Научная статья на тему '«Кайсы җирдә Муса булса, шунда фиргавен бар», яки вәисевчеләрне эзәрлекләү тарихыннан'

«Кайсы җирдә Муса булса, шунда фиргавен бар», яки вәисевчеләрне эзәрлекләү тарихыннан Текст научной статьи по специальности «Философия, этика, религиоведение»

CC BY
21
8
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
«ваһһабчылык» / татар халкының профессиональ язучысы Бәһаветдин Вәисев / Мидхәт Вәисев архивы
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Статья К. Шакурова о ваисовском движении предваряет публикацию документа — воспоминания последнего лидера ваисовского движения Газизяна Ваисова. В них автор рассказывает о своей тяжелой жизни, полной испытаний и преследований.

Текст научной работы на тему ««Кайсы җирдә Муса булса, шунда фиргавен бар», яки вәисевчеләрне эзәрлекләү тарихыннан»

Свидетельства. Мемуары

«

Кайсы

жирдэ Муса булса, шунда фиргавен бар

»

яки вэисев-

челэрне

эзэрлеклэу

тарихыннан

Елдан-ел вэисилэр хэрэкэтенец феномены тарихчыларны Ьэм киц ^эмэгатьчелекне узенэ ^элеп итэ. Китап Ьэм журнал басмала-рында вэисилэр хэрэкэтенэ терледэн-терле карашлар бар. Шул карашлар арасында: «сугышчан фундаментализм»1, «ваЬЬабчылык»2 куренеш-лэрен атарга була. Купчелек, «сэяси ислам» термины артына качып, ислам динен хэлиткеч фактор итеп карамау ягында тора. А. И. Ионова3 кебек фи-кер йерткэндэ, милли-азатлык хэрэкэ-те Ьэм милли горурлык (аныцча мил-лэтчелек. — К. Ш.) нигезендэ ислам дине тора. Менэ шулай итеп ул «мил-лэтчелек идеологиясенец усу» чыга-нагын ислам дине дип саный.

Фиркалэр туу, ^эмгыятьтэге канэгатьсезлек, терле баш кутэрулэр башлану беренче булып икътисади сэясэткэ бэйлэнгэн. Элбэттэ, болар-ныц барысына инкыйлаби хэл чорын-да да, аннан сод да, ислам Ьэм башка диннэрнец сэясэткэ, икътисади хэлгэ йогынтысы терлечэ була. Дин белэн сэясэтнед аермалыкларын адлаган-да гына без дерес фикергэ килэ ала-быздыр.

Октябрь инкыйлабы чорында, исламга таянып, тагын да югары ур-лэргэ менэ алган вэисилэр хэрэкэте мода ачык мисал булып тора. Тарихи чыганаклар бу фикеребезне турыдан-туры исбат итэлэр. 1906 елгы «Ва-кыт» газетасыныд 22 нче санында «Тагын бер меселман фиркасе» дигэн мэкалэдэ вэисилэр хэрэкэте турында языла. Басманыд авторы вэисилэр-нед бер тарафдары белэн эдгэмэ кора Ьэм содыннан шундый фикергэ килэ: «Бу кешенед уз сузеннэн мэзЬэблэре хакында Ьич шэй (нэрсэ. — К. Ш.) адламадым исэ дэ, дин илэ сэясэтне аера алмадыклары сэбэбеннэн, бе-ренче икенчесенэ катышдырып вэ бу ^эЬэтдэн узлэрене аерым мэзЬэб са-нап йермэктэ улдыклары кабул итэр-гэ мэ^бур булдым», — ди.

Милли-азатлык хэрэкэтенед теп бурычы булып местэкыйль Ьэм суверен дэулэт тезу мэсьэлэсе тора. Казан ханлыгы алынганнан сод, бу

ш

бурычны Габдулла Галиев, Батырша, абыз бабайлар уз алларына куйганнар. XIX гасырньщ икенче яртысында татар халкыньщ уз идарэсен, уз дэулэтен тезу мэсьэлэсен кутэргэн кеше, татар халкыныц профессиональ язучысы БэЬаветдин Вэисев була. БэЬаветдин: «Без, болгарлар, уз дэулэтебез, уз тэр-типлэребезне оештырып, бернинди урындагы властьларга буйсынмыйча яшэргэ телибез», — ди. «Бары тик патшаныц узенэ генэ буйсынабыз, калган эшлэрдэ узебезчэ яшибез», — ди. Бу киц федерация талэп иту, татар ^ирендэ чит идарэчелекне кире кагу булды, милли-азатлык талэбен тормышка ашыру ечен керэш булды4. Вэисевчелэрнец тэгълиматлары куп-кырлы. Шуца курэ, алда эйтелгэнчэ, бу хэрэкэт галимнэр арасында билге-ле бер дэрэ^эдэ фикер буталчыклыгы тудыра. БэЬаветдин Вэисевнец день-яга карашлары идеалистик Ьэм уто-пистик социализм, анархизм, стихия-ле материализм характерында булган. Кыскасы, вэисевчелэр хэрэкэтен ту-лаем алганда, милли-азатлык хэрэкэ-тенец антифеодал-сыйнфый Ьэм анти-колониаль характердагы дин пэрдэсе астында алып барылган узенчэлекле бер тармагы, дип эйтергэ була. Дин байрагы астындагы сэяси протест — бер татар халкында гына тугел, э тари-хи процессныц билгеле бер этабында кайбер башка халыкларда да кузэтелэ торган и^тимагый куренеш.

Терле формада Ьэм юнэлештэ яшэп килгэн вэисилэр хэрэкэте XX гасырга

да килеп керергэ елгерэ. Бу хэрэкэт 1862 нче елда башланып 1920 нче ел-ларга кадэр узенец усешен дэвам итэ. Егерменче елларга инде ул тулаем сэяси партия дэрэ^эсенэ усеп, узенец программасын булдырып, ^ыелыш-ларын да уткэрэ. Хэрэкэтнец соцгы ^итэкчесе Газиз^ан Вэисев 1940 елда да эзэрлеклэугэ дучар була5.

«Бу хэрэкэтне ничек кенэ атасац да, ул дереслек, гаделлек, рухи чис-талык ечен керэш. Алар йез ел дэве-рендэ диктаторлар белэн керэштелэр. "Сектант"лар хэрэкэте кебек башла-нып киткэн бу хэрэкэт акрын гына зур сэяси керэшкэ эверелде. Гайнан Вэисев беренчелэрдэн булып Ислам социализмы концепциясен тезеде. Икътисад, сэясэт, мэдэният елкэсендэ дэ большевиклар программасын ту-лысы белэн диярлек, уз программала-рына керттелэр. Большевиклар бетен мэсьэлэлэрне сыйныфлар керэшенэ таянып хэл итсэлэр, вэисевчелэр бер Аллага — Исламга таяндылар»6.

