Научная статья на тему 'ГАЛИМ һәМ җәМәГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ: ЯХЪЯ АБДУЛЛИННЫң ТУУЫНА 100 ЕЛ ТУЛУ УңАЕННАН ХәТЕР ЯңАРТУ'

ГАЛИМ һәМ җәМәГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ: ЯХЪЯ АБДУЛЛИННЫң ТУУЫНА 100 ЕЛ ТУЛУ УңАЕННАН ХәТЕР ЯңАРТУ Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
35
8
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
Я.Г. АБДУЛЛИН / ГУМАНИТАР ГЫЙЛЕМ / ТАТАРСТАНДА ФәН / ИҗТИМАГЫЙ ФИКЕР ТАРИХЫ / МәГЪРИФәТЧЕЛЕК ХәРәКәТЕ / ТАТАР МИЛЛИ ХәРәКәТЕ / YA.G. ABDULLIN / HUMANITIES / SCIENCE IN TATARSTAN / THE TATAR SOCIAL THOUGHT / EDUCATIONAL MOVEMENT / TATAR NATIONAL MOVEMENT / ГУМАНИТАРНЫЕ ЗНАНИЯ / НАУКА В ТАТАРСТАНЕ / ТАТАРСКАЯ ОБЩЕСТВЕННАЯ МЫСЛЬ / ПРОСВЕТИТЕЛЬСКОЕ ДВИЖЕНИЕ / ТАТАРСКОЕ НАЦИОНАЛЬНОЕ ДВИЖЕНИЕ

Аннотация научной статьи по истории и археологии, автор научной работы — Солтанов Фәрит Мирза Улы

Мәкалә күренекле татар фәлсәфәчесе һәм җәмәгать эшлеклесе профессор Яхъя Абдуллинның тормыш юлын яктыртуга багышлана. Бөек Ватан сугышыннан кайтканнан соң партия органнарында эшләгән шәхес 1959 елда үз тормышын фәнни эзләнүләр белән бәйли. 1978 елда «Татар мәгърифәтчелеге фикеренә социаль-фәлсәфи бәяләмә» дигән темага докторлык диссертациясен уңышлы яклый. Мәкаләдә Абдуллинның фәнгә алып килгән яңалыгы күрсәтелә, галимнең, оештыручы һәм фәнни җитәкче буларак, татар иҗтимагый фикере тарихы фәнни юнәлешен булдыруга керткән өлеше сурәтләнә.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

SCIENTIST AND PUBLIC FIGURE: TO THE 100TH ANNIVERSARY OF THE BIRTH OF YAHYA ABDULLIN

The article is devoted to the life path of the famous Tatar philosopher and public figure Ya.G. Abdullin. After the end of the great Patriotic war, the former front-line soldier held responsible Party positions in Kazan and at the regional Party Committee. In 1959, at his own request, he moved to teaching, in 1978, he successfully defended his doctoral dissertation on the topic “Socio-philosophical characteristics of Tatar enlightening thought”. The publication tells about his scientific contribution to the development of humanitarian knowledge and reveals the activities for the formation of a scientific direction for the study of the history of Tatar social thought.

Текст научной работы на тему «ГАЛИМ һәМ җәМәГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ: ЯХЪЯ АБДУЛЛИННЫң ТУУЫНА 100 ЕЛ ТУЛУ УңАЕННАН ХәТЕР ЯңАРТУ»

ПАМЯТЬ. ЮБИЛЯРЫ

УДК 1(091)

Ф.М. Солтанов

Галим hэм жэмэгать эшлеклесе: Яхъя Абдуллиннын тууына 100 ел тулу унаеннан хэтер янарту

Мэкалэ куренекле татар фэлсэфэчесе hэм жэмэгать эшлеклесе профессор Яхъя Абдуллинньщ тормыш юлын яктыртуга багышлана. Беек Ватан сугышын-нан кайтканнан сон партия органнарында эшлэгэн шэхес 1959 елда уз тормышын фэнни эзлэнулэр белэн бэйли. 1978 елда «Татар мэгърифэтчелеге фикеренэ соци-аль-фэлсэфи бэялэмэ» дигэн темага докторлык диссертациясен унышлы яклый. Мэкалэдэ Абдуллиннын фэнгэ алып килгэн яналыгы курсэтелэ, галимнен, оеш-тыручы hэм фэнни житэкче буларак, татар ижтимагый фикере тарихы фэнни юнэлешен булдыруга керткэн елеше сурэтлэнэ.

