УДК 800/801
О.Н.Бятикова
КАЙБЕР ИХТИОНИМНАРГА ТАРИХИ-ЧАГЫШТЫРМА АНАЛИЗ
Резюме. В статье «Историко-сравнительный анализ некоторым ихтионимам» рассматривается распространенность сазана и карпа и приводятся различные точки зрения о принципах их номинации. По мнению автора, названия одних видов рыб из семейства карповых являются тюркским, а другие заимствованы из греческого или латинского языков. Сазан, например, распадается на тюрк. саз- и -ан, номинационным признаком могут выступать «место обитания» или «длительность жизни».
Судя по мифологии, у хуннов существовал культ сазагана (считалось, что обладает магической силой) и изображения змеи-сазагана служили амулетом. По мнению П.Заринского и А.Х.Халикова, образ крылатого змея сазагана обожествлялся в период Булгарского государства и частично в Казанском ханстве.
Ключевые слова: сазан, карп, шаран, ан, промысел, культ сазагана, хунский период.
O.N.Byatikova. Historical-comparative anlysis of some ichtyonyms.
Summary. The article deals with the abundance of common carps and European carps and different views on principles of their nomination. In the author's opinion some names of fishes of carp family are of Turkic origin and some names were borrowed from Greek or Latin languages. For example, "sazan" (European carp in Russian) consists of Turkic "saz-" and " an", nominational feature of which can be "inhabitation" or "life duration".
According to mythology there was a cult of carps among Huns (it was considered to possess magical power) and images of snakes-carps were used as amulets. In P. Zarinsliy's and A.H.Halikov's opinion image of winged s nake-carp was iconized in Bolgar state ans partially in Kazan khanate.
Key words:
Common carp, European carp, “an”, fishing, cult of carp, Hun period.
Су асты деньясы - табигатьнец бер мог^и-засы. Балыкларньщ терлелеге генэ дэ шаккатыра. Кешелек деньясы аларны бик борынгы заман-нардан ук ейрэнэ, файдалана. Кеше бу елкэдэ туплаган тэ^рибэсен буыннан буынга тапшыр-ган, баеткан, камиллэштергэн. Аларныц бер елеше елъязмаларда, трактатларда чагылыш тапкан. Алар турында терле сейлэклэр, мэкаль-эйтемнэр, экиятлэр дэ и^ат ителгэн. Алар терле мэжуси ритуалларда да кулланылган. Мэсэлэн, начар рухларны кууда шаманлык ритуалларында сазан балыгы меhим роль уйнаган [15: 393]. Еш кына балыкларны бик акыллы, зирэк дип тэ сейлилэр. Чуртан, бэртэс, корбан, алабуга, сазан балыклары турында шундый эчтэлектэге ба-лыкчы мэзэклэре телдэн телгэ сейлэнеп яшэп килэ. Мэсэлэн, сазан койрыгы белэн кармактагы ^имне бэреп тешерэ дэ курыкмыйча гына сый-лана имеш. Халык сазан балыгы турында болай дип тэ эйтэ: Сазан балыкныц башын аша, ^эен балыкныц койрыгын аша.
Сазан (Cyprinus carpio) - карп балыклар семьялыгыннан бер тер. Ул Европаныц тече су-лы барлык сулыкларында яши. ДYрт астере бил-геле: Европа сазаны (Cyprinus carpio carpio), Арал сазаны (Cyprinus carpio aralensis), Амур-Кытай сазаны (Cyprinus carpio haematopterus), Вьетнам сазаны (Cyprinus carpio viridivolaceus). БYгенге кендэ кыйммэтле промысел hэм YPчетY объекты санала.