Укучыга тэкъдим ителэ торган мэгълумат Гайнан Вэисевнец улы Мидхэт Вэисев архивыннан табылды. Бу — Газиз^ан Вэисев тарафыннан улеме алдыннан дурт ай элек язып калдырылган сэяхэтнамэ. Язманыц ахырында эйтелгэнчэ, ул хатирэлэр-нец икенче кисэген дэ язарга уйлый, лэкин бу эшне аца эшлэргэ насыйп булмый. Без аны сезгэ, гарэп графика-сыннан кирилл графикасына кучереп, Ьэм берникадэр кыскартып беренче тапкыр тэкъдим итэбез.

ИСКЭРМЭЛЭР:

1. Левин З. И. Реформа в исламе. Быть или не быть?: опыт системного и социокультурного исследования. - М., 2005. - С. 194.

2. Хабутдинов А. Ю. Ваххабизм в Татарстане: сегодняшняя ситуация в исторической ретроспективе // Вестник Евразии. - 2000. - № 2 (9). - С. 86-107.

3. Ионова А. И. Ислам в шкале национальных ценностей // «Воинствующий ислам»: Сб. ст. - Москва, 1988. - С. 168.

4. Алишев С. Х. Казан ханлыгы тарихыннан. - Казан, 2003. - Б. 152.

5. Книга памяти. Татарстан [Электронный ресурс]. — Режим доступа: http://www.memo.ru/ тетогу/ка2ап/ка2а11.Мт.

6. Вэлиев Р. К. ©зелгэн дога // Мирас. - 2003. - № 1. - Б. 20.

Камил Шэкурев, КДУ аспиранты

Газиз^ан БаЬаветдин улы Вэисзадэ эл-Болгари тарафыннан язылган кыскача

тарихи белешмэ Ьэм сэяхэтнамэ

Август 1963 ел.

Узбэкстанда Янги-Юл шэЪэрендэ яшэуче Эдибэ Газизщан кызы Вэисзадэ эл-Бол-гарида сакланучы оригиналдан мин, Эхмэд Мидхэт Сардар Гайнан улы Вэисзадэ эл-Болгари, 17-19 декабрь 1982 елны кучердем.

«КАИСЫ ЖИРДЭ МУСА БУЛСА, ШУНДА ФИРГАВЕН БАР», ЯКИ ВЭИСЕВЧЕЛЭРНЕ ЭЗЭРЛЕКЛЭУ ТАРИХЫННАН

Тарихи ядкэр вэ сэяхэт хатирэлэре Ьэм бабаларыбыз эЬле болгарлар турында азрак мэгълумат.

Бу хермэтле вэ Ьиммэтле* кардэшлэребез Камилэ бинте Нургали эл-Болгари, сез-

гэ, иптэшегез Фазыйлга, улыгыз Шамилгэ вэ барча угыл-кызларга, ага-эхи** вэ апа Ьэм

*** ****

сецел кардэшлэргэ, без дэрдмэндлэрне искэ тешереп, сораучы яхшыларга аманлык , сэламэтлек белэн, бэхет-сэгадэт белэн, озын вэ тыныч яшэулэрегезне телэп, дэрдмэнд бабагыздан, апагыздан, кызыбыз Эдибэдэн вэ бетен гаилэбездэн куптэн-куп сэлам.

Без дэрдмэндлэрне исегезгэ тешереп яибэргэн Ьэдия-булэклэрегез исэн-бетен килеп кулыбызга иреште. Куп еллардан бирле каз-кош итлэрен тэнавел кылмаган идек, шайэт дэртлэребезгэ шифа вэ дэва булсын икэн дип, деньяда терек булганнар исэн-аман, тыныч вэ озын яшэсэлэр икэн дип, хэер-догалар кылдык. Деньядан уткэн-нэрнед яаннары яэннэттэ булса икэн дип, фатиха кылдык, рэхмэтлэр булсын икэн.

Хуш, инде кадимгэ тарихтан азрак язабыз, шэт исегездэдер, ата-бабаларыбыз уз-лэрен Болгари дип йерилэр иде: язган хатларында Ьэм башка язуларга имза кылып кул куйганда эл-Болгари дип язалар иде. Ни ечен эл-Болгари дип йергэннэр икэн?

Урта гасырда, димэк моннан элгэре куп еллар чамасы, Ак Идел Ьэм Кама дэрья-

****** Т1 Т X Г"

лары зур, озын Идел дэрьяга кушылган яирдэ, димэк Идел буенда кадимге болгар,-----»Т- ******* Т-1

лар зур бер хекумэт булып яшэгэннэр. Хекумэт мэркэзе-пайтэхетлэре Болгар дип мэшЬур булган.

Болгар халыклары унике терле миллэт яхуд унике терле халыктан оешкан зур

хекумэт булган. Бу унике терле халыкларныд ид зурысы, безнед бабаларыбыз бол-

гарлар теркичэ сейлэгэннэр. Икенчесе, зур вэ куп халык — башкортлар. Башкорт-

лар Ьэм теркичэ сейлэгэннэр. Димэк, теп болгарлар безнед бабаларныд вэ башкорт-

ларныд теле терки тел булган. Унике терле халыкларныд еченчесе чуашлар, теллэре

чуашча. Дуртенче мордва-мукшылар. Мордваларныд теллэре мукшыча. Бишенчесе

— чирмешлэр, теллэре чирмешчэ. Алтынчысы — арлар, теллэре башка. Жиденчесе

вэтэклэр, теллэре аерым. Янэ биш терле миллэт.

Менэ бу унике терле миллэт оешып зур хекумэт булып тыныч вэ тату яшэгэннэр.

Миллэтлэре, теллэре, диннэре, гореф-гадэтлэре Ьэр терле булган. Безнед бабалары-

быз теп болгарлар вэ башкортлар гарэплэрдэн, гарэп галимнэреннэн вэ илчелэреннэн

ислам динен ейрэнеп, меселман булганнар. Ул заманнарда ид мэдэниятле, гыйлем-1 1 ******** Ьенэрдэ бетен деньяда ид шеЬрэтле, шэрык вэ гареп халыклары эчендэ мэдехле ,

ид яхшы вэ тугры халыклар безнед бабаларыбыз болгарлар булган. ШэЬри Бол-

гарда зур мэдрэсэлэр, мэсяедлэр, бэлэнд********* сарайлар, манаралар, зэркэнханэлэр вэ

Ьэртерле кярханэ-мастерскойлар булган. Ьэр яэйне яэй кеннэрендэ зур ярмин-

кэ булган. Ярминкэдэ шэрыктан********** гарэплэр, иранлылар, Ьиндлар, кытайлар, *********** 1 гарептэн славяннар, руслар, немецлар вэ башкалар, Ьэр терле маллар белэн

шэЬри Болгарда алыш-биреш, сату-сэудэ кылганнар икэн.

Сэудэгэрлэрнед ерак яирлэрдэн алып килгэн маллары сатылып бетмэсэ кире

алып китмэгэннэр, шэЬри Болгарда ярминкэ булган урында калдырып китерэлэр

икэн. Икенче хэлгэ кадэр шул урында тора икэн. Ченки болгар халыкларында угры-

лык Ьэм алдау, ялганчылык вэ хэйлэ-хыянэтлэр булмаган икэн.