Ачкыч сYзлэр: Я.Г. Абдуллин, гуманитар гыйлем, Татарстанда фэн, ижтимагый фикер тарихы, мэгърифэтчелек хэрэкэте, татар милли хэрэкэте.

«Татар элегэ яшэвен дэвам итэ. Лэкин йокымсыраган хэлдэ. Уяна ал-мый азаплана. Эй, уятасы иде аны hэм узенен местэкыйльлеге ечен керэшкэ канатландырасы иде. Монын ечен анын анына миллэт идеясен тирэн сендерэсе иде». Моннан 15 ел элек язып калдырылган бу жан ава-зына тин сузлэр татар халкынын аянычлы язмышын, уткэн тарихи юлын hэм бугенге хэлен тирэн белгэн, анын килэчэген бэхетле итеп курергэ телэгэн, шул максатка булдыра алганча узеннэн елеш кертергэ тырышкан шэхескэ - куренекле татар галиме, фэлсэфэ фэннэре докторы, профессор, Татарстан Фэннэр академиясенен шэрэфле эгъзасы, ТАССР, РСФСРнын атказанган фэн эшлеклесе, Ш^абетдин Мэржани исемендэге булэк лауреаты, Беек Ватан сугышы ветераны Яхъя ага Абдуллинга карый. Исэн булса, ана быел 100 яшь тулган булыр иде.

Яхъя ага 1920 елнын 9 гыйнварендэ Татарстаннын хэзерге Телэче районынын гузэл Макса елгасы буенда урнашкан борынгы татар авылы Олы Кибэхужада деньяга килэ. Нэсел жеплэренэ кагылып: «Безнен нэсел чыгышы белэн Олы Кибэхужадан тугел. Мина билгеле булган ин тэуге бабам Бикуш исемле. Ул чыгышы белэн Телэчедэн кенбатыштарак урнашкан Кукчэ авылыннан. Курэсен, укыган кеше булгандыр. Аны инде чукындырылган Олы Кибэхужа халкы балаларга ислам сабагы укытырга чакырып китертэ... Бикуштан сонгы бабам ^эгьфэр исемле була. Аннан сонгысы Бикбау. Бикбаудан сонгы бабам Биктимер бик зирэк кеше була. Бу бабам узган гасырнын урталарында (XIX гасыр) официаль рэвештэ ис-

ламга кайту ечен ^тэрелгэн керэшнец уртасында була hэм ^эзасын да берэгэйле ала... Этием Габдулла 1885 елда, энием Хэнифэ 1886 елда ту-ганнар. Ьэр икесе дэ хэтеремэ гадел, инсафлы, эшчэн, тырыш кешелэр бу-лып кереп калганнар. Этием бик туры CYЗле иде. Аны авыл мэктэбендэ башлангыч белем алганнан соц Казаклардагы ^эдиди мэдрэсэгэ укырга бирэлэр. Ул анда 7 ел буе белем туплый. Тарихтан, ^эгьрэфиядэн, таби-гать фэннэреннэн яхшы хэбэрдар иде. Дини тэгълиматны да тирэн Yзлэштергэн була», - дип яза ул (Абдуллин, 2005, 10-12 б).

Яхъя 6 яшендэ мэктэп бусагасын атлап керэ, 16 яшеннэн район газе-тасында техник сэркатип буларак хезмэт юлын башлый, комсомол сафына баса, 1938 елда Алабуга шэhэрендэге Сэяси агарту техникумына (тиздэн ул Республика сэяси агарту мэктэбе дип атала башлый) имтихан тота, аныц комсомол комитеты сэркатибе итеп сайлана, партиягэ алына; 1940 елда армиягэ чакырыла, башта радистлар мэктэбенэ, аннары Брянск хэрби-сэяси училищесына ^ибэрелэ. Беек Ватан сугышында катнаша, ле-гендар 62 нче армия сафларында Сталинградны саклый, каты яралана, Y3 телэге белэн тагын фронтка китэ. Ленинград шэhэрен чолганыштан котка-руда, Балтик буе иллэрен, Польшаны азат итYДЭ, Берлинны штурмлауда катнаша. Бу чакларны искэ тешереп: «^пне кYрдем, кYпне ишеттем», -дип яза Яхъя абый.