А.Брем эйтYенчэ, борынгылар бу балыкны эйбэт белсэлэр дэ, итен бэялэп бетермэгэнннэр [6: 312]. Э менэ Пруссия императоры Фридрих II Yзен тэмле сазан ите белэн сыйлаучыларныц чин-
дэрэ^элэрен, эш урыннарын ^тэрэ торган бул-ган [10: 3]. Элеге балык буаларда да Yрчетелгэн. Ясалма рэвештэ чыгарылган hэм махсус Yрчетелэ торган балык - карпньщ да иц якын бабасы эле бозлану чорында Азия hэм Европа материк-ларыныц кеньягындагы елга-ларда hэм кYллэрдэ яшэгэн сазан булган. Галимнэр карпныц туган иле Кытай булса кирэк дип саныйлар hэм аны беренче йорт балыгы дип кYрсэтэлэр [17: 71]. Ул безнец эраныц V га-сырында язылган авыл ху^алыгы трактат-ларында искэ алына. Лэкин Кытайда карп YрчетY hэм тоту тыелган еллар да булнан. Бу вакыйга хекYмэт башлыгы Ли-Шин-Мин исеме белэн бэйле. «Ли» и^еген ацлаткан шартлы билге «карп» CYзе шикелле Yк укылганга, хакимдар мондый охшашлык Yзен кимсетэ дип санаган. Кытайлар, шулай ук японнар да карп балыгын кызыл тесе ечен (алтын балык мотивы) ихтирам итэлэр [Мифы народов мира, 1982, 393]. Европага ул Кытайдан кертелэ. Россиядэ исэ карплар XV гасырда Украинадан килеп чыгалар. Борис Г одунов заманында аны МэскэY янындагы Царицын буасында YPчеткэннэр. Петр I идарэ иткэн чорда карпларны Пресня буасына hэм Пе-тергофка китертэлэр. Аннан соц карпны барлык буаларда да Yрчетэ башлыйлар [20: 223[. Свияга елгасы бассейны hэм андагы балыкларны ейрэнгэн М.Д.Рузский кYрсэтYенчэ, бу якта сазаннарны YPчетY ечен беренче буа Собакино авылында (Сенгилеевск еязе) Чамбул елгасыныц югары агымында махсус эшлэнэ. Галим бу ба-лыкларны монда воевода Соковнин эмере буенча Идел елгасыныц тYбэн агымыннан яки Уралдан XVIII гасырда китерелгэн булса кирэк дип саный
[18: 45]. Мамадыш eязендэ крестьян ^рвин сазаннар hэм кара балыклар YPчетY єчєн дYрт буа тоткан [13:, 2]. БYгенге кeндэ сазан Татарстан сулыкларында даими яшэYче балык, шулай да ул андагы мehим промысел балыкларыннан саналмый.
Сазан атамасы татар эдэби телендэ дэ, диалектларда да бер Yк мэгънэдэ кулланыла. эдэби телебездэ аныц башка вариантлары юк. Cебер татарлары диалектында вак сазан балыклары кубыр дип атала. Сазан атамасы шул ук мэгънэдэ башка тєрки теллэрдэ дэ кулланыла: баш. haзaн, каз. сазан, тур. sazan, уйг. сазан, белик, чыгт. сазар, чув. Yзб. сазан, ккалп. сазан, азерб. сазан, сасан, сасан пула; монг. булуу цагаанш, бур. сазан, калм. сазн. ^іргаз телендэге сасам CYзе ‘ниндидер балык’ мэгънэсен ацлата. Термин Идел, Kура, Лмур ярларында,Урта Лзиядщ яшэYче руслар hэм греклар телендэ дэ бар. Рус телендэ аныц шаран варианты да кулланыла.
CYЗнец килеп чыгышы турында тєрлє фикерлэр яшэп килэ. Мэсэлэн, Ш.В.Нафиков башкорт телендэге бу CYЗне казак теленнэн алынма дип саный [18: 69]. Д.Г.Дамдинов фикеренчэ, бурят телендэге сазан атамасы - рус теленнэн алынма [9: 104]. Балыкларны
тирэнтен eйрэнгэн hэм аларныц атамалары ту-рында да кыйммэтле фикерлэрен эйтеп калдыр-ган СТ.Лксаков сазан атамасы турында болай ди: «Производства его имени делать не умею; уж полно, русское ли оно?» [1: 157]. Бу атама рус теленец кєнчьігьіш славян диалектына кYрше тєрки теллэрдэн Yтеп кергэн [8: 19]. Рус теленец этимологик CYЗлеклэрендэ д ул терки CYЗ буларак карала. В.И.Даль да аны рус теле ечен Идел буе CYзе дип, И.И.Огиенко татарлар-дан алынма дип санаган [28 270]. Чуваш телендэге сасан атамасын да галимнэр алынма дип карыйлар. И.Г.Добродомов [1971, 83]. аны соцрак чорларда рус яки татар теленнэн алын-ган булу ихтималын эйтэ Е.Л.Лебедева чуаш телендэге атаманы татар теленнэн алынма дип саный. CYЗнец фонетик Yзенчэлеклэре дэ шул турыда сейли: беренче и^ектэ чуаш теле ечен гадэти булган шу урынына са килэ, CYЗнец ур-тасында р урынында с бар [12 155]. Лтаманыц этимологиясен ейрэнеп, галимнэр баба терки *сазан hэм баба болгар *шааран формаларын торгызганнар. Сазан CYзенец терки чыгышлы булуы бэхэслэр тудырмаса, шааран CYзенец килеп чыгышын терлечэ ацлаталар, хэтта рус телендэге шар, шарить CYЗлэре белэн дэ бэйлэп карыйлар [12:, 155].