Менэ шулай яхшы вэ тыныч яшэгэн бер заманда шэрыктан Аксак Тимер дип

1 ************ Л Т-1 Л

мэшЬур канхур залимнед гаскэрлэре шэЬри Болгарга Ьеяум кылып, мэсяед-

и ^ 1 и *************

мэдрэсэлэрне, зур вэ беек сарайларны, бетен шэЬэрне вэйран кылганнар.

ШэЬэрдэге тыныч халыкларны кырганнар, фэкать авылларда Ьэм урман-болыннарда гына болгар халыклары исэн калганнар...

* Ьиммэтле — кид куделле. ** Эхи — ир кардэш.

*** Дэрдмэнд — кайгысы булган кеше, бичара.

**** Аманлык — иминлек.

***** Тэнавел — авыз иту.

****** Дэрья — елга.

******* Пайтэхет — башкала.

******** Мэдехле — мактаулы.

********* Бэлэнд — беек.

********** Щэрык — кенчыгыш.

*********** гареп — кенбатыш.

************* Вэйран — янимерч.

СВИДЕТЕЛЬСТВА. МЕМУАРЫ

т—г КУ Ч-/ * ** 1 ***

Пэйгамбэр галэйписсэлам эйткэннэр: «заман метэгайяр , эшхас мохталиф» . Ягъни заман узгэрэ Ьэм халыклар да терлечэ була, дигэннэр.

Менэ шундый карацгы вэ авыр бер заманда болгар бабаларыбызныц асыл нэсел-лэре безнец атабыз БэЬаветдин Эмир Хэмзэ улы Эмир Хэмзэ Вэис улы, Вэис Тамматы улы, Тамматы Ьашими эл-Болгари мэйданга чыккан. Татар байлары, морзалары вэ

менафикъ татар муллаларына Ьэм залим падишаларга, аныц сакчыларына, губерна-

1 ****

торлар, помещиклар, алпавытлар вэ жандармнарга каршы зур щипад , хокук, ирек, азатлык ечен керэшен башлаган.

Михнэткэшлэрне , юлдан адашкан бичараларны, болгар халыкларын тугры юлга, хак юлга чакырган. Азатлык азанын ишеткэн фэкыйрьлэр, бичаралар, михнэткэшлэр, авыллардан килеп дэрдмэнд атабызныц башлап бара торган тугры юлына кушыла башлаганнар. Дэрдмэнд атабыз эйткэн, безгэ падиша кирэкми, шуныц ечен без, болгар меселманнары, падишаны саклар ечен солдат бирмибез, дип. Без болгар месел-маннары, падиша турэлэре, чиновникларга бурек салмыйбыз, дип, пэм налог бирми-без, ченки без, болгар халыклары узебезнец ата-бабаларыбызныц щирендэ торабыз, дип. Без, болгар меселманнары, указной муллаларга кушылып йермибез, ченки указ-ны мефти бирэ, мефти керэшен, мефтилэрнец башлыклары христиан миссионерлары, ислам дошманнары. Шуныц ечен указной муллаларга ойу дерес имэс, дигэннэр. Имам булыр ечен гыйлем белэн гамэл кыла торган тэкъва галимне меселманнар узлэре тэ-гаен кылырга тиеш, дигэннэр.

Жир-су, урманнар гомум халык милке, дигэннэр икэн.

Зирагатьче****** михнэтчелэр******* уз гаилэ-щэмэгатьлэре белэн никадэр игэргэ кеч-куэтлэре щитэ, шулкадэр щир уз милеклэредер.

Урманнар Ьэм шулай, ягъни гаилэгэ никадэр утын вэ агач кирэк булса, урманнан утын вэ агачлардан файдалану дерес, дигэннэр.

ТТ ******** л 1

Дэрдмэнд атабызныц тэшвикатьлэре , фикер вэ хэрэкэтлэре фэкыйрь бичаралар эчендэ таралып, зураеп китудэн курыккан байлар, муллалар, турэлэр, алпа-вытлар, жандармнар, залим падишалар тизрэк атабызны халыктан яшерергэ пэм терле яла-ялганнар, хэйлэ-хыянэтлэр белэн яманлап бичара фэкыйрь халыкны байлар, мо-нафикъ муллалар алдаганнар.

Дэрдмэнд атабыз Бэпаветдин Эмир Хэмзэ улы болгар меселманнары, фэ-кыйрь михнэткэшлэрнец вэкиллэре белэн сэяси вэ икътисади, вэ зирагать, вэ щир-су Ьэм урманнар турында кицэш, мэслихэт мэщлеслэре вакытында залим кан-

********* к* Л ,—

хур жандармнар, хэрэмхур байлар, монафикъ муллалар, бетен залимнэр, хаин-

********** г" ^ 1

нар берлэшеп, дэрдмэнд атабызыц ейлэренэ пещум кылганнар.

Дэрдмэнд атабыз пэм мэщлестэ хазир булган вэкиллэр зур гайрэт вэ фи-дакарьлек белэн залимнэргэ каршы торганнар. Саук*********** кышта бер пэфтэ************ медафэга************* кылганнар. Сынган тэрэзэлэрдэн ейгэ саук кергэч, ешегэн, туцган пэм ачлыктан гащиз булган, хэлдэн тайган мещапидлэрне залимнэр камап эсир кыл-ганнар. вйдэге кадимге тарихи, кадерле, кыйммэтле китапларны вэ бетен эсбап-шэй-лэрне талап туздырганнар.

Дэрдмэнд атабызны пэм вэкиллэрне, аяк-кулларын бэйлэп, крипескэ-термэгэ япканнар. Мипербан анабызны балалары белэн гыйнвар саукларында, кар-буранда ейдэн кучэгэ-урамга, сереп-пэйдэп чыгарганнар. Бу вакыйга 1886 нчы елда гыйнвар башларында булган (Бу сан дерес тугел. БэЬаветдин Вэисевнец йортын камау 1884 елда була. — К. Ш.).

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.

Шул вакытта мин, Газизщан еч айлык бала-нарасый булганмын. Икенче бала Гаян

* Метэгайяр — терле, узгэргэн.

** Эшхас — кешелэр.

*** Мохталиф — терле.

**** ЖиЪад — дин ечен керэш.

***** Михнэткэш — хезмэт иясе, авырлык чигуче.

****** Зирагатьче — игенче.

******* Михнэтче — хезмэт иясе.

******** Тэшвикъ — ендэу.

********* Хэрэмхур — эрэмтамак.

********** Хаин — сатлык.

************* Медафэга — саклану.

«КАИСЫ ЖИРДЭ МУСА БУЛСА, ШУНДА ФИРГАВЕН БАР», ЯКИ ВЭИСЕВЧЕЛЭРНЕ ЭЗЭРЛЕКЛЭУ ТАРИХЫННАН

БэЬаветдин улы биш яшь, еченче бала Гайнан тугыз яшь, дуртенче бала Галэветдин БэЬаветдин улы ун яшьтэ икэн.

