Научная статья на тему 'МУСА БИГИЕВНЕң ХАҗНАМәСЕ'

МУСА БИГИЕВНЕң ХАҗНАМәСЕ Текст научной статьи по специальности «Искусствоведение»

CC BY
43
10
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
МУСА ДЖАРУЛЛАХ / МУСА БИГЕЕВ / ХАДЖ / ЖАНР ХАДЖНАМЕ / HADJ GENRE / ИСЛАМ В СССР / ISLAM IN USSR / САУДОВСКАЯ АРАВИЯ / SAUDI ARABIA / MUSA DZHARULLAH / MUSA BIGEYEV / HADJ

Аннотация научной статьи по искусствоведению, автор научной работы — Хәйретдинов А.

В публикации представлен сокращенный текст путевых заметок выдающегося татарского богослова, религиозного мыслителя и общественного деятеля М. Бигеева, посвященных хаджу, который он совершил в 1927 г. Ценный историческо-культурный документ сохранился в дневниках ученого. Материал в переводе на современный татарский язык вводится в научный оборот впервые.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

MUSA BIGEYEV’S HADJ NARRATION

The article presents the abridgement from the travel essays of the eminent Tatar theologian, religious thinker and public figure М. Bigeyev, dedicated to the hadj he performed in 1927. The essential historical and cultural document was preserved in the sholar’s diaries. The material translated to the modern Tatar language is introduced into scientific use for the first time.

Текст научной работы на тему «МУСА БИГИЕВНЕң ХАҗНАМәСЕ»

Муса Бигиевнец ха^намэсе

КYренекле дин галиме, фикер иясе, ^эмэгать эшлеклесе Муса Ж^аруллЛ Бигиевнец куен дэфтэрлэренец берсендэ теркэлгэн, 1927 елда кылган ха^ сэфэре турындагы ха^намэсе Энкара шэhэренец Милли китапханэсендэ саклана1. Олуг галимебезнец тормыш юлын hэм и^атын eйрэнYче галимнэр Yзлэренец хезмэтлэрендэ аныц 1927 елда хащ кылган булуы турында хэбэр итсэлэр дэ, бу турыда ^ентеклэп язучы юк. Мэсэлэн, Муса эфэнде белэн шэхсэн таныш булган тарихчы hэм ^эмэгать эшлеклесе Габдулла Баттал-Таймас (1883-1969) Yзенец истэлеклэр китабында: «1926 елда Муса эфэндегэ Мэккэгэ, Ислам корылтаена барырга рехсэт бирелэ», — дип яза2.

М. Бигиевнец тормыш юлын тирэнтен ейрэнгэн замандашыбыз, терек галиме Мэхмэт Гермэз эфэнде дэ, Yзенец китабында, 1927 елда Муса эфэнденец совет органнарыннан хащга бару ечен рехсэт алуы турында хэбэр итэ3.

Бугенге кеннэрдэ М. Бигиевнец тормыш юлын eйрэнYче тагын бер терек галиме Эхмэт Канлыдэрэ эфэнде дэ аныц 1927 елда кылынган ха^ сэфэре турында CYЗне кыска тота: «Ж¡аруллаh 1927 елда хащ ечен рехсэт алуга ирешэ. Мэдинэгэ бара hэм анда егерме кен кадэр тора. Мэдинэнец Бохарадан да артта калган булуын курэ», — дип яза ул4.

М. Бигиевнец тормыш юлын hэм гыйльми эшчэнлеген ейрэнгэн элеге галимнэрнец 1927 елда кылынган ха^ турындагы мэгълYматлары югарыда бэян ителгэннэр генэ. Боларны кYЗдэ тотканда, мэкалэбездэ ха^намэнец тэкъдим ителгэн татарча кыскартылган басмасы фэнни эйлэнешкэ беренче мэртэбэ кертелэ.

Хащнамэнец электрон скан-несхэлэрен безгэ Истанбулда яшэYче галимнэр Булат белэн Илсеяр Рэмиевлар тапшырды. Хащнамэ катыргы тышлыклы блокнотта теркэлгэн. Скан-несхэдэн кYренгэнчэ, Энкара Милли китапханэсендэ элеге саклау берэмлегенэ А. 5924 каталог номеры бирелгэн. Тикшерещ эшлэренец скан-несхэ буенча башкарылуы сэбэпле, блокнотныц Yлчэмнэрен тегэл билгелэп булмый, эмма кулъязма хэрефлэренец зурлыгы, китапханэ мehерлэре hэм башка шундый билгелэрдэн чыгып, аныц Yлчэме якынча 200 х 140 мм тэшкил шуен чамалап була. Блокнотныц кYлэме 124 бит. Хащнамэ тексты блокнотныц беренче номерлы битеннэн башланып 28нче номерлы кушбиттэ тэмамлана, ягъни аныц ^лэме 55 бит тэшкил итэ.

Муса эфэнденец язмаларыннан кYренгэнчэ, ха^ сэфэренэ ул 1927 елныц май аенда чыга. Ацарчы Муса эфэнде 1923 елда Берлинда «Ислам миллэтлэренэ дини,

М. Бигиев. Ленинград, 1920 еллар. Э. Таhирщанованыц гаилэ архивыннан.

М. Бигиевнец хащнамэсе. Твркия Республикасы Милли китапханэсе, А. 5924 сакл. бер., Б. 1.