Сугыштан кайткач, 1959 елга кадэр Казанда партия эшендэ була, 1949 елда партия елкэ комитеты каршындагы ике еллык республика партия мэктэбен тэмамлый, Казан юридик институтына укырга керэ, 1953 елда МэскэYгэ И^тимагый фэннэр академиясенец ДэYлэт hэм хокук бYлегенэ «Фэлсэфэ тарихы» белгечлегенэ аспирантурага имтихан тота, 1957 елда янэдэн Казанга кайта hэм Казан шэhэр партия комитетыныц идеология эшлэре буенча секретаре итеп рэсми тестэ сайланып куела. 1959 елда Y3 телэге белэн Казан ветеринария институтына елкэн укытучы булып кYчэ, доцент, кафедра медире вазифаларын башкара, фэнгэ тартыла. 1971 елда ул Yзенец язмышын Г. Ибраhимов исемендэге Тел, эдэбият hэм тарих институты (ТЭТИ) белэн бэйли: башта фэнни хезмэткэр, сектор медире, аннары институт директорыныц фэн буенча урынбасары, институт директо-ры дэрэ^эсенэ кYтэрелэ. 1986 елдан, пенсиягэ кшу сэбэпле, ТЭТИдэ, ан-нан соц Ш. Мэр^ани исемендэге Тарих институтында гомеренец соцгы елларына кадэр диярлек баш фэнни хезмэткэр, фэнни консультант булып эшли. Болар - Яхъя аганыц тормыш юлына караган кыскача мэгъ-лYматлар.

Яхъя ага - фэнгэ чагыштырмача соц килгэн шэхес. Ул фэнгэ беренче адымын МэскэYДЭ И^тимагый фэннэр академиясендэ укыганда ясый: «Каутскийныц дэYлэт теориясен тэнкыйтьлэY» («Критика теории государства Каутского») темасына кандидатлык диссертациясе яза hэм, аны 1957 елда уцышлы яклап, фэлсэфэ фэннэре кандидаты дигэн гыйльми дэрэ^эгэ лаек була. Аныц фэн деньясында чын мэгънэсендэ галим булып танылуы, hичшиксез, татар фэлсэфи hэм и^тимагый фикере тарихына, шул исэптэн, татар мэгърифэтчелеге hэм ^эдитчелек мэсьэлэлэре, кYренекле татар

мэдэнияте эшлеклелэренец деньяга карашларын тикшеренYгэ караган хезмэтлэренэ бэйле.

Ул уткэн гасырньщ ^итмешенче елларында, бу елкэдэ сэяси кузлектэн чыгып Караганда яцалык керту гаять кыен булган заманда, уз сузен эйткэн кеше. Барыннан да элек, Г. Курсави, Ш. Мэрж;ани, Ш. Кул-тэси, Г. Утыз Имэни, Х. Фэезханов, К. Насыйри кебек татарныц куренекле тарихи шэхеслэренец мирасын ейрэнеп, аларныц татар и^тимагый фикерендэ тоткан урыннары хакында ^итди хезмэт бастырып чыгара ал-ды, бу мирасны булдыра алганча пропагандалады. Элеге тикшеренулэр нэти^элэре аныц 1976 елда денья кургэн hэм фэнни ^эмэгатьчелек тара-фыннан бик ^ылы кабул ителгэн «Татар мэгърифэтчелеге фикере» (Аб-дуллин, 1976) исемле монографиясендэ чагылыш тапты, 1978 елда СССР Фэннэр академиясенец Фэлсэфэ институтында «Татар мэгърифэтчелеге фикеренэ социаль-фэлсэфи бэялэмэ» (Абдуллин, 1978) темасына уцышлы якланган докторлык диссертациясенэ нигез булып торды. «Татар мэгъ-рифэтчелеге фэлсэфэсе, - диелэ хезмэттэ, - гэрчэ деньяга дини-идеа-листик караш белэн араны кискен рэвештэ езэ алмаса да, рационалистик фэлсэфэ булды, ул бер очракларда пантеизм, икенче очракларда деизм белэн бэйлэнгэн иде hэм, деньяга прогрессиврак караш буларак, урта га-сырлар иррационализмына hэм меселман схоластикасына каршы торды. Табигатьне, илаИи асылны пантеистик hэм деистик рухта ацлату деньядагы эйберлэрне hэм куренешлэрне аларныц уз табигатеннэн hэм эчке закончалыкларыннан чыгып тикшеругэ hэм ацлатуга зарури алшарт булды» (Там же, с.143). Монографиянец тагын бер узенчэлекле hэм отышлы ягы шунда, галим, фэлсэфэгэ хас теп ысулларныц берсен кулла-нып, татар рухи мирасыныц тарихи яшэеш, тормыш иту рэвеше, милли мэдэният белэн бэйлелеген уцышлы фактик материаллар нигезендэ курсэтэ алуга иреште.