МиЬербан анабыз балаларым саукда ешеп, тудып калмасыннар дип, кучэдэ* ди-вар-койма ышыгында бер бэрчэктэ безне юрган ябып, астына палас ябып канат асты-на яыеп, тилмереп, Хакка ялварып утырган икэн. Кучэдэн узган байлар вэ аларныд малайлары мэсхэрэ кылып, килеп текереп, таш атып: «менэ шулай кирэк падишага, байларга, муллаларга итагатъ кылмаганнарга, шулай кирэк», — дип узганнар.

Эмма фэкыйрьлэр, михнэткэшлэр узганда, «эй, бигенаЬ нарасыйлар, сабый ба-лалар бу саук буранда ачлыкта, саукка ничек чыдап тэкатъ кылып утыралар икэн?» — дип, жэллэп узганнар. Эмма начар вэ иске булса да, яылы ейгэ-квартирга алып яылытырга байлар, турэлэр Ьэм муллалардан курыкканнар.

Залимнэр, канхурлар, талаучылар, каракларныд бу вэхшэтлэре бетен Казан кала-сына фаш булган.

Шул фаяигалэрне ишеткэч, руслардан карт юрист, адвокат, демократ Иван Давыдов исемле 80 яшендэ карт: «мин байлардан, муллалардан Ьэм поплардан, турэлэрдэн, жандармнардан курыкмыйм, бигенаЬлар, сабыйларга ярдэм кирэк», — дип, ике чана («барабыз»)**, ике арзан извозчикны алып килеп, безне, ешегэн, тудган балаларны, ба-рыбызны да узенед квартирына алып килеп, курасындагы аерым бер ейне яылытып безгэ биргэн Ьэм азрак яылы киемнэр биреп ярдэм кыйлган икэн.

Эле дэ исемдэ, Давыдовлар Казан каласында Академический слобадада уз ейлэре, зур куралары Ьэм баг-бакчалары, зур голландский сыерлары Ьэм бик куп тавыклары

бар иде. Узлэре еч яан, карт-карчык Ьэм кухаркалары бар иде. Чиркэугэ бармыйлар,

***

попларны китермилэр, аракы эчмилэр Ьэм чучка-дудгыз гушын*** Ьэм маен ашамыйлар иде.

Давыдовларда без ике кыш, ике яэй икамэт**** кыйлдык. МиЬербан энкэебез белэн Ьэр кен крипескэ, дэрдмэнд атабызга фэкыйрьлэрчэ азык алып бара идек, ченки дэрдмэнд атабыз анда термэдэге азыкларын ашамаган, ейдэн килгэнгэ канэгать Ьэм рийазат***** кылган икэн. Дэрдмэнд атабызны безгэ, балаларга Ьэм миЬербан анабызга курсэтмилэр. Мин денья кузе белэн мебарэк атабызныд мебарэк йезлэрен курэ ал-мадым. Термэнед тэрэзэлэренэ якынрак барып: «Эткэй, без килдек!» — дип кычкыра идем. Сакчы жандармнар — залимнэр безне куркытып куалар иде. Без алып барган Ьэм дэрдмэнд атабызныд керле-канлы кулмэклэрен, тастымалларын, залим жандарм-нар чыгарып безгэ ташлыйлар иде. Мин йегереп барып ала идем.

Крипес курасыннан чыгып ераграк бер сайэ вэ тыныч яиргэ барып, дэрдмэнд ата-быздан чыккан табакларны Ьэм кулмэклэрне куреп, елап, без кузлэребезгэ убеп сертэ идек. Табак-савытларда кугэргэн Ьэм каткан сохарилар була иде. Шул сохариларны бер-бер тикшереп, сындырып карый идек. Сохариларда деге ярмасы кеби вак-вак кэ-газьлэр чыга иде. Бу язуларны миЬербан энкэебез укып безгэ дэрдмэнд атабызныд сэ-ламнэрен Ьэм вэгазьлэрен — нэсихэтлэрен Ьэм исбатларын, зар-зар елап тешендерэ иде.

Дэрдмэнд атабызныд нэсихэт Ьэм васыятьлэре: залимнэрдэн курыкмагыз, батыр булыгыз, гайрэтле булыгыз. Ьэрбер авырлык, кыенлыкларга сабыр кыйлып чыдагыз. Шаять якын заманда зур инкыйлаб булыр. Залим падиша бетен яэмэгатьлэре белэн бер кендэ Ьэлак булырлар. Аныд сакчылары, жандармнар, канхурлар, министрлар, губернаторлар, алпавытлар, байлар, монафикъ муллалар калмаслар. Маллары, бича-ра фэкыйрьлэрне талап, михнэткэшлэрнед кечлэреннэн файдаланып, алдап, урлап, хэйлэ-хыянэтлэр белэн яыйган маллары, алтыннары, залимнэрнед башларына бэла булыр, дип яза иде.

Арып-талып фатирыбызга кайта идек. Менэ шулай Давыдовларда еч елга якын икамэт кыйлдык. Давыдовлар, карт-карчык, икесе дэ бер айда вафат булдылар. Жан-дармнар, полициячелэр килеп, Давыдовларныд ейлэрен, бетен нэрсэлэрен язып, ей-лэрен пичэтлэделэр. Безне ханэдэн****** урамга куып чыгардылар.

* Кучэ — урам.

** «Барабыз» — XIX гасырда бу суз белэн извозчикларны атаганнар. *** Гуш(т) — ит.

**** Икамэт — бер урында тору, яшэу. ***** Рийазат — ризалык. ****** Ханэ — ей.

СВИДЕТЕЛЬСТВА. МЕМУАРЫ

МиЬербан анабыз зар-зар елап: «Эй балаларым, бэгырьлэрем, инде кайда бара-быз? Бу бивафа деньяда азатлык, тынычлык кайчан булыр икэн?» — дип, миЬербан анабыз Ьэм без, яшь балалар, зар-зар дау кылып елаша идек.

Академический слобадада буш фатирлар булса да, жандармнардан, полициялэр-дэн куркып безгэ фатир бирмилэр иде. Дэрдмэнд атабыз иртэгэ яки тиз кеннэрдэ азат булыр дип, авылга бабаларга бармый тора идек. Казан каласына якын тау башында Ослан дигэн поселокка барып азрак тордык. Анда фатир хакы бик кыйммэт Ьэм кала-га, крипескэ дэрдмэнд атабызныц хэллэрен белер ечен бару-килу ерак иде.

НиЬаять, авыр вэ кыенлыкта калгач авылга кайттык.

Сембер губернасында, Бидэнге дигэн авылда миЬербан анабызны, алты айлык на-расый ятим баланы узлэренэ бала кылып баккан, тэрбия кылган Ьэм укыткан хэзрэт баба Габделлатыйф вэ аныц карчыгы хермэтле ананыц балалары булса да, усмэгэннэр. Шуныц ечен узлэренэ бала вэ варис кылып, безнец энкэбезне алты айлык вакыттан тэрбия кылганнар. Хэзрэт баба зур галим Ьэм тэкъва булган. «Мехтэсарел-викая»не гарэп теленнэн безнец терки теленэ иц беренче булып тэрщемэ кылучы галим шул хэзрэт баба булган. Шул тирэдэ генэ имэс, бэлки Казан, Уфа, Оренбург вэ башка калаларга мэгълум вэ атаклы галим булган. Халыкларныц телэге белэн шул авылга указный имам булган. Лэкин «без указга, законга итагать кылмыйбыз, дерес тугел»,

— дип указны кире кайтарып Собраниега щибэргэн. Болгар меселманнары, михнэт-кэшлэрнец вэкиллэренец мэслихэт щыелышларына жандармнар, полициялэр, байлар, залимнэр Ьещум кылып, камап термэлэргэ, зинданга япканда, хэзрэт бабаны Ьэм ка-мап зинданга япканнар икэн.