эдэби, сэяси мэсьэлэлэр, тэдбирлэр хакында» исемле китабын бастырып чыгару сэбэпле, ОГПУ тарафыннан кулга алынган була. Меселман жэмэгатьчелегенец, бигрэк тэ Теркия аша Совет хекумэтенэ басым ясау кампаниясен оештыра алган Финляндия татарларыньщ тырышлыгы белэн Муса эфэнде Лубянка термэсеннэн азат ителэ, эмма жэза буларак аца еч ел дэвамында Мэскэудэн чыкмыйча, узенэ курэ сергендэ, яшэу хекеме бирелэ. 1926 елныц ахыры — 1927 елныц башында жэза сергененец срогы тэмамлану белэн, Муса эфэнде гаилэсе янына Ленинградка кайта. 1927 елныц беренче дурт аен гаилэсе янында уткэргэннэн соц Муса эфэнде хаж сэфэренэ китэ.

Элеге мэкалэдэ хажнамэнец хэзерге татар теленэ тэржемэ ителгэн, кыскартылган несхэсе тэкъдим ителэ.

ИСКЭРМЭЛЭР:

1. Теркия Республикасы Милли китапханэсе (Энкара), А. 5924 сакл. бер., Б. 1-28.

2. Баттал-Таймас Г. Муса Ярулла Биги. - Казан, 1997. - Б. 13.

3. Görmez, M. Musa Carullah Bigief. - Ankara, 1994. - S. 39.

4. Kanlidere, A. Kadimle Cedit Arasinda Musa Carullah. Hayati - Eserleri - Fikirleri. -Ankara, 2005. - S. 118.

Муса Жарулла Бигиевнец ха^намэсе

1927нче елныц 15нче маенда якшэмбе кен Одессадан юлга чыктым. Таможняда артык булган рус акчаларын алып чыгарырга рехсэт итмэделэр дэ, 510 рубль акчамны бер имам эманэте белэн балаларыма жибэрдем. Моца да шатландым. Башка hэр эш яхшы булды. [...]

Пароход хажилар пароходы иде. Биредэ еч йез утыз жиде хажи бар иде. Юлдаш булган кардэшлэрнен ярдэме белэн еченче класстан беренче дэрэжэ каютасына кучтем. КYнелем шат. Вэ мэ тэуфикый иллэ би-л-лаhи1.

Пароход пакь, хажилэргэ карата ихтирам яхшы. Мондый бер хэл ул гаять куэтле агитация, яхшы пропаганда булып тора. [...]

Майныц 17-дэ сишэмбе кенне иртэнге сэгать 4-5-тэ Бугаз2 кYренде. Сэгать алты-жиде тирэлэрендэ Кавак3 янында пароход туктады. Ьава гаять саф иде, тын иде. Таможня табибларын кетеп тордык. Пароходтан чыгу-керY тыелган иде, хэтта якын килергэ дэ рехсэт юк.

Нигездэ тыйбби мэнфэгатьлэрме эллэ сэясиме, нидэн шулай эшлэнсэ дэ бу хэл чамадан тыш сакчыллыктыр. Яки бераз арттырып жибэрYДер, меселманнарныц хермэтлэренэ бераз орынудыр.

Дерес, сэламэтлекне саклау чараларын кайгырту ул халыкара бер мэсьэлэдер. Лэкин хажиларга карата ул кадэр махсус менэсэбэт нигэ кирэк? Ни ечен безгэ карата гына шул кадэр кимсетэ торган бу вэзгыять? [.]

Совторгфлот4 ширкэте ечен дэ бу гаять эhэмиятле бер мэсьэлэдер. Бу юлы хажиларны Истанбул кабул итмэсэ, моннан соц хажиларда телэк калмас. Кэшкарлыларныц5 хажга Русия юлы белэн барулары ислам иллэренец телэге белэн, лэбаса.

Алтмыш-житмеш хажиныц кулында виза бар иде. Кавакта гына мэгълYм булды ки, пароходтан ярга тешэргэ рехсэт юк икэн!

Ьичбер хажи hичбер вакыт hичбер жиргэ йогышлы чирлэрнец hичберсен алып килмэде. Хажилардан курку нидэн? Хажиларга карата дошманлык, нэфрэт хислэре нидэн? [...]

Хажиларны пароходтан шэhэргэ чыгару хосусында Энкарадан телеграмма бар имеш. Соцрак, нидэндер, моны тыйган телеграмма да алынмыш. Чыгымнардан качып ширкэтме шулай итте? Яки башка бер киртэ бар идеме? Хажиларны мэшэкатьлэрдэн коткару нияте белэн Теркия вэкалэтеме эмер бирде? Ьэрхэлдэ Чин меселманларыныц, барлык хажиларныц зур телэклэре Yтэлэ алмады. Бу акылсызлыктан шул кадэр оят!

«Ильич» пароходы Истанбул портында. 1920 еллар. Электрон ресурс фотосы, керY режимы: http://kruiznik.ru/ forum/viewtopic.php?f=13 &t=786&p=10355&hilit= Ильич.

М. Бигиев гаилэсе белэн. Ленинград, 1927 ел.

Э. Таhирщанованыц гаилэ архивыннан.

Транзит пароходларга медицина чиновникларыннан бер-ике адэм утырту тэртипкэ кертелгэн имеш. Безнен пароходка Мехэммэд-Фоат белэн Гали-Фоат исемле ике терек бирелде. Чанак кальгага6 кадэр пароходта иделэр.

Майнын 17-дэ Мэрмэрэ дингезендэ ахшам сэгатьлэрендэ пароход хезмэткэрлэре ха^иларньщ кэефен кYтэрY ечен тансы hэм уен ясадылар. Кэшкар ха^илары да тансы иттелэр. Гармуннары да бар иде.

Ьава гаять яхшы, ха^илар бик тэ шат. Кайберлэре иллэренэ сэлам hэм шатлык телеграммалары ^ибэрде.