Теркиядэ яшэуче танылган татар галиме Надир Дэулэт Яхъя аганы «татар мэгърифэтчелеген деньяга ачкан галим» дип атады hэм, хезмэтне югары бэялэп, узенец «Rusya Türklerinin milli mücädele tarihi, (1905-1917)» («Рэсэй теркилэренец милли керэш тарихы (1905-1917)») (Devlet, Nädir, 1985) исемле китабында чыганак буларак куллануын ассызыклады. Америка Кушма Штатларында чыга торган «Slavie Review» журналы шулай ук хезмэтне «бик югары hэм тетрэндергеч эчтэлеге этник узенчэлекне яклау ечен язылган», дип бэяли (Slavie Review, 1982, v.40, №4, p.635). Вашинг-тонда чыгып килгэн икенче бер «Problems of Communism» басмасы: «Китапныц нэшер ителуе СССР миллэтлэренец тарихын объектив ейрэну тенденциясе дэвам итугэ еметлэндерэ», дип белдерэ (Problems of Communism, 1977, v.28, №5-6, p.28). Фэлсэфэче галимнэр К.Ф. Фасеев (Фасеев, 1977), Р.Р. Мэулэтов (Мавлютов, 1977) шулай ук элеге хезмэтне ^итди фэнни тирэнлек белэн сугарылган hэм ^ентекле язылган эш дип бэялилэр, аныц татар мэгърифэтчелеге фикерен ейрэнугэ эhэмиятле яца елеш кертуен билгелилэр. Китапка хэзерге кенгэчэ, классик тепле хезмэт буларак, ихтыя^ зур.

Яхъя аганьщ тагын бер ^итди фэнни кыюлыгы булып ^эдитчелеккэ карата моца кадэр рэсми яшэп килгэн уй-фикерне YЗгэртYгэ нык елеш керткэн эшчэнлеге тора. Аныц «Джадидизм, его социальная природа и эволюция» («^эдитчелек, аныц социаль табигате hэм эволюциясе») (Абдуллин, 1979) исемле кулэмле мэкалэсе фэндэ яца юнэлеш буларак кабул ителде. Фэлсэфэче галим ^эдитчелекне, башкалардан аермалы буларак, «^эдитчелек, панисламчылык кебек Yк, милли изугэ каршы протест hэм гасырлардан килгэн артталыкны бетерYгэ омтылышны гэYДЭлэндерде», -дип язып чыкты hэм аны бербетен идеологик агым итеп кYрсэтте, татар мэгариф системасын яца баскычка кYтэрYДЭ тоткан ролен билгелэде (Шунда ук, б.95). Озак еллар мэгърифэтчелек мэсьэлэлэрен теге яки бу дэрэ^эдэ ейрэнгэн атаклы эдэбият галиме ИбраЬим Нуруллин Я.Абдул-линныц элеге мэкалэсен уцай бэялэп, автор «Yзеннэн элгэрелэргэ тиешле бэясен бирY hэм казанышларына таяну белэн бергэ, алга яца адым ясый, кYп кенэ бэхэсле мэсьэлэлэргэ ачыклык кертэ алган. Барыннан да элек авторныц ^эдитчелекне аныц Yсеш-Yзгэреш процессын кYЗДэ тотып тикшерYе, 1905 елгы революциягэ (тегэлрэк эйтсэк, 1903 елга) кадэрге хэле белэн Беренче рус революциясеннэн соцгы куренеше арасына прин-ципиаль чик уздыруына бэйлэнгэн. Баштагы чорында ^эдитчелек тор-мыштагы hэм идеологиядэге уртагасырчылык калдыкларына каршы юнэлгэн гомуммэгърифэтчелек хэрэкэтенэ кайтып кала. 1905 елгы революциядэн соц инде ул буржуаз-миллэтчелек хэрэкэтенэ эверелэ... Фикер йерткэндэ ул "эйе-юк" принцибына тугел, бэлки чын мэгънэсендэ диалектика законнарына таянып эш итэ, тарихчылык принцибын эзлекле рэвештэ тормышка ашыра. Мэкалэ фактик материалга бай. Автор ясаган нэти^элэр шул материаллардан усеп чыга», дигэн фикерне алга серэ (Со-циалистик Татарстан, 1980, 27 февраль). Мондый караш ^эдитчелекнец башка терки халыклар тарихында да тирэн эз калдыруын уцай бэялэргэ этэргеч бирэ, бу хакта Ташкентта чыгып килгэн «Звезда Востока» журналы: «Татар философы Я.Г. Абдуллинныц "^эдитчелек, аныц социаль табигате hэм эволюциясе" дигэн хезмэтен аерым билгелэп утэргэ кирэк», дип искэртэ (Звезда Востока, 1990, № 9, с.141). 1998 елда бу мэкалэ тулы-ландырылып, аерым китапчык булып нэшер ителде (Абдуллин, 1998).