Ничэ айлардан киин* авыру Ьэм картлык сэбэпле термэдэн чыгарганнар. Без яца авылга кайткан гына идек, хэзрэт баба Ьэм ейгэ кайтып килде. Авыру иде. Берни-чэ кеннэн киин вафат булды. Хак Тэгалэнец рэхмэтедер. Жайлары, барча меэмин

— меэминэлэрнец рухлары щэннэттэ булса икэн.

Авылга кайткач, без ач Ьэм ялангач булмадык. Хэзрэт баба узе исэн вакытта васы-ятьнамэ язып, йорт-щирлэрне, ат, сыер, сарыклар вэ бетен мал-милеклэрне миЬербан анабыз, Ьэм без балаларга дип, язып, тэсдыйк кылдырганнар икэн. Безнец энкэбезне яшь вакытларында хэзрэт баба узе белгэн гыйлемнэрне гарэп, фарсы теллэрендэге гыйлемнэрне укытып, Ьэммэсен яхшы ейрэткэн икэн. Энкэбез Ьэм зур галимэ иде. Яшь бала вакытыбызда без барыбыз иц эувэл энкэбездэн гыйлем, белем алдык. Без авылга кайткач, авылныц кызлары безгэ килеп, энкэбездэн гыйлем ейрэнэлэр иде.

Эмма залимнэр, дошманнар, хаиннар, байлар, кулаклар, авыл муллалары безгэ тынычлык бирмилэр иде. Падишага каршы булган кешенец хатын Ьэм балалары дип, исправник Ьэм становой приставка донос кылалар иде.

Станавой приставлар, жандармнар, залимнэр килеп, безнец ейдэ тенту, обысклар кылалар. Атагыздан калган кораллар, меЬер-пичэтлэр, яшерен китаплар бар икэн дип, еебезне, бетен бар-юк нэрсэлэрне туздырып китэлэр иде.

Хэзрэт баба деньядан уткэч, бабабызныц имана щирлэрен авыл кулаклары Ьэм монафикъ муллалары бездэн тартып алдылар.

Авылда иген игэргэ щир булмагач, курше авылдагы алпавыттан кыйбат булса Ьэм ищарэ-арендага бер пар дисэтинэ щир алып, иген игеп, зирагать-михнэте белэн те-рекчелек кылыр идек. Залимнэр, жандармнар еш-еш килеп тентеп, тикшереп китэр-лэр иде. МиЬербан ана зар-зар елап: «Дэрдмэнд атагызны камаган залимнэр, сез бэгырьлэремне дэ алып китеп крипескэ-зинданга ябуларыннан шиклэнэм» — дип моцаеп елар иде.

Бер кен МиЬербан ана Ьэм балалар щыелышып бер мэслихэт кылдык. Карар шул булды ки, авылда фэкать беребез, Гаян абый ейдэ, анабыз Ьэм эбиебез янында торыр-га. Икебез, Гайнан абый Ьэм мин Газизщан, еракта, Теркмэнстанга, Мэрв шэЬэренэ барып андагы берадэрлэр янында (берадэр — вэисевчелэрнец узара эндэшулэре. — К. Ш. ) икамэт кылырга.

Дуртенчебез, ягъни Галэветдин абый Сибириягэ Камышов каласына барып, иц зур агабыз Сэлахетдин абыйларда икамэт кылырга.

1901 елда без авылдан, МиЬербан анабыздан, абыебыздан, туганнардан, яхшы-

* Киин — соц, соцыннан.

«КАИСЫ ЖИРДЭ МУСА БУЛСА, ШУНДА ФИРГАВЕН БАР», ЯКИ ВЭИСЕВЧЕЛЭРНЕ ЭЗЭРЛЕКЛЭУ ТАРИХЫННАН

лардан хэер-догалар алып Теркмэнстанга сэфэр кылдык. Кез, сентябрь ахырларында исэн-аман Мэрв шэЬэренэ килеп ИбраЬим Шэфизадэ Шэрифлэргэ тештек.

ИбраЬим агалар безне зур хермэт белэн, куп, зур ихлас белэн каршы алдылар. Шэ-физадэ ИбраЬим ага кем дисэгез, болгар меселманнары михнэткэшлэрнед вэкиллэре, безнед дэрдмэнд атабызныд еендэ, Казан каласында мэслихэт мэялеслэре вакытын-да, залимнэр, жандармнар Ьеяум кылганда, дэрдмэнд атабызныд боерыклары белэн, яшь вэкиллэрдэн ике егет, безнед атабызныд бакчаларыныд дивар-коймасыннан кур-шедэге мэчет бакчасына чыгып, шуннан качып киткэннэр. Шул яшь егетлэрдэн берсе менэ ошбу ИбраЬим Шэфизадэ икэн.

Янэ бер яшь егет дэрдмэнд атабызныд ид зур елкэн улы Сэлахетдин агабыз икэн.

1901 нче елда Мэрвдэ, ИбраЬим агаларда бер кыш чыктык. 1902 елда март число-сы башларында Мэрвдэн 60 чакрым Йул Утэн дигэн кечкенэ бер калага кучеп бардык. Йул Утэндэ ИбраЬим аганыд уз ейлэре Ьэм зур бакчалары бар иде.

Апрель башларында бакчада эшлэр кылган вакытта, Йул Утэн приставы Ьэм жандармнар солдатлар белэн килеп, Гайнан агабызны камап эсир кылып, Йул Утэннэн Мэрвкэ термэгэ алып яптылар. Мин теркмэн авылларына барып яшерендем.

Теркмэн мэдрэсэсенэ кереп, гарэп Ьэм фарсы теллэрендэ укыдым. Гайнан абый бер ел ятты. Бер елдан киин суд булды. Янэ бер ел зинданда-термэдэ ятарга хекем кылдылар. Ченки Йул Утэн приставы: «вйлэрегезне тикшереп карыйм, сездэ яшерен кораллар Ьэм пичэт вэ китаплар бар икэн» — дип, ейгэ зурлап басып кермэкче бул-ганда, Гайнан абый приставныд муенын буа башлаган.

1904 нче ел башларында шэрыкта япуннар русларга зур Ьэм куп гаскэрлэр белэн Ьеяум кылып орыш башлагач, падиша вэ аныд жандармнары-сакчылары куркып, бу-шап калдылар, ченки эчкэредэ падиша хекумэтенэ каршылык — революция хэрэкэт-лэре кузгала башлаган иде.