Майнын 18-дэ капитан ярдэмчесе каютабызга килде, хермэтле CYЗлэр белэн шикаятен белдерде: ике-еч тавык югалган, урланган. «Ха^иларны кисэтеп куегыз, алга таба мондый бер хэл булса хэерсезлэргэ нык ^эза бирермен» («Очень строго карать»)*. Бу турыда Каракаш эфэндегэ дэ, hэм дэ дамелла Габделгафур Кэшкари хэзрэтлэренэ эйттем. Ха^иларнын барысына да ^иткердек. Ха^илар арасында мондый бер хэл булса, элбэттэ, гарьлектер. Пароход экипажы арасында булу ихтималы исэ юк.

Пароходыбызда баручы ха^иларнын исемнэрен, адресларын, шэhэрлэрен язып алу фикере килде. Тэкъдим иттем. Халык риза булды. Исемнэр язылды.

Совет сэясэте Чин, Русия меселманнарын махсус пароходларда зур ихтирам кYрсэтеп изге-мекаддэс иллэренэ алып барды. Ха^ юлларын ачты. Бер генэ дэ меселман иленен хекумэте мондый эшне башкара алмады.

Трудное дело красным проникать куда-нибудь. Мы очень много упустили, проиграли. Возместить уже поздно.**

Майнын 20-дэ пароходта су кытлыгы куренде. Капитан суларны биклэде. Ьичбер ^ирдэ су калмады. Бу артык кечле хэрэкэт иде. Ха^илар ризасызлык белдерделэр. Чэйгэ дигэн сулар бозылды, тэмам тэмсезлэнде.

Майнын 21-дэ иртэнге сэгать еч-дYртлэрдэ пароход Пурт-Сэгыйд7 ярына якынлашты. Туктады, озак торды. Пароход полис мотор кеймэлэре белэн уратып алынды. Пароходнын Yзенэ дэ берничэ кеше куелды. Ха^илар hэммэсе сэламэт.

* Чыганакта шулай (биредэ hэм алга таба кереш мэкалэ авторы искэрмэлэре).

** Чыганакта шулай.

Майныц 20-дэ тенлэ пароход Пурт-Сэгыйд ярына барып житте. Иртэн майныц 21-дэ Пурт-Сэгыйдне курдек. Эйлэдэн соц сэгать ечтэ пароход каналга керде. Каналда тизлек белэн бара иде. Сэйидэмэ8 радиотелеграмма бирдем: «Одесса. Порт-Саид. Море как зеркало. Восхищаясь искусством и природой проехали канал».

Канал туп-туры юл кебектер. Беек бер математик сэнгать жимешедер, гажэплэнер кеше. Лэкин табигатьнец куэте каршында инсанныц кечсезлегенэ дэ дэлилдер. Безнец жаhиллегебез белэн чагыштырганда мэгариф куэте беек булса да, табигать кодрэтенэ нисбэтэн тэмам юктыр. Истанбул бугазын, Мэгъриб бугазын9, Ж^энуб бугазын10 Сувэйс11 каналы белэн чагыштырса адэм баласы, Yзенен кечсезлеген кYрер. Мисыр жирен эжнэбилэр басып алды, эйтик, беек культура булдырды, тик ул эжнэбилэр ечен булды. КYPдем, терек куэте юктыр, рус куэте дэ биредэ юктыр. Биредэ революцион хэрэкэтлэрнец чагылышы нэрсэ? Иц эhэмиятле, иц куэтле революциянец туп-туры сызыгыдыр, туры канал юлыдыр. [.]

Канал эчендэге hэр пароходныц башында зур прожектор тора.

Пароходыбызда радио бар иде. Хажилар hэммэсе тупланып тыцлар иде.

Кич сэгать ун тирэлэрендэ Исмэгыйлия шэhэренэ барып життек. Пароход туктамады, хэрэкэтен дэвам итте.

Бу юлныц яртысы иде.

Майныц 22 якшэмбе кен. Тенлэ уяндым, чыгып канал буйларын тамаша иттем. Тац атты. Этраф яктырды. Канал ком сахралары эчендэ бер тар елгадыр. Азия тарафы комлык, Африка тарафы тезек: авыллар, бакчалар.

Каналда барышлый берничэ жирдэ туктадык, юл бирдек. ДYрт-биш зур пароход узды.

Хажиларда, дерес, шапшаклык бар, лэкин ул пароходларында да бардыр.

Пурт-Сэгыйдтэ hава соц дэрэжэдэ эссе иде. Эмма Сувэйс каналы буйларында салкынча. Этраф таулык, еракта биек таулар бар. Шуца кYрэ булса кирэк, иртэн сэгать 4-5 тирэлэрендэ hавада рэхэт бер салкынлык бар.

Майныц 21-дэ душэмбе кен сэгать ечтэ каналга кердек. Майныц 22-дэ иртэн сэгать жидедэ каналдан чыктык. Уналты сэгать. Эч мэртэбэ туктап торды. Унике сэгать эчендэ Yттек-кичдек, димэк. Сувэйстэ гади hэм естэн-естэн генэ башкарылган тикшерYДЭн соц кузгалдык, пароход стоянка ясап тормады.

Майныц 27, якшэмбе кен иртэдэн кичкэ кадэр hава аяз иде, эмма дэрья йезендэ хэрэкэт сизелэ иде, пароход чайкала иде. Шулай да, халык аякта.

Пурт-Сэгыйдтэ пароходка санитарлардан берсе яhYД, берсе нэсари, берсе мисырлы меселман булган табиблар утырган иде. Табиб эфэнде хажиларга вак-теяк нэрсэлэр сата иде, мемкин булса тулэттерэ иде, вак-теяк нэрсэлэрдэ алдый иде. Полициясе дэ, ширкэт хезмэткэрлэре дэ hэрвакыт ришвэт ала, сатулаша.

Майныц 28-дэ душэмбе кен hава аяз иде, дицгез йезе тэмам тын иде. Чамасыз эссе иде. Майныц 29, сишэмбе. Ьава ачык, дицгез тын хэрарэт галиб, хажилар сэламэт.