Тагын шунысын аеруча ассызыклап утэргэ кирэктер: Яхъя ага уз тикшеренулэрендэ исламият, аныц татар мэдэни тормышында тоткан урыны хакындагы мэсьэлэлэрне гел куз уцында тотты, аларга тарихи-фэлсэфи анализ бирде, уз фикерлэрен терле хезмэтлэрендэ курыкмыйча чагылдыра алды, халыкка ^иткерергэ ашыкты. Аныц тырышлыгы белэн Ш. Мэрж;анинец «Мостафадел эхбэр фи эхвали Казан вэ Болгар» хезмэте эзерлэнде hэм елешчэ, бер том булып басылып чыкты (Мэрщани, 1989). Бу шул чор ечен бик зур вакыйга булды.

Ьэр эштэ, э фэндэ исэ бигрэк тэ, галимнец абруе hэм дэрэ^эсе аныц эшен дэвам итэрлек яшь алмаш эзерлэп калдыруыннан, ягъни уз фэнни мэктэбен булдыруыннан чыгып билгелэнэ. Яхъя ага бу юнэлештэ дэ бик уцышлы эш алып барды, узенэ булдыклы аспирантлар туплый алды, алар-

ны фэндэ hsM тормышта кеше итэргэ тырышлыгын куйды. Фэлсэфэ фэннэре докторы Фэрит Солтанов, фэлсэфэ фэннэре кандидаты, сэяси фэннэр докторы Рэфыйк Мехэммэтшин, фэлсэфэ фэннэре кандидатлары Рашат Эмирханов, Тэфкил Камалов, Мансур Зарипов, Лэйлэ Алмазова, Айдар Хэйретдинов, ГелYCЭ Галиэхмэтова, тарих фэннэре кандидатлары Рафаил Мехэммэтдинов, Фэридэ Гаффарова, Менир Йосыпов - барысы да аныц укучылары. Моннан тыш, Яхъя ага кул астында и^тимагый фикер тарихы бYлегендэ кYренекле галимнэрдэн академик Эбрар ага Кэри-муллин, фэлсэфэ фэннэре докторы Айдар Юзиев, Татарстанныц атказан-ган фэн эшлеклесе Энвэр Хэйри, филология фэннэре докторы Эмир МэхмYтов, филология фэннэре кандидаты ФэYЗия Сэгъдиева дустанэ бер коллектив булып эшлэде. Яхъя аганыц шэкертлэре хэзергесе кендэ терле фэнни оешмаларда, югары уку йортларында Y3 белгечлеклэре буенча хезмэт куя.