ИбраЬим ага теркмэннэр эчендэ мэшЬур ид зур игътибарлы вэ бик тэ кадерле, хермэтле Ьэм зур гыйлем-белем игэсе иде. Падиша хекумэте куркып, бушап, апты-рап калганыннан файдаланып, ИбраЬим ага Ьэм теркмэннэрнед зур кабилэлэлэренед башлыклары талэп кылып, Гайнан агабызны термэдэн-зиндандан азат кылырга ярдэм иткэннэр иде. Гайнан абый азат булгач, Теркмэнстаннан 1904 нче елда май числосын-да Казанга кайттык.

Казанда ид зур вэ ид мэшЬур мэдрэсэгэ укырга кердем. Мэдрэсэнед медэррисе Галимяан дамелла (Галимяан Баруди. — К. Ш.) дигэн кеше Бохарада укып галим булган. Галимяан дамелла дия иде: «Сезнед дэрдмэнд атагыз зур галим Ьэм тэкъва иде Ьэм сэяси зур эшлэр башлаган. Эмма безнед татар байлары, муллалары, рус пади-шалары вэ губернаторлары талэбе белэн атагызга вэ аныд башлап бара торган юлына чокыр-баз кэулэгэннэр. Мэялеслэрдэ минем алдымда байлар, муллаларга атагызны гайбэт кылырга куймыйм, сез аныд тырнагына да була алмыйсыз. Ул хас* меселман Ьэм изге кеше, Ьэм зур гыйлем-белем игэсе Ьэм зур сэяси вэ батыр кеше булган», — дип эйтэ иде.

Мэдрэсэдэ дамелла мида шу куренэ иде. Эмма байлар вэ аларныд балалары хэ-карэт кузлэре белэн карыйлар иде. 1904 нче елдан 1907 нче елныд ахырынача бик куп фэкыйрьлек белэн укыдым.

Минем кем Ьэм кем баласы икэнемне фэкать дамелла узе генэ белэ иде. Киин бай-лар Ьэм полиция дэ сизэ башладылар.

Дошманнар, залимнэр, хаиннарныд касид вэ зарар кылуларыннан шебЬэ кылып 1907 нче ел ноябрь башларында Казаннан Теркмэнстанга Ьиярэт кылдым. Мэрв шэЬэренэ якын Йул Утэнгэ килеп, бэгъзе яхшыларныд дэлалэтлэре белэн теркмэн балаларына хас булган хекумэт ышкулында укучы терекмэн балаларын укытучы-ме-галлим булып хезмэт кыла башладым. Ничэ еллар укып, укырга-язарга ейрэнмэгэн терекмэн балаларын кышта укырга Ьэм меселманча язарга ейрэттем.

Кайсы яирдэ Муса булса, шунда фиргавен Ьэм була дигэннэр. Бер-ике ел минем кем икэнемне белмэгэн яанадармнар, полициячелэр киин белделэр шикелле. Бераз-дан залим падишаныд залим сакчысы канхур Столыпин министрыныд приказы белэн

* Хас — саф.

СВИДЕТЕЛЬСТВА. МЕМУАРЫ

укытучылыктан чыгарылып, Себергэ выселкага китергэ мэщбур булдым.

1910 нчы елда Теркмэнстаннан Себергэ юнэлеп, меЬим сэбэп белэн Чилэбин-скидэ туктап, шунда азрак торып калдым.

Шул вакытта атабызныц зур улы Галэветдин агабыз Чилэбинскидэ икамэт кыла-лар иде. Теркмэнстаннан Себергэ выселкага киткэнче, Мэрьям апагыз белэн шэргый тормыш кыла башлаганга эле бер ай Ьэм булмаган иде. «Залимнэр кайда щибэрсэлэр дэ, сездэн аерылып калмыйм», — дип, уз ихтыяры белэн Мэрьям апагыз Ьэм минем белэн бергэ барган иде. Без Чилэбинскида 1910 елда фэкать февральдэн ноябрьгэ кадэр генэ тордык. Киин авылга, миЬербан анабызныц хезмэтлэренэ кайттык.

Залим падишаныц залим министрыныц приказы белэн, хэрэмхур татар байлары, монафикъ муллаларыныц телэклэре белэн 1910 елда октябрь урталарында Казанда судебный палата минем уз туганнарым, еч агаларым: Гаян, Гайнан, Галэветдин БэЬа-ветдин угыллары Вэйсевлэрне Ьэм янэ тугыз кеше болгар меселман михнэткэшлэре вэкиллэрен — барысы унике кешене, крипескэ-термэлэргэ Ьэм каторгаларга хекем кылганнар иде. Менэ бу мэзлумнарныц ата-аналары, хатыннары, балалары Хакка ял-варып елыйлар. МиЬербан анабыз Ьэм елап-ялварып безне чакырган иде. Шул сэбэпле ихтыяр вэ ихтыярсыз авылга кайтырга мэщбур булган идек. Ул елны явымнар булмау сэбэпле, иген-ашлыклар, адэм Ьэм хайваннарга азыклар кыйбат иде. Авылга кайткач, бер кен дэ фэрагать* Ьэм буш торырга булмады. Эле тирмэннэргэ барып, он сатучы-лардан он алып килеп, эле курше авылларга барып, хайваннарга печэн Ьэм салам са-тучылар бар микэн, дип эзлэу; эле урманнарга барып, ейлэрне щылыту ечен утын эзлэп йерулэр; алпавытлардан кыйбат булса да Ьэм ищарэгэ щир алып, щир Ьэйдэп, иген Ьэм урак урып, иген ташып, иген сугу, тирмэнгэ барулар Ьэм башкалар.

Аныц естенэ авыл кулаклары, монафикъ, хаин муллалар: «падишага каршы булган кешенец баласы, Себердэн, выселкадан качып кайтып бездэ авылда яшеренеп тора» — дип курсэтэлэр. 1912 нче елда кез ноябрьдэ приставлар, жандармнар килеп, обыск кылып, мине алып киттелэр. МиЬербан анам Ьэм балалар зар кылып елап калдылар.

Эувэл еязнец воинский начальнигы алдына алып бардылар. Воинский начальник-лары аяк тибеп кычкыра, нигэ армиягэ, солдатка бармыйча качып йерисец, ди. Мин эйтэм, син кычкырып татарларны куркыткан кеби мине куркыта алмассыц, ченки мин чын болгар Ьэм чын меселман Вэйсев улы Вэйсев.