Майныц 29-да, сишэмбе кен кич тугыз сэгать 15 минутта микат12 каршысына рабигъ13 кицлегенэ барып життек, гудок тавышы яцгырады, игълан ителде.

Хажилар микатка барып житкэнче инде ихрам иттелэр. Мин дэ ихрамлы идем, лэкин изарым, ридам юк иде, шулай да мэхрам идем.

Майныц 30-да, чэршэмбе кен сэгать 11-дэ Жрддэ кYренде. Жрддэ порты пароходларга ярарлык тYгел. Шул кадэр гасырлар дэвамында причал тезету тиеш иде. Рейдта пароходлар куп иде. Берничэ терек пароходы да бар иде.

25 унике утызда ирештек. Сэйидэмнэн телеграмма бар иде, шатландырды. Гаять, гаять шатландым: hэмма сэламэт, хэйэтемез гYЗЭл hэр бересен алдык.

25 майда пароход Жрддэгэ иреште. Ихтирам белэн каршы алындык. Махсус мотор кеймэсе белэн ярга чыктык, карантинга килдек. ТикшерY фэлэн булмады, табиблар хермэт белэн каршы алып, хермэт белэн сыйладылар. Йек ташучы ялладым. Жрддэ эчендэ автомобиль белэн йeрY тыелган имеш. Мехэммэд Насыйф

еенэ бардым. Зур бер ей, 2нче катында махсус зур бYлмэ бар. Гаять яхшы иде. Ял иттем. Чэй эчтем. Су гаять татлы иде, яцгыр суы. Махсус цистерналарда туплана, саклана имеш. Гаять татлы, гаять саф иде, иц тере су имеш. Жэддэ олылары, байлары тик яцгыр суларын кулланалар имеш. Жэддэ ейлэрендэ телефон бар. Мэккэ белэн сейлэшергэ мемкин. [...]

Полпредымызны14 зыйарэт иттем. Яхшы акыллы адэмдер. Акылы кебек теле дэ утемледер. Эхвэлдэн дэ хэбэре бардыр. [...]

Шапшаклык ха^иларда гына тYгел, бэлки пароходларда да, торак урыннарда да бар. Ха^и ха^ юлында кыенлыкларныц барысын да кичерэ.

Ха^ ул матди hэм фани булган барлык бэйлэнешлэрдэн аерылып-арынып, буш сахрада илаhият хозурына килеп басудыр. [...]

Майныц 29-да якшэмбе кен сэгать еч тирэлэрендэ автомобиль килде. Ике кеше утырдык. Яхшы иде. Бер сэгать эчендэ Бэхрэгэ15 барып ^итте. Ьава гаять чэллэ иде, юлда hичбер адэм заты кYрмэдек. Бэхрэдэ бераз туктап тордык. Моннан соц юл бераз кыенлашты. Ьава бик тузанлы иде, юлда деялэр куп иде, хэрэкэт бераз авырлашты. Ахшам сэгатьлэрендэ Мэккэ янына ирештек. Хэмидия янында машинадан тештек, моннан башлап автомобиль хэрэкэте тыелган имеш. Байтак авырлык кYPдек. Йегемне йек ташучыга биреп, ^эяу атладым. Казанлы ГабдешшекYP еенэ барып урнаштым. Анда ике-еч кен дэвамында калдым.

Иртэн уянгач чыгып аякларыма аяк киеме, естемэ кыска ^ицле кртмэк алдым. Хэрэмгэ киттем. Иртэнге сэгать тугыз иде. Тэвафымны башладым. Бер сэгать кадэр Хэрэмдэ булдым. Аннары сэгъйине башладым. Ьава эссе иде, акрын йердем. Ьэр шарт ун минут кадэр булды. Араны ^иде кат узу бер сэгатьтэн бераз артык вакыт алды. Сэгъйидэн соц тирэ-якны бераз тамаша иттем. Азан укылды. Ьаваныц иц эссе чагында кайтып киттем. Бераз арыдым. 0ч кен буе бер нэрсэ дэ ашамадым, аппетитым юк иде, hаман эчмэк бэласендэ идем. [...]

Сау-сэламэт идем, тик аппетитым юк иде. Катык кебек бер нэрсэдэн башка hичбер нэрсэ эчми идем. [...]

Сишэмбе иде, уяндым, госел алдым. Июньнец ^идесе иде, зелхищ^энец алтысы булуыныц да ихтималы бар иде, ^идесе дип тэ игълан ителэ ала иде. Хэрэмгэ бардым, тэваф кылдым, сэгъйи иттем, ха^ кылуны ният итеп ихрам иттем. Жицел булды, сэгъйидэ кыенлык кYрмэдем. Халык гаять кYп иде, шуца курэ сакланып кына йердем. Этенмэдем, тертенмэдем. Гарэфэт янына ^эяY бару телэгендэ идем. Июньнец сигезендэ чэршэмбе кенне, иншаллаh, хэрэкэт итэрмен. Жэбэл эн-Нур тавында бер тен кунып калу телэге белэн.

Июньнец ^идесендэ кояш баеганда яца ай башлануы игълан ителде. Чэршэмбе кен ай башы булды, пэнщешэмбе алдыннан. Планым бераз Yзгэрде. Чэршэмбе иртэ уянып тордым. Жэбэл эн-Нур тавына таба сэхэр дакыйкаларында юл тоттым. Мица юлны кYрсэтэ алырлык берэр кешене юлда кетеп торуым сэбэпле, Жэбэл эн-Нурга менэ башлавым кендезгэ, кояшныц иц кызу чагына калды.