Я. Абдуллин яхшы оештыручы буларак та зур ихтирам яулады. Гади-леге, гаделлеге, эш ечен янып-кееп йерYе кYплэрне Yзенэ тартты. Институт директоры буларак, четерекле мэсьэлэлэрне ^тэреп чыгудан да ку-рыкмады. Эйтик, ул ^итэкчелек иткэн елларда татар эдэбияты тарихын ейрэнY hэм бу тарихныц 5 томлыгын хэзерлэY буенча зур эш башкарыл-ганда, бу мирас тирэсендэ башкорт галимнэре бэхэс куертып ^ибэрэ. Элеге уцайдан, Яхъя ага башлангычы белэн СССР Фэннэр акдемиясенец Эдэбият институтында ике якны чакырып зур сейлэшY уздырыла, ул анда хэзерлекле зур делегация белэн бара, ике тапкыр чыгыш та ясый. Шушы ^эhэттэн Yзенец <^ткэннэр hэм уйланулар» дигэн китабында ул: «Бэхэстэ естенлек, хаклыкныц безнец якта булганлыгы ярылып ята иде. МэскэYлелэр дэ чыгыш ясадылар. Эмма аларныц чыгышларыннан кемнец дэ булса хаклыгын раслау, дереслекне табарга тырышу телэге булмаган-лыгы куренеп тора иде. Аларга дереслек тYгел, татар белэн башкортныц сугышып яшэве кирэк. МэскэY ечен шул меhим, шул файдалы. Э соцыннан мин бу очрашуга хэзерлэгэн белешмэ нигезендэ Yзебезнец ми-раска хакыбызны раслап мэкалэ яздым. Ул башта «Казан утлары»нда, соцыннан Теркиядэ денья кYрде», - дип искэ ала (Абдуллин, 2005, б.175). Шундый ук хэл этник чыгыш мэсьэлэсендэ чувашлар белэн килеп чыга, лэкин проблема шулай ук, МэскэY тарафыннан дереслекне табуга корыл-маганга, чишелми, элеккечэ кала (Шунда ук, б.175-176).

Яхъя ага Y3 халкын, аныц гореф-гадэтлэрен, мэдэниятен бик тэ ярата иде, ул миллэт белэн бергэ, аныц бYгенгесе hэм килэчэге ечен янып яшэде; шушы максаттан чыгып, миллэт язмышына битараф булмаган уку-чыларга атап «Миллэт язмышы: уйланулар» (Абдуллин, 1999) исемле мах-сус китабын тэкъдим итте. Яхъя аганыц Y3 шэкертлэре кYцеленэ салган милли тойгы-хислэре узган гасырныц 80-90 нчы елларында ургылып бэреп чыкты, ул оештырган hэм ^итэклэгэн бYлек хезмэткэрлэренец теп елеше ^эмгыятьтэ кабынып киткэн татар и^тимагый хэрэкэтендэ, татар халкыныц милли бэйсезлеге, Татарстан ^емhYриятенец местэкыйльлеге ечен керэштэ алгы сафларда булды; аларныц милли оешмалардагы

и^тимагый эшчэнлеклэре, массакYлэм MSFMYMaT чаралары аша татар халкыныц тарихы, теле, мэгарифе haM мэдэнияте, дэYлэтчелеге haM 6ytsh милли мэнфэгатьлэре турында язган мэкалэлэре haM чыгышлары, hичшиксез, эзсез калмагандыр. Яхъя ага, инде олы яшьтэ булуына карама-стан, Yзе дэ милли хэрэкэттэн читтэ тормады.

Берничэ саллы монография, 250 дэн артык фэнни, фэнни-популяр мэкалэлэр, ^ыентыклар авторы Я. Абдуллин бигрэк тэ Телэче тебэгенец патриоты, бер YR вакытта горурлыгы да, булды. Ул туган ягына hэм авы-лына кайтып йерде, араларны езмэде. Вафатыннан соц, васыятен Yтэп, район китапханэсенэ аныц гомере буена тупланган, мецэрлэгэн китапны Y3 эченэ алган шэхси китапханэсе тапшырылды. Район ^итэкчелеге hэм халкы да Y3 якташын гел зурлап килде hэм хэзер дэ зурлый: Телэченец яца бер урамына аныц исеме бирелде, Олы Кибэху^ада туганы МисYэр Исмэгыйлев тырышлыгы белэн тантаналы тестэ «Яхъя чишмэсе» ачылды. Ел саен, Яхъя аганыц туган кененэ туры китереп, район ^лэмендэ мэктэп укучылары арасында «Яхъя укулары» уза, районныц тебэк музеенда аныц шэхси эйберлэре саклана. Шунысы бэхэссез: туган ^ирец халкы эгэр сине танымаса, син эллэ нинди мактаулы исемнэр йертсэц дэ, шэхес буларак тарихта озак кала алмыйсыц, синец кадерец булмый. Яхъя ага бу яктан бик бэхетле булды, ул Yзе чэчкэн hэм Yстергэн яхшылыкларныц э^ерен кYрэ алды, аныц сикэлтэле тормыш юлларын, миллэт язмышына битараф-лык кYрсэтмичэ, горур узуы ^плэр ечен Yрнэк булырлык.