Морфологик яктан *саазан *сааз- hэм -ан елешлэренэ таркала. ^цтсин Д.С^таров кечерэйткеч кушымча дип билгелэсэ [21: 30], Е.Л.Лебедева ‘хайван’ мэгънэсендэге терки CYЗ an белэн бэйлэп карый [12: 156]. CYЗнец -ан елеше турында эдэбият галиме М.Бакиров
фикерлэре дэ нигезсез тYгел. Галим кайбер терки халыкларда ац/ап CY3eHe4 ‘хайван, ^энлек’ мэгънэсендэ сакланып калуын hэм бо-рынгы терки телдэ ациі CY3eHeq ‘сунарчы’ мэгънэсендэ йергэнлеген исэпкэ альт, бу CY3 башта кыргый хайваннарга карата гына эйтелгэн дигэн фикергэ килэ. Кыргый хайван-нар ан CYзе кушылып аталган hэм тора бара бу элемент даими кушымча булып киткэн. Мэсэлэн, елан, болан CYЗлэре шундыйлардан. «Изгелэштерелгэн, корбанга китерелгэн балык-ларныц исеме дэ ан кушып ясалган: корбан, табан, сазан». М.Бакиров бу элементныц йорт хайваннары исемнэрендэ кулланылмавына да игьтибар итэ [3: 257-258].
Сааз- тамыр морфемасын Г.Рамстедт сааз-‘тессез, тонык’ белэн бэйлэп карый. Сазан балыгыныц алтынсу сары, яшькелт, корсагы со-ры яки саргылт тестэ булуын истэ тотканда, атама балыкныц тес Yзенчэлегенэ нигезлэнеп бирелгэн дип фаразларга мемкин булыр иде. Лэкин бу, безнецчэ, дереслеккэ бик Yк туры ки-леп бетми кебек. Икенче яктан, галимнэр сазан атамасыныц этимологиясен ‘сазлык, баткаклык, лэм’ мэгънэсендэге саз CYзе белэн бэйлилэр. Мэсэлэн, Д.С.Сетаров, Ш.В.Нафиков шул фикердэ [21 30; 16 3; 17: 69]. Димэк, атама саз-лыкта яшэYче хайванны ацлата. Сазан-нарныц гадэти яшэY урыннары буа-кYллэрдэге лэмле, суусемнэргэ бай сай урыннар булуын истэ тот-канда, элеге караш нигезле саналырга хаклы.
Сазан hэм сазаган CYЗлэре арасында семантик уртаклык бар дигэн фикерлэр белэн дэ килешергэ мемкин. Бик ерактан килгэн hэм ‘аждаhа, канатлы зур елан’ мэгънэсен бел-дергэн элеге CYЗ борынгы теркилэрдэ саза-ган/саруган рэвешендэ булган hэм команнарда, казакъларда сазаган, кыпчакларда сазган, баш-кортларда hазаган, татарларда ащаган форма-сында сакланган. Саза тамырыныц ‘озак яшэYче’ дигэн мэгънэсе дэ бар. Галимнэр атаманыц семантикасындагы шул Yзенчэлеккэ игътибар итеп баба терки *саз- (> сазаган), *шар (> Шарукан), *сааз- (> сазан), *шааран (> шаран) CYЗлэре арасында генетик уртаклык бар дип саныйлар [12: 156]. Терки теллэрнец
тарихи-чагыштырма грамматикасы авторлары исэ тарихи чыганакларда sazan формасын ‘сазан (балык)’ мэгънэсендэ, sazyan формасын ‘аждаhа’ мэгънэсендэ кулланылуын язалар [23: 179]. К.Г.Менгес сазан CYзен ‘баткаклык’ мэгънэсендэге сааз, э сазаган CYзен ‘аждаhа’ мэгънэсендэге венгр телендэге s6rk6ny CYЗЛЭре ‘озак яшэргэ’ мэгънэсендэге *саза тамырыннан дип саный [12 156]. Лэкин сазан балыкларыныц аеруча озын гомерле булуларын истэ тотканда, беренче караш белэн килешергэ нигез бар. Элек сазаннарны 100, 200 ел яши дип санаганнар. Соцгы мэгълYматларга караганда, ихтиологлар бу балыкларны 40-45 ел яши дип кYрсэтэлэр
[20: 88; 17: 70]. ^йбер балыкларныц 6-8 ай гына яшэYлэрен исэпкэ алганда, бу балыклар -чын мэгънэсендэ озак яшэYчелэр. Лларныц озынлыгы 2,5 м га, авырлыгы 35 кг га да ^итэргэ мемкин [6: 312]. э менэ буаларда махсус YPчетелэ торган карп аннан да зуррак булырга мемкин икэн. Иц зур карпны 1711 елда тотканнар, аныц авырлыгы 69 кг булган дигэн мэгълYматлар да бар [Kызыклар деньясында, 2000, 208].