Мендем, бераз арыдым. Мэгарэдэ бераз утырдым. Илаhи мэдрэсэдэ уйландым. БYген бу тэмам ташландык бер ^ирдер. Тау куышы сэламэт. Тау башындагы соцгы биналар тэмамы белэн >кимерек. Юлда, тауда миннэн башка адэм юк. Мендем, тештем, шактый арыдым. Таудан тешкэндэ бер урында су эчтем. Аннары сусадым, тик су таба алмадым, еч-дYрт чакрым уздым, олы юлда бер каhвэханэдэ туктап, байтак чэй эчтем, ял иттем. Икенде сэгатьлэрендэ хэрэкэтемне дэвам иттем. Бер сэгать узгач Минага барып ^иттем. Нур тавыныц урта тирэсендэ урнашкан Жемрат вустэ16 янында бер каhвэханэдэ Сэед-Гали ^энабларына юлыктым. Бергэлэп утырдык. Чэй эчтем.

Кичкэ таба кузгалдык, ике-еч ^ирдэ ял итеп, ниhаять Мездэлифэгэ барып ^иттек, шунда кундык. Тац атканчы Гарэфэт тавына таба хэрэкэт иттек. Ашыкмыйча атладык. Иртэнге намаз вакыты кергэнчегэ кадэр Гарэфэт нурлары кYренде.

Юлда идек, кояш чыкты, hавада сафлык hэм дэ бераз сиринлек бар иде, арымадык. Нимра мэс^иденэ17 ирештек. Сэед-Гали ^энаблары Yзенец чатырына

китте. Мин мэчет янында калдым. Ике намазны кушу телэге белэн, каhвэханэдэ урнаштым. Нимра мэсжиде бик пычрак иде. Бер тапкыр кереп карадым каравын, тик эчендэ калу мемкин булмады. Чыктым да, намазларымны тышта укыдым. Ьава тэмам аяз иде, чамасыз эссе иде.

Икенде сэгатьлэрендэ тауга таба хэрэкэт иттем. Ж¡эяY бардым, берничэ жирдэ туктап алдым, тау башында халык аз иде. Гарэфэт тавы каршындагы мэйдан тэмам тын иде, hэммэ кеше эсселек тарафыннан жицелгэн иде. Бер ком ееме естендэ еч-дYрт чатыр корылган, халыкта жыр-биюлэр, кычкырып сeйлэшY тавышлары. Бераз гажэплэндем. Ахшам намазына кадэр бер-ике сэгать алдан, Гарэфэттэ хэрэкэт башланды, шукдуфлар18 йеклэнэ башлады, бу кире кайту хэрэкэте иде. Кояш баеган минутларны кетеп тору юк. Мемкин дэ тугел, ике-еч йез мец хажиныц бердэн кубып Гарэфэттэн Минага таба ташкын кебек агылулары элбэттэ гаять авыр. Гарэфэттэн Минага бару чынлап та гаять авыр бер хэрэкэтдер.

Мин ялгыз идем, кулымда унбиш фунт кадэр йегем бар иде. Йек ташый торган мал ялладым, кояш баеганнан соц хэрэкэт иттем. Шулай итеп кыенлык кYрмэдем, хэтта алга чыктым, Мездэлифэгэ ирештем, анда бер-ике сэгать калдым. Аннары Минага таба юл тоттым, анда кунып калдым.

Тац атты, бер калкулыкка мендем, кисвэне яцарту йоласын кYPY телэге белэн ашыктым. Кисвэ яцартылды, гает намазын кYрэ алмадым, хотбэ укылды, бер мин генэ тыцладым. Тэмам буш бер хетбэ иде. Гажэплэндем, Хэрэмдэ халык аз иде. Озак тамаша иттем. Бу юлы Кэгъбэ ташларын кYPY мэртэбэсе насыйб булды. [...]

Кайттым, яттым, ял итэргэ кирэк иде. Тордым, Мина тарафларын бераз тамаша иттем, каhвэханэдэ кундым. Минада, Гарэфэтдэ, дерес, иминлек гаять камилдер, гадэттэн тыш иминлек хекем серэ. Лэкин чисталык хосусларын кайгырту аздыр. Гeнаh хeкYмэттэ тугел, гeнаhныц зур елеше халыкта. Мездэлифэ, Мина мэчетлэрен бэдрэф кебек пычрату жинаятлэрендэ хекумэтнец, элбэттэ, тамчы кадэр дэ гена^1 юктыр. Мэчетлэрне халык ацлы рэвештэ, ялкаулык аркасында пычрата икэн, башкаларныц гаебе хакында CYЗ йeртY файдасыз булыр.

Яшермичэ эйтергэ вакыт: дин нигезлэре бездэ булса да, ул нигезлэрнец hичберендэ мэгънэ юк, рух юк, гади бер сурэтдер. Халыкта намаз бар, лэкин рух юк, халыкта ихрам бар, шэкеле бар, лэкин хакыйкате hэм эдэбе юк. Гарэфэт минутлары мэслихэттэн тэмам адашкан, Минада жыелулар нинди дэ булса мэгънэдэн тэмам буш, таваф файдасыз йeгерYДЭн гыйбарэттер, эдэптэн тэмам читкэ киткэн.

Жряу йердем, мица рэхэт иде. Хаж кеннэрендэ бер локма ризык ашамадым. «Фэ лэ рафэс, вэ лэ хауф, вэ лэ жидаль фи-л-хажж»19 эдэбе бэндэ тэмам улды. КYп кYPдем, сэламэт кайттым. Якшэмбе кен зелхижжэнец 12-се, июньнец 12-дэ иртэнге сэгать сигез тирэлэрендэ мин хежрэмдэ идем. [.]

Гарэфэт тавы итэгендэ урнашкан чатырларда тэртип-интизам юк иде. Бер адэм чатырыннан чыкса яцадан ул жирен таба алмаячак. Гарэфэт мэйданы чокырлар, канаулар ярдэмендэ, яки манаралар, язулар ярдэмендэ бYлгэлэнеп, аяк киемнэренэ номерлар сугылса, элбэттэ, тэртип хасыйл булыр иде.

