбэтле булуларын искэрткэн. М. Эхмэтщанов «шэщэрэдэге мэгълуматлар белэн XVI гасыр Карино эпитафиясе арасында мэгънэви бэйлелек бэхэссез» дип, моны Г. Рэхимнец тикшерену нэтищэлэре раславын яза (кара: Эхмэтщанов М. Ну-гай урдасы: татар халкыныц тарихи мирасы. - Казан, 2002. - Б. 193).

Нократ авылында (Тубэн ил) яшэгэн Сэйтэковлар Ьэм Арсланов-лар узлэренец князь Ьэм морзалык хо-кукларын белдеру ечен 1784 елда Вятка губерна идарэсенэ рус телендэ язып тапшырган, Кара биктэн баш-ланган шэщэрэлэрендэ Сэйтэк Галисуфый улы исеме теркэлгэн. Ул до-кументта нэселнец башы «От Кара-бия дети: Галиби, Мухаметби, Токчи-мурт. У Галибия дети: Алыш, Алсуфи. У Алсуфия дети: Сайтяк, Чюваш, Су-фьян. У Сейтяка дети: Зянсеит, Шай-суп, Юсуп, Султан» рэвешендэ язылган12. Рус телендэге бу язма документ-та Ьэм Кара бик шэщэрэсенец татар-лар арасында сакланган несхэлэрендэ Сэйтэкнец Щумаш исемле улы булган-лыгы язылмаган. Тик бу гащэп тугел, ченки ул яшь егет чагында Ьэлак булу сэбэпле, узеннэн соц балалары калма-ган. Э шэщэрэ текстларында, гадэттэ, ир балалары булган нэсел тармаклары язылган.

Ташларда курсэтелгэн даталар-га, ягъни 1520 Ьэм 1553 елларныц щэй айларында улы Ьэм атасы «Казанда шэЬид» булу мэсьэлэсендэге фи-керебезне белдереп китик. «Казанда шэЬид» гыйбарэсе Казан шэЬэренец нэкъ узендэ дип кенэ кабул ителергэ тиеш тугелдер. Ихтимал, Казан ханлы-гы территориясендэге сугышларда, ка-занлыларга каршы бэрелешлэрдэ Ьэлак булулары куздэ тотылгандыр. Тарих-тан мэгълум булганча, Нократ татар-лары руслар тарафында казанлыларга каршы сугышканнар. Бу хакта тарихчы Гайнетдин Эхмэров (1864-1911) болай дип язган: «Нократ меселманнарыныц бэгъзелэре XV, XVI гасырларда Мэскэу падишаЬларыннан бирелгэн ярлыг-грамоталарда "ар кенэзлэре" дип атал-ганнар. [...] "Ар кенэзлэре" XV гасыр-да язылган вакаигъларныц хэбэре буен-ча, 1486 нчы елда Мэскэу падишаЬысы Иван III Вятканы алып, шул вилайэттэге халыктан мэгълумрэк кешелэрне (шул щемлэдэн, ар кенэзлэрен дэ) Мэскэугэ чакырып узенэ йэмин (ант) иттергэн. Ар кенэзлэре Казан ханнары-на мэхэббэт тоткан сэбэпле, Мэскэугэ барып йэмин итсэлэр дэ, русларга бик ышанычлы булмаганнар имеш. Шулай

,0

ИЗ ГЛУБИНЫ СТОЛЕТИИ

1 нче таш.

КУШЫМТА

Алгы ягы:

Ju>J>--0 L (1 JwJ ¿L (2

LT1 Ü^kí* LíT^j! ¿L" (3 ! ¿^Jl А!)I (4

or* J* L> C55" J^ (5

I j JS" ôjaj (6

ULI jl ^OjJI J[j] (7

jj; jßy jjJ^-y (8

li^l^j li^T^^O (9 (jiLejs-j^Lcjl dlj'jLwj (10 i^-biS" IjjIy (11

Арткы ягы:

^Lej> ¿L (l

{O. Jk (3 vA* J^ (4

jiS'l"I ^UIjjIJ (5

jic¿jAj\ JÍ (6

JÍ CT^O^ jjj' (J (7 í¿ (jloJj V (8

jlji ció jlS" (9

jjAJ ^Le (io

i»(i i

2 нче таш. íax« L (1

c>b (2

I aJLÎI (3

У -5 № (4

¿Íp № 4 </■ (5

ULI pj üíli (6

JA** ójH^y (7 ta J* < o h II jjj (8

(9

L (jÍAJÍIÍL-l^ «Jicjl (10 Ju>uÍ IJÜ jS ^¿jjl (11 jl v^j ¿Js-S (12

Taшъязмaлaрнын текcтлaры.