Терки теллэрнец тарихи-чагыштырма грамматикасында сазан атамасыныц башта чэнечкеле балык атамасы буларак кулланылган булуы эйтелэ, hэм бу фикергэ дэлил буларак авторлар монгол телендэге sirbge ‘ёрш’, япон телендэге *sakai CYЗлэрен китерэлэр [23: 179]. Тышкы яктан сазанныц сырт hэм аналь йезгечлэрендэ кителгэн формадагы сеякчел нур булуын hэм тэцкэлэренец бик эре булуын истэ тотканда, бу фараз белэн дэ килешеп була.
Билгеле булганча, теркилэрнец мифология-сендэ hэм тарихи поэтикасында сазаган культы зур роль уйнаган hэм ул, галимнэр кYрсэтYенчэ, hуннар чорына ук барып тоташа. Житай язмаларында сакланган мэгълYматларга караганда, Yзэк Лзия hуннарыныц Лунсы («Елан-лэY храмы») дигэн гыйбадэтханэсендэ корбан бирYлэре, патша мэетен ак елан-сазаган сурэте тешерелгэн кара ефэккэ чорнап кYMYлэре теркэлеп калган. Болгарларныц бер кабилэсен тэшкил иткэн савир/суварлар исэ Теньяк ^вказда яшэгэн вакытта муеннарына елан-сазаган сурэте тешерелгэн бети-амулет тагып йергэннэр. Моннан тыш кеньяк далаларда яшэгэн кыпчаклар канатлы елан-сазаган сурэтен кылыч-хэн^эр сапларына ясый торган булганнар hэм, Мурад-Лджи раславынча, элеге яклаучы-саклаучы образ кыпчакларныц этник символы булып эверелгэн. XX гасыр ахырында, тарихи мэгълYматларга таянып, Платон Заринский hэм безнец кеннэрдэ Л.Х.Халиков раславынча, канатлы елан сазаган образы Болгар дэYлэт чорында, hэм елешчэ хэтта Kазан ханлыгы дэверендэ дэ, ^ирле халык тарафыннан изгелэштерелгэн hэм шул исэптэн яклаучы, хэтта дэYлэт чиклэрен саклаучы мэжуси мифик зат буларак ^з алдына китерелгэн» [3: 260-261]. Мифологиядэ
балыклар да дэYлэт чиклэрен саклаучы буларак бирелэ. Мэсэлэн, Г.Гыйльманов [25: 178]
эй^енчэ, чуртан балыгы элек-электэн татар мифологиясендэ магик кечкэ ия буларак каралган hэм теге яки бу кабилэ билэмэлэрен, табигый байлыгын, сулыкларын саклый дип уйланылган. Cазанныц изгелэштерелгэн булуын истэ тотып, ихтионимны терки мифологик ^ирлектэ eйрэнY дэ кызыклы булырга мемкин.
Буаларда махсус YPчетелэ торган карп балыгы атамасыныц килеп чыгышын исэ, гадэттэ, латин телендэге carpa [27:, 202]
CYЗлэре белэн бэйлэп карыйлар. Р.Фэизов ‘^имеш’ дигэн мэгънэдэге карлос CYзеннэн ясалган дип кYрсэтэ [Kызыклар деньясында, 2000, 208]. В.Б^абунаев аны шул ук грек телендэге ‘уцыш’ мэгънэсендэге CYЗДЭн дип саный [20: 223]. Л^.Герд бу CYЗне праславян чыгышлы дип билгели [8: 19].
^рпныц телдэ тагын бер атамасы да бар. Ьэммэ нэрсэне дэ ашап бик тиз симер-гэнлектэн, балык YPчетYчелэр аны су дуцгызы дип атаганнар. Ул иц файдалы hэм талымсыз балык [16: 71]. ^Меркульева мондый атаманыц бирелYен балыкныц «азык эзлэгэндэ лайны актарырга гадэтлэнгэн» булуы белэн ацлата [14: 79].