Гарэфэттэ бер мец кадэр, Минада еч мец кадэр хажи вафат булган. Мэетлэрне дэфен кыйлуда игътибарсызлык, хермэтсезлек галэмэтлэре ачыктан-ачык кYренде. Бу хэллэр халык куцеленэ авыр тээсир ясады. Халык нэфрэтлэнде. Лэкин гeнаh тик хeкYмэттэ тугел, бэлки халыкта да гeнаh бар. Гарэфэттэге, Минадагы кешелэрнец YЗ хэллэрен багарга тиешле булуын ацлап, мэетлэр хакында кайгырту хосусларын хeкYмэт YЗ естенэ алса да яхшы булыр иде. Бер дини комитет оештыру, хажиларныц жэсэдлэрен, hич югында, бераз ихтирам курсэтеп дэфен иттерY мемкин булыр иде.

Минадагы, Гарэфэттэге Yлем-китем кояш кагудан иде. Халыкта саклану дигэн нэрсэ юк. Сакланырлык кYлэгэ юк. Ьэрхэлдэ, быел хаж гадэттэгедэн яхшырак узды. Yлем-китем булса да, гадэти саннардан азрак булды. Гарэфэттэ бер мец кадэр,

Минада 800, 200 кадэр кеше вафат (Минада 1 400 кадэр)*. Сэламэтлек саклау хезмэте тырышлык кYрсэтте, тик алай да, ул Yлемнэрнен кYп булуы сэбэпле hэрберенэ тэмам вакытында елгерми иде.

Гает кенендэ Минада байтак YЛYчелэр кысынкылык, тыгызлык аркасында булды (8-11 сэгатьтэ). Мэетлэрнен барысы да Диф янында тупланылды, бер тау кадэр булды. Гомуми бер чокыр казылды, hэммэсе шунда атылды. Сэер вэ шомлы бер вакыйга иде. Дэhшэтле бу манзара инсаннарны шактый еркетте. ky3 кYргэн кадэр гел мэетлэр белэн тулы мэйдан иде. Куркуга куш куренер, койрыгы белэн биш кYренер дигэндэй, манзара фэлэн кадэр мен булып истэ калды. Чынлыкта, YЛYчелэр саны ике-еч меннэн артык тугел иде.

Бетен мэетне бер чокырда кYмдерде хекYмэт. Хаж кенендэ hэржирдэ, дерес, иминлек тэмам камил иде. Хажиларга зур ирек бирелгэн иде. Иранлылар да куп иде. Вэкиллэре хекYмэткэ шекерен белдерде. Югалтулар юк иде. Мэзhэблэренэ hичбер комачау-фэлэн дэ булмаган. [...]

Ява белэн Ьинд кебек халыкларда пычраклык хэттин ашкан булса, бэдэвилэрдэ, нэждилэрдэ20 чисталык естенлек итэ. Чатырлары янында хажэт Yтэлмэс. Монын ечен еракка китэлэр.

Мина белэн Гарэфэттэге Yлемнэрдэ хекYмэтнен азмы-купме житешсезлеге булу сэбэпле мэлик хэзрэтлэре гаять хэсрэтлэнгэн имеш. Минада бер мен дурт йез кадэр хажи вафат булган. Вафат булучыларнын кYбесе Yлемне эзлэгэн хажилардыр, сакланмаганнар. [...]

Хэрэм хотбэсе ин олы минбарда ин-ин зэгыйфь бер хотбэдер. СYЗ ни минбэренэ туры килми, ни сэгатенэ, естэвенэ аны тынлау да юк. КYбесе: Бу горур кайчанга кадэр? — дигэн темага. Берничэ тапкыр тынладым. Ьэммэсе гафиллэрне кисэту рухындагы вэгазьлэр иде. [...] Биш-ун жемлэдэ АллаЬыны олылап югары чыгарып хатыйб сейлэде. «Денья хэяте Гарэфэттэ тору кебидер, денья хэятенэ бу кадэр бирелY нигэ?» — диде. БYген hаман да шундый CYЗлэрне Хэрэм минбэрлэрендэ яцгырату hич урынлы тугел иде. Ьэр ел Гарэпстанны миллион чиреге кадэр кеше зыйарэт итэ. Быел да шулай булды.

Зелхижжэнен 19-да, якшэмбе кенне иртэн Кэгъбэ ачылды. Хажилар Кэгъбэ эчлэренэ керделэр. [...]

Мехэррэмнен жидесендэ чэршэмбе кен, пэнжешэнбе кеннен кичендэ ястудэн сон эл-Мэжид эл-Керди угылы килде. Гарэбстан сэгате белэн, якынча, ДYрт иде. «Кэгъбэ ачылачак, буш булачак, киттек», — диде.

Тэhарэт алдым, шатланып эзерлэндем. Бардым. Халык бар лэкин тыгызлык юк. Сэлам белэн мендем. Кердем. Габдулла Шэйбэ — кара гарэп, ачкыч иясе, ишектэ тора иде. ДYPт почмакта икешэр рэкэгать намаз кылдым. Дуслар, карендэшлэр, балалар, гаилэ хакында — hэммэсе хакында догалар укыдым, Коръэн догалары да тэмамыйлэ телемнэн агылды. Ин меhим догам: «Йа Рабб! Диненне, шэригатенне минем кулым белэн терелт, шэригатенне тэртипкэ китерим, шэригатенне илемдэ таратыйм», — догасы иде. Хэрэмдэ булганда hэрвакыт телемдэ булган дога шул догам иде.

Йерэгемэ, телемэ hэрвакыт шушы дога салынды, иншаллаЬ, кабул булачак бер илhамдыр. Иншаллаh.