Залим падиша, залим министрлар, залим жандармнар минем атамны, агаларым-ны Ьэм болгар михнэткэшлэренец вэкиллэрене термэлэргэ, себерлэргэ, каторгаларга камап куйганда, безнец бетен нэрсэлэребезне, Ьэм щир-суларыбызны талап алганда, безнец балаларны, карт-карчык аналарыбызны ачлыктан, сауктан тилмертеп, тер-ле налоглар белэн щэбер-золымнар кылганда, янэ оялмыйча яки безне танымыйча, нигэ армиягэ падишага хезмэт кылырга бармыйсыц дисез, дидем. Начальникныц делопроизводителе Ьэм писерлэре мыш-мыш сейлэшеп, «вэт, Вэйсев, вэт герой» — дилэр. Начальниклары: «Уберите его саук карцерга», — дип кычкыргач, алып чыгып карцерга яптылар. Карцердан чыгарып, Белоруссиягэ — Двинскига щибэрделэр. 1912 нче ел майда Двинскидан лагерьдан качып, Рига шэЬэренэ бардым. Анда бер-ничэ кеннэр су буйларында, таш вэ агач уемнарында ятып йергэч, заграницага утэ алырга туры килмэде. Казанга Ьэм яшерен авылга кайтып, миЬербан анабыздан Ьэм гаилэ вэ балалардан хэер-догаларны алып, Идел дэрьяныц пароходларыннан берсендэ фэкыйрь юлчылар белэн Астраханьга, аннан Бакуга, Бакудан Батум каласына барып, мэсщедлэрдэ Ьэм Кара дицгез кырыйларында Ьэм коеп яуган ягъмурларда ачлы-тук-лы берничэ кеннэр торгач, анда Ьэм читкэ утэ алмадым. Кире Бакуга, Бакудан Крас-новодскига, аннан Мэрвкэ, Мэрвдэн Иул Утэнгэ, Мэрьям апагызныц агасы Хафиз абыйларга барып азрак ял иттем. Мэрвдэ берничэ зур орыш башлангач, бичараларны армиягэ орышка ала башлагач, мин Мэрвдэн Красноводскига, аннан Астраханьга, ан-нан яшерен авылга, авылдан миЬербан анадан, балалардан хэер фатиха алып, Казанга барып зиярат кылып, аннан Кама дэрьясы белэн Перьмгэ, аннан Ишемгэ, Ишемнэн щэяу Абатскига килдем. Инде октябрь, салкын. Карлар, щирлэр каткан, ничэ кеннэр, бэлки ничэ айлар, ничэ мец чакрым щирлэр йереп, минем киемнэрем, хосусан, аяк киемнэрем тузган иде. Абатскига килеп щиткэндэ кен баткан, карацгы тешэ башлаган

* Фэрагать — эшсез.

«КАИСЫ ЖИРДЭ МУСА БУЛСА, ШУНДА ФИРГАВЕН БАР», ЯКИ ВЭИСЕВЧЕЛЭРНЕ ЭЗЭРЛЕКЛЭУ ТАРИХЫННАН

иде. Инде кая барыйм дип уйлап, арган, сауктан тудган аякларым белэн акрын-акрын атлап барганда, Абатскида бер кеше кучэдэ бу якка килгэне куренде дэ, бэлки, яхшы кешедер дип, эчемдэ Хак Тэгалэгэ ялварып, азрак туктап тордым. Элеге кеше килеп сэлам бирде, куреште. Сэлам биреп, сауктан тудган кулларым белэн элеге кешенед ышык кулларын кысып азрак эчемэ бераз щылы кергэн кеби булды. Ул кеше кем икэн дисэгез, Нургали Тимергали улы эл-Болгари иде (Хак Тэгалэнед рэхмэтендэ булсалар икэн!).

Менэ Хак Тэгалэнед ярдэме, атагыз Нургали агабызныд Нигъмэт сайэсендэ щылы ей Ьэм щылы киемнэр Ьэм щылы майлы ашлар булды. Аерым бер фатир алып, щылы-тып, менэ шунда сез яшь балаларны бер кыш укыттым. Укыганнарыгыз Ьэм белгэннэ-регез, элбэттэ, исегездэдер. Атагыз Нургали ага куп яхшы вэ зур Ьиммэтле иде. Хак Тэгалэнед рэхмэте вэ ярдэме белэн, бэлки, бер кен исэ дэ аман, азат булып кайтып килер, шаять шатлык кеннэре Ьэм булыр.

Нургали Болгари яхшы тугры кеше дип, Абатскиныд руслары Ьэм еч-дурт ей та-тарлар вэ мишэрлэр Ьэм хермэт кылалар иде. Бэлки шуныд ечендер, хэзер сугыш-орыш вакытында менэ бу яшь кеше бер яудан качып, яшеренеп йерми микэн дип, со-раучы, безне тикшеруче булмады. Эмма орыш кеннэн-кен зурая. Бичара халыкларны йезлэп, медлэп орышка Ьэйдилэр. Залим немецлар, фашистлар мэзлумнарны кырып торалар. Ж^ылыда, буранда, салкында, узедэ Ьэм якын дусларыда ышык Ьэм щылы урын тап. Яки исед Ьэм хэлед барында илед тап, дигэннэр.

Менэ без, Нургали агаларыбыз белэн мэслихэт кылып, ейдэге балаларны, бетен гаилэне, щэмэгатьлэрне калдырып, узебез Кытай щиренэ барып, орышлар туктаганчы читтэ торырга карар кылдык.

Нургали Ьэм Нурмехэммэд Болгарилар поезд белэн Ишемнэн Омскига барырга булдылар. Мин Абатскийдан Ишемтамакка барып, анда (выселкадан-термэдэн азат булгач) торучы Гайнан агабыз белэн курешеп, хэбэрлэшеп, Иртыш дэрьядан пароход белэн Симигэ, аннан Зайсанга бардык. Нургали Ьэм Нурмехэммэд Болгарилар белэн ечебез Зайсанга бардык. Зайсаннан ат Ьэм иярлэр алып, ечебез еч атка менеп юл курсэтуче казакъ белэн чигэрэдэн исэн-аман утеп, Кытай щиренэ аяк бастык, юл курсэтуче Зайсан казагы белэн хэерлэшкэч, без кырларда, тау буйларында адашып, бер-ике кен ач йергэч, киин казаклар Эхмэдгали дигэн сэудэгэр казакъны курсэт-телэр.

Эхмэдгалилэр безне кадер-хермэт белэн каршы алдылар. Дэррэу чэй кайнатып бавырсак белэн, каймак белэн чэй эчерделэр. Кич белэн симез туклы* суеп, бер казан ит пешерделэр. Бер кич Эхмэдгалилэрдэ кундык, иртэсе Нургали ага Болгари, Нур-мехэммэд Болгарилар белэн хэерлэшеп, Эхмэдгалилэргэ рэхмэт эйтеп, мин ялгыз казакъ далаларыннан утеп, куп кыенлыклар, мэшэкатьлэр белэн Уйгурстанга, Шэркый Теркестанга бардым.

Нургали ага Болгари, Нургали Мехэммэд Болгарилар Эхмэдгалилэрдэ кунак бу-лып калдылар, шуннан киин без бер-беребезне курмэдек.

Шэркый Теркестан — Уйгурстанда 1918 нче ел июль башларына кадэр сэяхэт кылдым. Февраль Ьэм Октябрь инкыйлаблары, зур узгэрешлэрне Шэркый Теркестан — Уйгурстанда ишетеп белеп, Хак Тэгалэгэ тэвэккэл кыйлып, ватаныбызга кайтырга чыктым. Исэн-аман Зайсанга килеп, аннан Иртыш дэрьяныд башларында пароходка утырып Омскига килдем.