Гомумэн, карп балыклары семьялыгыннан булган бу тер балыкларныц атамалары берсе терки чыгышлы, берсе грек, латин теллэренэ барып тоташа. Cазан ихтионимы терки теллэрдэ киц таралган hэм семантик яктан аерымлыклар ^зэтелми диярлек. Галимнэр атаманыц кайбер терки теллэр ечен алынма булуын, аныц йэ татар теленнэн, йэ татар теле аша керYен кYрсэтэлэр. Хэзерге терки теллэрдэ кулланыла торган ихтионим саз- hэм -ан елешлэренэ таркатылып карала hэм балыкка атама я «яшэY урыны», я «гомер озынлыгы» буенча бирелгэн дип санала. Телнец хэзерге торышында ихтионим тамыр CYЗ буларак карала. Ьэм ул балыкныц астерлэрен атаучы CYЗлэр ясалуда нигез булып тора.
1. Аксаков С.Т. Записки об уженье. - М., 1847. - 165 с.
2. Эхмэтъянов Р.Г. Татар теленец кыскача этимологик CYЗлеге. - Казан: Татар.кит.нэшр., 2001.-272 б.
3. Бакиров М. Шигърият бишеге: Гомумтерки поэзиянец яралуы haM иц борынгы формалары.-Казан: Мэгариф, 2001.- 343 б.
4. Берг Л.С. Названия рыб и этнические взаимоотношения славян // Сов. тюркология. № 2.- С. 4047.
5. Биологический энциклопедический словарь / Гл. ред. М.С.Гиляров.- М.: Сов. энциклопедия, 1989. - 864 с.
6. БремА. Жизнь животных. - М.: Эксмо, 2004. - 960 с.
7. ВасильеваЕ.Д. Популярный атлас-определитель. Рыбы. - М.: Дрофа, 2004. - 400 с.
8. Герд А.С. Проблемы формирования научной терминологии (на материале русских научных названий рыб): автореф. дис. ... д-ра филол. наук. - Л., 1968.- 27 с.
9. Дамдинов Д.Г. О названиях рыб в монгольских языках // Исследования по лексике калмыцкого языка.- Элиста, 1981.- С.102-106.
10. Дунай Ф. Суда балык йезэдер // Ватаным Татарстан, 2001, 15 май.
11. Естествознание: Энциклопедический словарь / Сост. В.Д.Шолле. - М.. Большая Рос. энциклопедия, 2002. - 543 с.
12. Лебедева Е.А. Заметки по истории чувашских названий рыб // Проблемы составления этимологического словаря отдельного языка. - Чебоксары, 1986.- С.152-158.
13. Котов В.В. О современном положении и нуждах прудового хозяйства в Казанской губернии. Доклад В.В.Котова - 9 с.
14. Меркульева К. Су асты ма^аралары. - Казан: Татар.кит.нэшр., 1959.-116 б.
15. Мифы народов мира. Энциклопедия: В 2-х т. / Гл. ред. С.А.Токарев.- М.: Сов. энциклопедия, 1998. - Т.2. - 719 с.
16. Нафиков Ш.В. К определению семантической структуры названий рыб в башкирском языке // Вопросы лексикологии и лексикографии башкирского языка.- Уфа, 1983.- С.55-59.
17. Нафиков Ш.В. Ьыу буйында балыцсы. - 0фе: Китап, 1997.-176 б.
18. РузскийМ.Д. Бассейн реки Свияги и его рыбы.- Казань, 1887. - 32 с.
19. Сабанеев Л.П. Рыбы России. Жизнь и ловля: в 2-х т. - Т.1. - М., 1984. - 310 с.
20. Сабунаев В.Б. Кызыклы ихтиология.-Казан: Татар. кит. нэшр., 1970.-276 б.
21. СетаровД.С. Тюркизмы в русских названиях рыб // Сов. тюркология, 1987, № 5. - С.10-17.
22. Современная энциклопедия рыболова /Авт-сост. Н.В.Белов. - Минск: Совр. литератор, 1999.- 800 с.
23. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Лексика. - М.: Наука, 1997. - 800 с.
24. Татар грамматикасы: 0ч томда. - Т.1. - М.: Инсан; Казан: Фикер, 1998.-512 б.
25. Татар мифлары: Иялэр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар / Г.Гыйльманов хикэялэвендэ.- Казан: Татар. кит. нэшр,., 1999. - 432 б.
26. Татар халык и^аты: Мэкальлэр hэм эйтемнэр.- Казан: Татар.кит.нэшр., 1987.- 592 б.
27. ФасмерМ. Этимологический словарь русского языка: В 4 т.- Т.2. - М.: Прогресс, 1986.- 672 с.
28. Шипова Е.Н. Словарь тюркизмов в русском языке. - Алма-Ата: Наука. - 1976. - 444 с.