БYген июльнен жидесе, мехэррэмнен сигезе. Берничэ кендер инде йерэгемдэ хэрэкэт дулкынлануы, Мэдинэне зыярэт кылу нияте уянды. Ихтимал, якын арада юлга чыгармын, иншаллаЬ, хэрэкэт итэрмен. Табылса мехэррэмнен унысында шимбэ кенне машинада Жрддэ юлы белэн хэрэкэт игу турындагы нык телэк калебемдэ урнашты. Сэйидэмне гадэттэн тыш сагындым, аякларын Yбэр идем. [...] Июльнен 12-сендэ сишэмбе кен кендез ейлэ намазы вакытында тэкиямнэн чыктым да Хэмидия21 янындагы Ширвания китапханэсенэ килдем.

* Чыганакта шулай.

Намаздан сон машина эзер булды диделэр. Бераз кеттем, хэбэр алдым, ахырда Yзем дэ hиндилэр торган ханэгэ киттем. Бераз кеттек, икендедэн сон машина эзер булды дисэлэр дэ, hаман кеттек. Ахшамга утыз-кырык минут кала машина кузгалып китте. [...] Юлда ике сэгать 20 минут кадэр бардык. Габдулла эл-Фазыл ханэсенэ индек. БYген чэршэмбе, июль 13. [...]

Июльнен 13-дэ, чэршэмбе кен [.] сэгать 11:35-тэ Жэддэдэн чыктык. Юлда рэхэт килдек, юл гаять гYЗЭлдер. Тимер юл ечен дэ гYя эзердер. Рабигъ ^иварына кадэр беек сахра иде. Сонрак, бер ике мэнзил22 хэрэкэт иткэннэн сон таулар башланды. [.] Юл гел тау арасында бара. Комлыкта автомобиль бераз авыррак хэрэкэт итэ, бата башлый, эмма ташлыкта автомобиль шинларын ерта, гэрчэ ташлыкта тиз барса да.

Июльнен 14-дэ кояш баеп ястY намазы вакыты кергэндэ Мэдинэ капкасына ирештек. Бераз тордык. Шэhэргэ кердек. Башка бер ^ир эзер тYгел иде дэ, дустыбыз доктор Габделгани Сахиб МэYлэви Габделкадир эл-Кусури, анын хадимнэре Мехэммэд Габбас белэн Сэрдархан hэм мин Исмэгыйль эфэнде Сабир ханэсенэ юл тоттык. Шунда тукталдык. Нэби мэчетенен капкалары ябык иде.

БYген ^омга, июльнен 15-дэ эшем тэмам булды. Шэhэрне тамаша кылырга дип ханэдэн чыктым. Йердем, иске биналарнын калдыклары аз иде. Бэкыйга каберлэре тэмам ^имерек иде. Мэдинэнен тышкы ягында хэрабэлэр кYPдем. Сонрак Жрмиг мэчеткэ ^омга намазына килдем. Максатым хетбэ тындау иде. Минбэре янына мемкин булган кадэр да якынрак килдем. Хетбэ гади генэ хетбэ иде, сейлэнгэннэрнен hэммэсе тэYхид иде, максатлары истиганэ23, тэвэссYл24, зыярэт25 кебек бидгатьлэрне инкарь итY иде. [.]

Мэдинэнен кыяфэтенэ кYЗ салсан, тезелеш ечен яраклы урыннарнын Мэдинэдэ гаять кYп булуы кYренэ. Тереклэр башлады, Сегуд, бэлки, тэмам итэр. Нэби мэчетендэ дэ тезелеш кылыначак, бэлки чистартылуны кетеп яткан эшлэр гаять куптер. [...]

Йэмэн — Хи^аз менэсэбэте Ха^ юлында Yтерелгэн Йэмэн ха^илары: hичберенен телэге белэн, ихтыяры белэн тугел иде. Йэмэннэн бер кэрван 1341 сэнэдэ (1921 сэнэдэ) ха^ кылу максаты белэн Эбhа вилаятенэ Нэ^ед хекYмэтенэ буйсынган бер ^ирдэн Yтеп барган. Андагы эмир Габделгазиз Ибраhимнен ханэсенэ килеп куналар, сэфэргэ чыккан сэгатьлэрендэ эмир кунакларын: «Ике юл бардыр, бере хэвефледер, фэлэн юлдан барыгыз, ченки берсендэ нэ^дилэр белэн хесэйнилэр арасында эледэн-эле бэрелешлэр булып тора. Сезне дэ нэ^дилэр дип уйлап, hежYм итэрлэр», дип кисэткэн. Йэмэнилэр мона колак салмаган: «Безгэ hичнэрсэ булмас!» — дип, ЭYвэлге юллары белэн хэрэкэт иткэннэр. Ул кенне сугыш булган. Хесэйнилэр йэмэнилэрне нэ^дилэр дип уйлап, hе^Yм иткэннэр дэ кайберлэрен Yтергэннэр. Шулаймы икэн? Яки, бэгъзелэрнен риваятьлэре кебек, йэмэнилэр белэн нэ^дилэр арасында дини гакыйдэ мэсьэлэлэрендэ бераз каршылык чыккан да, ахырда нэ^дилэр йэмэнилэрне туры мэгънэдэ корбан чалганнар. Йэмэнилэрнен hэрберендэ бу сэбэбле олы кимченY-хурлану калды.

Быелгы ха^ нинди булды Дингез юлы белэн 135 442 ха^и килде.

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.

Нэ^едтэн илле мен кадэр. Йэмэндэн ун мен. Хи^аз шэhэрлэреннэн ун мен, Хи^аз бэдэвдлэреннэн егерме мен. Ьэммэсе 250 меннэн бераз артык. Русиядэн, димэк мемкин, тик мин.