Омскида поезд кетеп бер кен тордым. Монда кучэдэ гэзит сатучылар кычкырып яда хэбэрлэр: падиша Николай Второйны бетен щэмэгатьлэре белэн Свердловскида большевиклар атканнар Ьэм кое-кадакага кумгэннэр дигэн гэзитне укып, залимнед кылган щэбер-золымнары, безнед Ьэм аналарыбызныд Ьэм балаларныд куз яшьлэре залим канхур падишаныд вэ щэмэгатьлэренед башларына бэла булып тешкэн, дидем. 1918 ел башларында Омск Ьэм бетен Себер Ьэм Уфа вэ Самар чехлар вэ ак гвардия, байлар, чиновниклар, поплар, муллалар ихтыярында иде.

Хак Тэгалэнед ярдэмендэ шекер, исэн-аман Ьэм азатлык белэн ейгэ, авылга, миЬербан ананыд хозур шэрифлэренэ кайттым. МиЬербан ана шат, херрэм булып Хакка шекерлэр кылды. Анабызныд янында Гайнан агабызныд хатыны Ьэм балалары бар иде.

* Туклы — сарык.

СВИДЕТЕЛЬСТВА. МЕМУАРЫ

Авылда кен курулэр кыен булгач, Мэрьям апагыз еч яшлек кызыбыз Мэдинэ белэн, зур узгэрешлэрдэн элгэре Теркмэнстанга, Мэрвгэ, агалары янына киткэн икэн. Гайан агабыз, инкыйлабтан элгэре зиндан-термэдэн азат булып, Белоруссиягэ высел-кага щибэрелгэн икэн.

Гайнан агабыз исэ Февраль революциясендэ хибестэн азат булып, Казанга кайткан икэн. Октябрь инкыйлабыныц башларыда 1918 ел 28 нче февральдэ Казанда татар байлары, монафикъ муллаларныц ялчылары, залим хаиннар, ак гвардиячелэр, Колчак офицерлары мэщлес вакытында тэрэзэдэн наган белэн атып шэЬид кылганнар.

Менэ ошбу белэн тарихи мэгълумат вэ сэяхэтнамэлэрнец беренче кыйсеме тэмам. Кузлэребез нормальный яхшы курми. Иерэк дэртебез зур. Кулларыбыз Ьэм калтырап китэ. Шул сэбэпле язган язуларыбыз хэрефлэре, нокталар тигез булмый. Шаять ва-кытларыгыз булганда дикъкать вэ саф куцел белэн «Ьуа хак»*, дип табып, кабат укыр-сыз. Бэлки яхшы ацларсыз Ьэм шаять юаныч булыр.

Исэн-аман булсак, икенче кыйсемен Ьэм акрынлап язып тэмам кылырга насыйп булса, бер заманнан киин сезгэ щибэрербез. Тарихи ядкэр булыр.

Азатлык, хокук, херрият, щир-су талэп кылып керэшуче михнэткэш фэкыйрь бол-гарларныц вэкиллэре, дэрдмэнд атабыз БэЬаветдин Вэисевнец ейлэренэ фэукыльгадэ** мэщлескэ килеп, залим хаин падиша вэ аныц сакчылары жандармнар, байлар, муллалар вэ бетен карагруЬларныц Ьещумнэренэ очрап термэ вэ себерлэргэ Ьэйдэлэргэ мэщбур булучыларныц исемнэре менэ ошбулар:

Беренче — бабабыз (анабызны бала кылып, яшьтэн багып, тэрбия кылып устергэн Ьэм укыткан атасы) Габделлатыйф Халиди, Сембер вилайэте Бидэнге карьясе имамы, эЬле гыйлем, Казанлык Ьэм бетен Идел-Урал буйларындагы меселманнар эчендэ зур хер-мэтле булу сэбэпле фэкать бер елга термэгэ Иэдринэ каласына щибэрелгэн.

Икенче — Гали баба — зирагатьче, Зея еязе Карашэм авылыныц могтэбэр*** карты. вченче — Эхмэдщан Хащи баба, фэкыйрь Ьенэрмэнд, укытучы, Казан арты Арча ягы. Саук Себергэ Ьэйдэлгэн.

Дуртенче — Иосыф баба, Арча ягы Бэрэзэ авылыныц зирагатьчесе Ьэм эЬле гыйлем. Себергэ Ьэйдэлгэн.

Бишенче — Шакирщан баба, Казан арты фэкыйрь зирагатьчесе, Себергэ Ьэйдэлгэн.

Алтынчы — Мифтах баба, фэкыйрь зирагатьче, Себергэ Ьэйдэлгэн.

Жиденче — Сабит баба, фэкыйрь зирагатьче, Себергэ Ьэйдэлгэн.

Сигезенче — Фэиз баба, фэкыйрь зирагатьче, Себергэ Ьэйдэлгэн.

Тугызынчы — Нуретдин баба, фэкыйрь зирагатьче Ьэм Ьенэрмэнд, Себергэ Ьэйдэл-

гэн.

Унынчы — Гыйльман баба, фэкыйрь зирагатьче, Себергэ Ьэйдэлгэн. Унберенче — Мохтар баба, Зея еязе Мулла Иле авылыныц зирагатьчесе, Ьэм мог-тэбэр карты.

Уникенче — Гыйззэтулла баба Хэмидулла улы, Казан арты, Арча ягы, Ьенэрмэнд. Фэукыльгадэ вэкиллэр щыелганда, хазир булучылардан залимнэрнец Ьещум вэ эсарэт кыйлуларыдан хэляс булып, исэн-аман качып нэщат булучылардан:

Берсе — дэрдмэнд атабыз БэЬаветдиннец иц зур улы, агабыз Сэлахетдин. Икенчесе — ИбраЬим Шафизадэ. Болар ейнец бакча-багъ диварыннан ашып, тыныч урам-кучэ тарафына чыгып, исэн-имин качып, хэляс булганнар.

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.

Агамыз Сэлахетдин исэн-аман Сибириягэ барып, Камышлов каласында ахыр гомер-лэренэ (1892) кадэр, фрукты Ьэм яшелчэ кэсебе белэн яшэгэн.

ИбраЬим Шафизадэ исэ, Теркмэнстанга барып, Мэрв шэЬэрендэ хекумэт идарэлэрен-дэ кятиб Ьэм тэрщеманлык эшлэрендэ 1905 нче елга кадэр яшэгэн. С. Р. Газизщан (Дэрдмэнд ибне Дэрдмэнд) задэ эл-Болгари.

Камил Шэкуревнец шэхси архивыннан.

РЕЗЮМЕ

Статья К. Шакурова о ваисовском движении предваряет публикацию документа — воспоминания последнего лидера ваисовского движения Газизяна Ваисова. В них автор рассказывает о своей тяжелой жизни, полной испытаний и преследований.

* Ьуа хак — бу дерес.

** Фэукыльгадэ — чиктэн тыш, меЬим.

*** Могтэбэр — игътибарлы, хермэтле. «

«КАИСЫ ЖИРДЭ МУСА БУЛСА, ШУНДА ФИРГАВЕН БАР», ЯКИ ^^ ВЭИСЕВЧЕЛЭРНЕ ЭЗЭРЛЕКЛЭУ ТАРИХЫННАН хх"

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.