Эдэбият haM чыганаклар

1. Devlet, Nädir. Rusya Türklerinin milli mücadele tarihi, (1905-1917). Ankara: Türk Kültürünü Ara§tirma enstitüsü, 1985. 350 s.

2. Problems of Communism. 1977. V. 28. №5-6.

3. Slavie Review. 1982. V. 40. №4.

4. Абдуллин Я.Г. Джадидизм среди татар: возникновение, развитие, историческое место. Казань: «Иман», 1998. 44 с.

5. Абдуллин Я.Г. Джадидизм, его социальная природа и эволюция // Из истории татарской общественной мысли. Казань: Казанский филиал АН СССР, 1979. С. 91-117.

6. Абдуллин Я.Г. Миллэт язмышы: уйланулар. Казан: «Фэн»,1999. 317 б.

7. Абдуллин Я.Г. Социально-философская характеристика татарской просветительской мысли: дисс. ... докт. философ. наук. М., 1978.

8. Абдуллин Я.Г. Татарская просветительская мысль (социальная природа и основные проблемы). Казань: Таткнигоиздат, 1976. 320 с.

9. Абдуллин Я.Г. Yткэннэр Иэм уйланулар... Казан: Татарстан Фэннэр акаде-миясе Ш. Мэрждни исемендэге Тарих институты, 2005. 317 б.

10. Звезда Востока. 1990. № 9.

11. Мавлютов Р. Поборники просвещения // Наука и религия. 1977. №3. С. 94-95.

12. Мэрщани Ш. Мостафадел эхбэр фи эхвали Казан вэ Болгар. Казан: Татар. кит. нэшр., 1989. 414 б.

13. Социалистик Татарстан. 1980. 27 февраль.

14. Фасеев К.Ф. Рецензия на книгу Я.Г. Абдуллина «Татарская просветительская мысль» // Вопросы философии. 1977. № 2.

Ф.М. Султанов

Ученый и общественный деятель: к 100-летию со дня рождения Яхъи Абдуллина

Статья посвящена освещению жизненного пути известного татарского философа и общественного деятеля Я.Г. Абдуллина. После окончания Великой Отечественной войны бывший фронтовик занимал ответственные партийные посты в Казани и областном комитете партии. В 1959 г. по собственному желанию перешел в преподавательскую работу, в 1978 г. успешно защитил докторскую диссертацию на тему «Социально-философская характеристика татарской просветительской мысли». В публикации повествуется о научном вкладе Я.Г. Абдуллина в развитие гуманитарных знаний и раскрывается его роль в формировании научного направления по изучению истории татарской общественной мысли.

Ключевые слова: Я.Г. Абдуллин, гуманитарные знания, наука в Татарстане, татарская общественная мысль, просветительское движение, татарское национальное движение.

F.M. Sultanov

Scientist and public figure: to the 100th anniversary of the birth of Yahya Abdullin

The article is devoted to the life path of the famous Tatar philosopher and public figure Ya.G. Abdullin. After the end of the great Patriotic war, the former front-line soldier held responsible Party positions in Kazan and at the regional Party Committee. In 1959, at his own request, he moved to teaching, in 1978, he successfully defended his doctoral dissertation on the topic "Socio-philosophical characteristics of Tatar enlightening thought". The publication tells about his scientific contribution to the development of humanitarian knowledge and reveals the activities for the formation of a scientific direction for the study of the history of Tatar social thought.

Keywords: Ya.G. Abdullin, Humanities, science in Tatarstan, the Tatar social thought, educational movement, tatar national movement.

Информация об авторе:

Султанов Фарит Мирзович - доктор философских наук, заслуженный деятель науки Республики Татарстан (г. Казань); e-mail: sultfarit@yandex.ru

Солтанов Фэрит Мирза улы - фэлсэфэ фэннэре докторы, Татарстанньщ атказанган фэн эшлеклесе (Казан шэhэре).

Sultanov Farit M. - Doctor of Philosophical Sciences, Honored Worker of Science of the Republic of Tatarstan (Kazan).

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.