Дэhшэтле эсселек, hэммэ ха^и Гарэфэттэ. Нэ^дилэр Эбел очында, Рэхмэт башында ачык hавада 8-дэн 12-лэргэ кадэр тора. Искиткеч бер сабырлык.

Хи^азда эхвэл яхшырды. Жрддэдэн Мэдинэгэ машиналар йереп тора. Без ул араны 24 сэгатьдэ уздык. Фэкыйрьлэр ^эяY баралар. Иминлек сон дэрэ^эдэ катгый куелган. Ерткыч хайван hежYменнэн башкаларын хекYмэт тээмин итэ. Ьичбер нэрсэ булмый. Малына, вднына, тынычлыгына hичбер кул орынмый. [.]

1927 ел кянун ЭYвэлнен26 25-дэ, декабрь 25-дэ, сэгать еч тирэлэрендэ кендез пароходка утырдым. «Ильич» исемле пароход.

Aвгyст 8 дэ тeшeп, дYpт aй дa унике кeн кaдэp кaлдым биpeдэ. Мoндa тopгaн кeннэpeм гaять, гaять aßbip иде. KYнeлeм гaдэттэн тыш oлы бeeк бopчyлapдa иде. Cэййидэмнe hэp тeн тeшeмдэ кYpэ идем.

Tepкия Peспyбликaсы Милли китaпxaнэсe (Энкapa), A. 5924 сaкл. бep., Б. 1-28.

ИСКЭРМЭЛЭР:

1. Вэ мэ т^фикый иллэ би-л-лahи (гapэп.) — Aллahтaн бaшкa yнышкa иpeшY юк.

2. Бу^ — Бoсфop бyгaзы.

3. Kaвaк — Истaнбyлгa Kapa дингез aшa килYчeлэp eчeн кapaнтин нoктaсы. Истaнбyлнын Kepфeзгэ (Aлтын Мeгeз култыгыш) кepeштэ ypнaшкaн бyлгaн (кapa: Cибгaтyллинa A. T. Koнтaкты тюpoк-мyсyльмaн Рсссийсксй и Oсмaнскoй импepий нa pyбeжe XIX-XX вв. — М., 2010. - C. 41).

4. Coвтopгфлoт (Coвeтский тopгoвый флст) — Coвeтлap Coюзындa 1924 елньщ 18 июлендэ oeштыpылгaн дэYлэт сэYДЭ кoмпaниясe.

5. Kэшкap (уйгьф.) — Kытaйнын кeнбaтышындa ypнaшкaн шэhэp Ьэм eяз исеме.

6. Чaнaк кaльгa (тepeк.) — Чaнaккaлe, Гaллипoли. Мэpмэpэ дингезенен Aypyrn яpындa ypнaшкaн кaльгa.

7. nypr^ra^ — Пopт-Caид шэhэpe.

8. Cэйидэмэ — бикэмэ. Мyсa эфэнде Yзeнeн xэлэл жефете Aсия xaнымны шyлaй aтaгaн. Гapэпчэдэн гoспoжa мэгънэсендэ булшн сэйидэ CYзeн тaтapчaгa бикэ дип тэpжeмэ итэpгэ мeмкин.

9. Мэг^иб бу^ы (гapэп.-тaтap.) — Ж^эбэл Tapикъ (Tapик тaвы), ягъни Гибpaлтap бу^ы.

10. бyгaзы (гapэп.-тaтap.) — Бaб эл-Мэндэб бyгaзы.

11. Cyвэйс (гapэп.) — Cyэц: шэhэp Ьэм кaнaл исеме.

12. Микaт (гapэп.) — xaжилapнын иxpaм xaлэтeнэ œpepre тиешле бyлгaн ypын.

13. Paбигъ (гapэп.) — дYpтeнчe.

14. Шл^ед (пoлнoмoчный пpeдстaвитeль) — ул eллapдa Xижaз вэ Нэжед мэмлэкэтендэ пoлнoмoчный пpeдстaвитeль вaзыйфaлapын Coвeтлap Coюзынын гapэп дeньясындaгы бepeнчe диплoмaты ГaбдepэYф улы Kэpим Xэкимoв (18921938) бaшкapгaн бyлa.

15. Бэxpэ — Ждддэ белэ Мэккэ apaсындaгы бep шэhэp. Ждддэ белэн Мэккэ apaсы 79 км.

16. Ж¡eмpaт вустэ — тaшлap aтылa тopгaн eч ypыннын бepсe.

17. Hимpa мэсжиде — Гapэфэт тaвындa ypнaшкaн тapиxи мэчет. Б^едэ Мexэммэт пэйгaмбэp мэшhYP Xaж xoтбэсeн укышн. Шул вaкыйгaны искэ aлy йeзeннэн ел сaeн зeлxижжэнeн тyгызындa биpeдэ Xaж xoтбэсe yRbrna.

18. Шукдуф — нoсилкaлap.

19. Фэ лэ paфэс, вэ лэ xayф, вэ лэ жидaль фи-л-xaжж (гapэп.) — xaждa бyлмaсын ни CYгeнY, ни гeнah кылу, ни ызгыш (Kopъэндэгe 2:197 aятькэ ишapэ).

20. Hэждилэp — Нэжедтэ яшэYчeлэp.

21. Xэмидия — Мэккэдэге мэшhYP мэдpэсэнeн исеме.

22. Мэнзил — тyктaлыш.

23. Истигaнэ — Aллahтaн бaшкa бepэYгэ мepэжэгaть итеп яpдэм сopay.

24. TэвэссYл — Aллahтaн бaшкaгa Yтeнeч белэн дoгa кылу.

25. Зыяpэт — кaбepлэpнe зияpэт итеп дoгaлap уку.

26. ^нун ЭYвэл (гapэп.) — дeкaбpь.

Публитацияне филoсoфия фэннэpe кaндидaты Айдар Хэйретдинов

эзepлэдe

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.