ИОКPЛTИЫЦ БОPЫИГЫ TЛШЪЯЗMЛЛЛPЫ

булса да, русларныц куэтеннэн куркып-мы, яки узлэренец файдалары еченме, руслар белэн бергэ Казанга куп мэртэбэ килгэннэр (ягъни, рус гаскэрендэ Ьаман булганнар). Мэсэлэн, 1524нче елдагы походларында булганнары мэгълум, Казанныц ике мэртэбэ (1545, 1552нче еллардагы) алынуында ар кенэзлэре кенэз Серебряныйныц Вяткадан килгэн алдагы гаскэрендэ булганнар. [...] Но-крат кенэзлэре Мэскэу падишаЬларына атлы гаскэр булып хезмэт итэргэ бу-

# I ■■ ИГЛ

рычлы булганнар, падишаЬтан хэбэр булгач та, узлэренец атлары, коралла-ры берлэн сугышка барырга хэзер бул-ганнар»13.

Элеге ике ташъязма мисалын-нан куренгэнчэ, инде ейрэнелгэн дип саналучы тарихи чыганакларга ка-бат мерэщэгать итеп, аларны яцадан щентеклэп анализлау тагын да тегэлрэк нэтищэлэргэ китерэ. Барлык сораулар ачыкланып бетмэсэ дэ, кубесенэ щавап табыла.

ИСКЭРМЭЛЭР:

1. Сорокин П. Арские князья в Карине // Календарь и памятная книжка Вятской губернии на 1897 год / Сост. под ред. Н. Спасского. - Вятка, 1896. - С. 57-58.

2. Асаре кадимэ (Нократ каръясендэ улан кабер ташлары) // Шура. - 1910. - № 20. - Б. 619-621.

3. Рахим А. Болгаро-татарские эпиграфические памятники в Вятском крае // Материалы по охране, ремонту и реставрации памятников ТССР. - Казань, 1930. - Вып. IV. - С. 49-57+1 приложение.

4. Юсупов Г. В. Ввведение в булгаро-татарскую эпиграфику. - М.-Л., 1960. - Табл. 61.

5. Вэлидов Д. Нократ Ьам Глазов татарлары арасында // Татарстан. - 1929. - № 5-6. - Б. 40; Рэхим Г. Курс. хез. - Б. 49.

6. Юсупов Г. В. Указ. соч. - Табл. 61; Татар эдэбияты тарихы. Урта гасырлар дэвере. - Казан, 1984. - Т. 1. - Б. 285; Татар поэзиясе антологиясе. - Казан, 1992. - 1 к. - Б. 151; Эхмэтщанов М. Ну-гай Урдасы: татар халкыныц тарихи мирасы. - Казан, 2002. - Б. 194.

7. Xудяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Репринтное воспроизведение издания 1923 г.- Казань, 1990. - С. 157.

8. Рэхим Г. Курс. хез. - Б. 57.

9. Эхмэтщанов М. Нугай Урдасы: татар... - Б. 196.

10. Шул ук. Татар шэщэрэлэре. - Казан, 1995. - Б. 12, 16, 22.

11. Шул ук. Нугай Урдасы: татар... - Б. 194.

12. Киров елкэсенец дэулэт архивы, 583 ф., 4 тасв., 344 эш, 56 кгз.

13. Эхмэров Г. Нократ болгарлары // Казан мехбире. - 1906. - 20 июнь.

Фотолар авторларныкы.

Раиф Мэрданов,

филология фэннэре кандидаты, Ирек Ьадиев,

Татарстан Милли китапханэсе директоры урынбасары

РЕЗЮМЕ

В статье исследователей Р. Марданова и И. Xадиева дается подробный эпиграфический, лингвистический и палеографический анализ текстов двух татарских эпитафий 1520 и 1553 гг., сохранившихся в с. Карино Слободского района Кировской области. Информация, содержащаяся в памятниках, дополнена сведениями из архивных документов, а также другими источниками.

ИЗ ГЛУБИНЫ СТОЛЕТИЙ

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.